Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Чумансыз да күңелле икән

Томанлы көн сыман күз карашың, Үпкәләвең юкка түгелме? Бер елмайчы, бәгърем, язгы гөлем, Әрнүләрен басып күңелнең... Язмамны "Язгы гөлем" дигән җырдан башладым. Язга багышланган, яз сүзе кергән шундый матур җырларны барлау бүгенге көндә кемнең генә башына килер? Мәләкәс авылында "Май чабу" бәйрәмен оештыручыларның башына килгән менә. Шундый җырлар башкарып, язны,...

Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Бер елмайчы, бәгърем, язгы гөлем,
Әрнүләрен басып күңелнең...
Язмамны "Язгы гөлем" дигән җырдан башладым. Язга багышланган, яз сүзе кергән шундый матур җырларны барлау бүгенге көндә кемнең генә башына килер? Мәләкәс авылында "Май чабу" бәйрәмен оештыручыларның башына килгән менә. Шундый җырлар башкарып, язны, язгы кояшны олыладык.
Бик озак гомерләр онытылып торганнан соң, бу бәйрәмне 2006 елда Чәде елгасы бозында үткәргән идек. Ул чакта, чуман ясарга дигән тәгәрмәчләрне, баганаларны көздән үк урынына утыртып калдырдык. "Кәтәйсә" вакыты җиткәч, чуманга чана көйләп, балаларны да, өлкәннәрне дә утыртып әйләндердек. Сыйланырга чәе, мәе, коймагы да мулдан әзерләнде ул чакта. Аннан ары 4 ел дәвамында чуман кордык. Тик бу күңелле йоланың бик күңелсез ягы килеп чыкты. "Кәтәйсә" хөрмәтенә шактый "төшереп" алган җегетләр чуман баганасының нинди көч белән әйләнүен онытып, чак кына имгәнми калдылар.Туганнары азактан бәйрәм уздыручыларны тиргәп тә йөрделәр. Менә шушы якларын исәпкә алып, хәзер "Май чабу" бәйрәмен чуман кормыйча гына үткәрәбез. Ансыз да бик күңелле, кызык килеп чыга.
Быелгы бәйрәмне дә, елдагыча, Мәләкәс авылы җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев ачып җибәрде. "Питрау" халык фольклор ансамбле җыр-биюләр белән дәвам итте. Элеккедән килгән май чабу җырларын белмәсәк тә, авыл көенә кыска уен җырларын үзебезнең дә, килгән халыкның да күңеле булганчы җырладык. "Түгәрәк уен" да уйнадык. Михайлов Валерий бәйрәмчә бизәлгән атына утыртып, Кыш бабайны да, бала-чаганы да урам әйләндерде. Люба Карамзина белән Люся Артемьева бәйрәмгә килгән халыкны тәмле коймаклар пешереп сыйлады. Шунда ук кайнар чәен дә эчәргә була иде. Моңарчы эчләрендә кемгә дә булса үпкә йөртүчеләр бәйрәмдә рәхәтләнеп кул биреште, кичерешү сорады. Үпкә йөртмәгәннәре дә бер-берсе белән кочаклашты, аркадан кагышты. Авызлар үзеннән-үзе җырылды, аяклар үзеннән-үзе бии башлады. Бәйрәм соңында, бөтен җүнсез уйларны, кара көчләрне үзе белән алып китсен дип, алдан ясап куелган карачкыны яндырдык. Белеп һәм белмичә эшләгән җазыкларыбызны кичерсен дип, Ходайыбызга теләк иттек. Бәйрәм борынгы йолага нигезләнсә дә, үзе кызык, үзе заманча, үзе гыйбрәтле булып чыкты. Мондый чараны үткәрергә алынган клуб кызларына, җирле үзидарәгә, авыл активистларына зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Инде дә, форсаттан файдаланып, бөтен хатын-кызларыбызны, шул исәптән, "Туганайлар"да эшләүче хатын-кызларны да, 8 март бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә, тормышыгызда зур шатлыклар, ныклы сәламәтлек телим.

Хөрмәт белән, хезмәт ветераны Николай ЕВГРАФОВ,
Тукай районы Мәләкәс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев