Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Безнең урамда да бәйрәм булды

Борынгы халыкларның язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта, төрле магик йолалар үтәп, Кояшка табынулары, христиан дине тарала башлагач, акрынлап, Олы уразага керер алдыннан уздырыла башлаган. Төрле халык төрлечә атаган бу йола-бәйрәмне керәшеннәр "Май чабу", "Кәтәйсә йөрү" дип тә атыйлар. Мәҗүсилектән күчкән әлеге бәйрәмне чиркәү өнәп бетермәсә дә, ул бүгенгәчә, күп...

Борынгы халыкларның язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта, төрле магик йолалар үтәп, Кояшка табынулары, христиан дине тарала башлагач, акрынлап, Олы уразага керер алдыннан уздырыла башлаган.
Төрле халык төрлечә атаган бу йола-бәйрәмне керәшеннәр "Май чабу", "Кәтәйсә йөрү" дип тә атыйлар. Мәҗүсилектән күчкән әлеге бәйрәмне чиркәү өнәп бетермәсә дә, ул бүгенгәчә, күп җирләрдә яшәп килә әле. "Май чабу" атнасының соңгы көне - Кичерешү көне. Кешеләр бер-берләреннән үпкә-низагларны, ачу-талашларны кичерүне сорашалар. Тәннәрен генә түгел, күңелләрен дә чистартып, христианнар 7 атналык уразага керәләр. Быел Кичерешү көне 2 мартка туры килде. Колышчы авылы халкы да күптәннән онытылган бәйрәмне яңартырга булды.
Бәйрәм, кыңгыраулы атларга төялеп, гармун, җыр белән урам әйләнүдән башланды. Әле һаман ап-ак юрганын ябынып, йоклап утыручы авылны уятып, җүнсезлекнең символы булган кара көчләрне чагылдырган карачкыны да, бәйрәм үтәсе җиргә, шаулап-гөрләп, ат белән китерделәр.
Бәйрәм уздыруның беренче максаты - үсеп килүче яшь буынга йола-бәйрәмнәрне күрсәтү булса, икенчедән, телевизорга береккән авыл халкын урамга чыгару иде. Чебышевлар, Усачевлар, Максимовлар семьялары оештырган бәйрәм, җыелган бар халыкны карап торучы түгел, ә катнашучы итте. Ерактан кайткан кунаклар да, кыска көннәрдә бер-берләрен күрергә өлгермәгән авылдашлар да рәхәтләнеп аралаштылар, бик теләп, уеннарда катнаштылар. Белен-коймаклар тезелгән самавырлы өстәлләр артында кайнар чәй эчтеләр, уңган киленнәр пешергән коймаклардан авыз иттеләр. Кабарып пешкән коймак - үзе дә бит Кояш символы. Бу көн, гомумән, кояшка багышланган көн булды. Атларда урам әйләнүне дә кояш әйләнешенә туры китерделәр. Элек май чабуның үз җырлары булган. Безнең Колышчыда аларны белүчеләр юк инде. Алай да, бәйрәм үз калыбында узды дип әйтеп була. Моны мин Казаннан кайткан дусларыбызның биргән бәясеннән дә, авылдашларның, җирле үзидарә башлыгы Равил Гафиятуллинның йомгаклау сүзеннән чыгып та әйтәм.
Авылның күңелле яки күңелсез яшәве халыкның үзеннән тора. Бәйрәмнәр уздыруны гел акчага гына бәйләп калдыру сыныкка сылтау гына ул. Моңа ике генә әйбер кирәк: теләк һәм оешканлык. Аллага шөкер, бер кемнән бер тиен сорамадык, уйнадык, көлдек, биедек, җырладык. Сыйландык, кичерештек. Һәм, барысына нокта куеп, барча начарлыклар көлгә әйләнсен дип, карачкыга ут төрттек. Алга таба көннәребез якты, кояшлы, тыныч, имин булсын, үзара дус, тату яшик. Бәйрәмдә катнашкан барча авылдашларга зур рәхмәт, алда бәйрәмнәр күп булсын!

Валентина МАКСИМОВА,
Мамадыш районы
Колышчы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев