Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

"Туганайлар"дан "Туганайлар"га

Хөрмәтле укучыларыбыз! Редактор сүзе: Тиздән, бик тиздән яз календареның яңа битләрен ача башларбыз. Аннан язның иң беренче, иң күркәм бәйрәме - 8 Мартка да ерак калмый. Хатын-кызларыбыз гына түгел, ир-егетләребез дә түземсезлек белән көтә бу бәйрәмне. Тик быелгы яз бәйрәме безнең коллективка моңсулык алып килде. Аерылышу моңсулыгы. Март аеннан "Туганайлар"...

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Редактор сүзе:

Тиздән, бик тиздән яз календареның яңа битләрен ача башларбыз. Аннан язның иң беренче, иң күркәм бәйрәме - 8 Мартка да ерак калмый. Хатын-кызларыбыз гына түгел, ир-егетләребез дә түземсезлек белән көтә бу бәйрәмне.

Тик быелгы яз бәйрәме безнең коллективка моңсулык алып килде. Аерылышу моңсулыгы. Март аеннан "Туганайлар" редакциясе официаль рәвештә Казанга күчә. Чаллыда корреспондентлык пункты гына кала. Бу үзгәреш, әлбәттә, адресыбызга гына түгел, коллективыбызга да кагылды.

Газетабызның бу санын планлаштырганда, хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан байтак тәкъдимнәр кертелде. Чыннан да, уңган хатыннарыбыз да, талантлы яшьләребез дә, менә дигән бизнес-вуменнарыбыз да җитәрлек. Ә шулай да, нишләп әле күп еллар буена "Туганайлар" газетасында эшләп керәшен халкына хезмәт иткән кызларыбыз турында язмаска? Газетадан аерылып, Чаллыда калачак һәрбер хезмәткәребез моңа лаек. Керәшен халкын чын күңелдән хөрмәт итеп, яратып, безнең проблемаларыбызны үзләренекедәй якын алып янып-көеп яшәгән, олы йөрәкле татар хатыннары бит алар.

Баш бухгалтерыбыз Идая ГАБДРАХМАНОВА, хисле журналистлардан аермалы буларак, җирдә йөрүче кеше. Без рухи азык эзләп, илһам килгәнен көтеп ручка кимереп утырганда, ул редакциянең финанс ягын гына түгел, материаль-техник базасын да кайгырта. Машина, компьютер документлары, хуҗалык вак-төякләре, канцтоварлар - һәммәсе аның карамагында. Бакчасыннан кыяр-помидор ташый, тәмле салатлар, вареньелар белән сыйлый. Үлеп иҗатка, сәнгатькә гашыйк. Күп артистларны, язучыларны, шагыйрьләрне күреп белә, күбесе белән аралашып яши. Үзе дә җырчы, яшьлек елларында "сәхнә йолдызы" булган кеше. Шуңа күрә, бәйрәм-чараларда урыны түрдә.

Гөлфия ШӘЙХРАЗИЕВА - матур зарисовкалар, мавыктыргыч хикәяләр остасы. Пүчтәк кенә тоелган тема да, Гөлфиягә эләксә, әллә нинди яңа төсмерләр алып, икенче яктан ачыла. Кайчагында, "кара әле, бу бит болай икән", дип, гаҗәпләнеп каласың...

Әнисе янына авылга кайтса да, әллә никадәр яңалык, фотоаппаратын тутырып серле, могҗизалы кадрлар алып килә. Редакциядә узган бәйрәм-чараларның сценаристы һәм режиссеры. Аш-су остасы. Туй ризыкларын Гөлфия әзерләсә, ким-хур булмыйсың инде. Бетмәс-төкәнмәс керәшен бәйрәмнәренә дә, Гөлфия белән барсаң, "не пропадешь". Аның үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге бар. Бөтен кешенең аның белән фотога төшәсе килә...

Фәнзилә СОЛТАНОВА - коллективның тоткасы. Тавык чүпләп бетермәслек вак эшләрне җыеп-сүтеп, җайсыз җирләрен җайга салып, тәртип ясап торучы ул. Газетаның гына түгел, коллективның да корректоры. Калын-калын сүзлекләр арасында чумып утырган Фәнзиләнең очлы күзеннән хәреф түгел, өтер хатасы да калмый. Ул - "домострой". Кайда нәрсә сатылганын, варенье-салат рецептларына нинди күләмдә нәрсә салырга, нинди яшелчәне ничек үстерергә, нинди дә булса йомышка нинди документлар әзерләргә, балаларны, ирне ничек көйләргә, кайнана белән уртак телне ничек табарга - барысын да Фәнзилә белә. Аңа киңәш-табышка күрше "Көмеш кыңгырау" газетасыннан да керәләр. Шуңа күрә аның авторитеты да зур, шуңа күрә ул "профсоюз", чөнки, бөтен нәрсәне белүе өстенә, әле гадел дә. Пөхтәлеген, тырышлыгын исәпкә алып, аңа кадрлар эше дә, хатлар да ышанып тапшырылган. Подписка эше дә Фәнзиләгә йөкләнгән, чөнки ул кадәр кәгазь боткасын бары ул гына рәткә салып, өф итеп тота ала... Ул - таш йөрәкләрне эретерлек сүз остасы. Редактор җитәкчелек исеменнән сөйләсә, коллектив исеменнән сүз һәрчак Фәнзилә Раифовнага бирелә.

"Туганайлар"ның Чаллы коллективы турында сөйләгәндә, редакциябездә моңа кадәр эшләп киткән кызларыбызны да искә алмый китү дөрес булмас. Озак еллар буена тегеләй карасаң да, болай карасаң да "җаваплы" булган җаваплы секретаребез, коллективның "анасы" Рушания Михайлова, керәшен тормышының башкалар керә алмаган эчке дөньясына кереп, аны ачып бирә алган чын керәшен журналистыбыз Валентина Максимова, бүген бәби үстерүче, компьютерда газета ясаучы виртуоз кызларыбыз - Ләйлә Харисова белән Ольга Гусева һәм башкалар.

Чаллы коллективы унбер ел буена үз сүзе, үз фикере булган кызыклы газета чыгарып килде, яраткан укучыларын булдырды. Казанда оешып килүче яңа коллектив, газетаның моңа кадәр ирешкән казанышларын югалтмыйча, киресенчә, тагын да баетып, керәшен дөньясының әлегә кадәр өйрәнелмәгән байлыкларын укучысына ачып бирер, дип өметләник.

8 Март бәйрәме белән сезне, коллективыбыздан инде киткән, әмма гел безнең белән калачак коллегаларыбыз!

Бәйрәм уңаеннан аларның үзләренең дә газета укучыларга, яңа коллективка әйтәсе сүзләре бар.

Людмила Белоусова

Идая Габдрахманова:
- Керәшеннәрнең бар икәнен, җылы, җырлы халык икәннәрен газетага эшкә килгәнче үк белә идем. Шушы дөнья белән кайнап эшли башлагач, бик күп нәрсәләрне яңадан ачтым. Үзеңә барып бәрелмәгәндә, кеше проблемаларын әллә ни күрмисең бит ул, ә монда тулы бер халыкның тормышы, проблемалары белән яши башлыйсың. Минем өчен зур ачышлар да булды. Талантлы шәхесләрдән торган иҗади коллективта күңелемне салып эшләдем. Казанда тупланган коллективка уңышлы юллар телим. Моңарчы салынган эздән матур гына барсыннар, яңалыклар да кертсеннәр, газета укучылар санын ишәйтүгә йөз тотсыннар. Башкалада чыккач, башкала дәрәҗәсенә тәңгәл килерлек шартлар, финанс мөмкинлекләр булдырылсын. Эх, менә шуңа ничек акча табыйк, дип, тилмереп эшләмәсеннәр иде. Безне - Чаллы коллегаларын, онытмасыннар.
Гөлфия Шәйхразиева (Егорова):

