Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җыруларны барлыйбыз: Келәтле урамнары ла озыннар урам

Келәтле авылында туып-үсеп, Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче 88 яшьлек Анна Каранаеваның (Павлова) бу җыруын кызы Светлана Калмыкова видеога яздыртып, редакциягә юллады

Ул мамасының 12 яшеннән колхозда эшли башлаганын, әле хәзер дә тик тормаганын, иртә яздан көзгә кадәр шәһәр янындагы бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерүе турында да сөйләде.

Келәтле урамнары ла озыннар урам,
Уртасыннан бүләрлеккәйләр булам.
Белмәйсез, балаларым, әй, хәлләремне,
Сезнең өчен үләрлеккәйләр булам.

Белмәйсез балалар ла, әй, хәлләремне,
Сезнең өчен үләрлеккәйләр булам.

Җырла, дип әйткәнне лә, мин көтмәем,
Булды җөрәккәйләрем, ай, сабырсыз.

Җакшы аталарның ла, әй, балалары
Кайда җөрсә булмас ла, әй, кадерсез.
Җакшы аталарның ла, әй, балалары

Кайда җөрсә булмас ла, ай, кадерсез.

Ишегалларыңны ла, ай, себереп тот,
Алма тәгәрәтеп лә, ай, уйнарсың,
Бу да җыруларымны исләреңдә тот,
Мине сагынганда ла, ай, җырларсың.

Бу да җыруларымны исләреңдә тот,
Мине сагынганда ла, ай, җырларсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев