Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Түбән Әрнәш авылы мәзәкләре

Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылында туып үскән Иван Петрович Степанов мәзәкләре

Син күтәрәсең бер пот, мин күтәрәм ике пот

Колхоз болыннарында печәннәрне чабып киптергәч, богылларга өяләр иде. Менә Паукый дәдәй (ул 1903 елгы) Макуп Илүгенең (ул 1931 елгы) әкренрәк кыймылдавын күрә икән: "Илүк, син әле бер генә сәнәк печән алып салдың, ә минем инде икенчесе", ди икән. "Хе, - ди икән Илүк, - син күтәрәсең бер пот, ә мин күтәрәм ике пот", дип бабасының авызын томалаган.

Син күрмәсәң, мин күрмәсәм

Авылда бригадир булып рәшәткә артында утырып чыккан Кара Семен (ул 1917 елгы) дигән кеше эшли иде. Тәртипне тегендәге шикелле оештырырга теләптерме, кул күтәрүгә барып җитә иде. Кәнсә әби аңа әйтә икән: "Семен, болай эшләвең ярап бетмәс бит, күрерләр, эшкә куярлар", дигән. "Әй, Марҗый түти (ул 189.. елгы), син күрмәсәң, мин күрмәсәм, берни дә юк", дигән. Әмма күрделәр, тагы тимер чыбыктан рәшәткә үрделәр һәм Кара Семенны шунда җибәрделәр.

Яшәсен ЫСЫСЫСЫР!

1898 елда туган Крешков Федор салырга бик ярата иде. Аның моңа мөмкинлеге дә булгандыр, ул заготовитель булып эшли иде. Кайбер ирләр, ялгыз эчә алмыйм дип, янына башка кеше чакыралар, ә Федор дәдәйгә ялгызы булса да ямансу түгел. Шешәдән стаканына агыза да, стаканын кулына тотып, аягына басып, һәрвакыт тост әйтә: "Яшәсен ЫСЫСЫСЫР!", аннары гына стакандагы сыеклыкны авызына коя.

Фото: "Сәяр" группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы мәзәкләр