- Соңгы көнгә кадәр мин "Туганайлар"да эшләдем. Бүген дә эшлим кебек әле, иртәгә дә эшләрмен, мөгаен. Чөнки мин әле дә төшләремдә төннәр буе керәшен авылларында командировкада йөрим, керәшен түтиләре, керәшен дәдәйләре белән аралашам. Газетада шулкадәр яратып, рәхәт итеп эшләдем, бу чорны гомер буе сагынырмындыр. Үземнең геройларымны туганнарым кебек кабул иттем, алар белән элемтәләрне өзми яшим. Кайдадыр күрешкәндә, иң якын кешеләрдәй, кочаклашып күрешәбез, хәл-әхвәл сорашабыз, сөйләшеп сүзебез бетми. Шундый туганнарым арту белән бик бәхетле мин. Кем белә, киләчәктә, бәлки, юлларыбыз тагын кисешер, мин әле аерылыштык дип уйламыйм.
Ә 8 март теләкләренә килгәндә исә, хатын-кызлар үзләрен ир-ат канаты астында, гаилә җылысын тотучы, иң кадерле кеше булып, хатын-кыз икәнлекләрен тоеп яшәсеннәр иде. Һәр хатын-кызга ана булу бәхетен татырга язсын. Күңел түрендә йөрткән хыяллары бызның барысы да тормышка ашсын. Барысы берьюлы димим, әкрен-әкрен генә булса да, алар үтәлеп, яшәвебезне мәгънәле итә барсын. Хатын-кызларыбыз, кухняда утырып кына калмыйча, җәмгыятьтә дә үз урыннарын тапсыннар, тулы канлы тормыш белән яшәсеннәр. Алай да ир-ат - баш, хатын-кыз - муен, дигән алтын кагыйдәне исләреннән чыгармасыннар.
Без газетаны шулкадәр яратып чыгардык, яратып яздык. Юк кына детальләргә дә игътибар итеп, сүзләрнең кеше күңеленә үтеп ке- рердәйләрен сайларга тырыштык. Башка газеталар белән чагыштырганда, безнеке "җылырак" сыман була торган иде. Һәм менә шушы стиль алга таба да са- клансын иде. Баланы ничек кадерләп, тәрбияләп үстерәсең, безнең өченгә газета әнә шундый булды. Алга таба эшләүчеләр дә аны яратсыннар. Керәшен дөньясын яратып кабул итсәләр, газета да шундый булачак. Барыбызны да бәйрәмнәр белән!
Фәнзилә Солтанова:

- 11 ел "Туганайлар"да эшләү дәверендә керәшеннәрне уңган-булган, кунакчыл, тырыш халык буларак хөрмәт иттем. Керәшеннәрнең тормыш - көнкүрешләрен, гореф- гадәтләрен, йолаларын өйрәнү максатыннан, төрле төбәкләргә командировкаларга йөрергә туры килде. Кая гына барып чыксак та, керәшеннәргә генә хас үзенчәлекләр сакланганын, ата-бабаларыннан калган йолаларның үтәлүен күреп сокланып, бераз гына көнләшеп тә йөрдек. Кешеләрнең эчкерсезлеге, кунакчыллыгы хәйран калдыра. "Туганайлар"да эшләп, шушы халыкның тарихын барлап, аны башкаларга җиткерүдә минем дә азмы-күпме өлешем бар дип саныйм һәм моның белән чын күңелдән горурланам. Яңа коллективка шушы эшчәнлектә зур уңышлар теләп калам. Газета укучы кадерле хатын-кызларыбызга да иң изге теләкләр юллыйм. "Уңганым, булганым, сөйкемлем" кебек матур сүзләр безнең хатын-кызларыбызга күбрәк әйтелсен. Якыннары тарафыннан яратылып, сөелеп яшәсеннәр. Язгы көннәр бары тик бәхет-шатлыклар гына алып килсеннәр.
8 март - якты бәйрәм. Ул күңелләрне җылытсын, йөзләребезгә елмаю өстәсен. Хатын-кызлар янәшәсендәге ир-атларның да тормышлары түгәрәк, кояшлы булсын, аларның күңелләре күтәренке икән, димәк, гаиләләрдә дә иминлек дигән сүз.
Мария МАРТЫНОВА
язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев