Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җакын миңа туган җак

Чыгышы белән Зәй районыннан булган, язучы Иван Глуховның, яшьлек чорларын чагылдырган әсәреннән өзек.

Бүген Рәхилә белән мин дә, яңа гына өйләнешкән кияү белән кәләш буларак, өр-яңа өс-баштан, барысының игътибары безгә юнәлгән. Артык зур булмаган өебез килен бирнәләре белән ялт итеп киендерелгән, тәрәзәләргә килен пәрдәләре, кашагаларга башлары чигүле бистәрләр эленгән. Рәхилә, керәшен йоласын үтәү йөзеннән, почмактагы тәрене дә киендерергә өлгергән, монда билгеле, җиңгинең кулы уйнаганга ошый, чөнки ул Рәхиләне, килендәше буларак, һәр эштә дә уңган, булган яшь килен итеп күрсәтергә тырыша.

Ризык, эчемлекләрдән өстәлләр сыгылып тора. Туй гадәте буенча, өстәл түрендә кияү белән кәләш буларак, без утырабыз. Минем кырдан Рәхиләнең туганнары, ә Рәхилә кырыннан минем туганнар тезелешеп утырган. Туйны йортның хуҗасы, гаилә башлыгы буларак, әти башлап җибәрде. Ул телгә артык оста булмаса да, әйтәсе сүзен аермачык әйтте, яшьләргә, ягъни безгә, бер-березне аңлашып, тату, олыларны санлап яшәүне теләде. Аннан соң туй дилбегәсен үз кулына дәдәй алды. Туйның бөтен кызыгы, эчтәлеге һәм гомерләр узгач сагынып сөйләрлеге – туй йолаларында.

Дәдәй күбрәк кунакларны сыйлау, чәкәләрнең тулы булуы кебек нәрсәләр белән җитәкчелек итсә, җиңгинең өстендә – җырлар, тапкыр сүзләр әйтү, уен-көлке оештыру булды. Ул нәкъ үз тәликәсендә – аның яңгыравыклы, көчле тавышы, кунакларның, кода-кодачаларның холкына туры килә торган җор сүзләре, җырлары беркемне битараф калдырмый. Җиңги әти-әни, туганнар өчен дә, Рәхилә ягыннан кода-кодачалар өчен дә туйга, икмәккә, дус-татулыкка багышлап җырлый. Ул һәркемне үз артыннан ияртә белә, моңсызлар да моңланыр, дигәндәй, гомерләренә керәшен җырын ишетмәгән кода-кодачалар, җиңгигә кушылып, күп кенә туй җырларын җырладылар.

Биеккәй тауларның и башында

Җалтырап ла җата ташлары.

Иманнарың әйтеп бир кулыңны,

Кода булышуның башлары.

И җәмлеләр болыт, әй киләдер,

Җауса иде урман итәкләп.

Ай сезләрне безгә, безне сезгә

Җазмыш кушкан булсын җитәкләп.

Атларымны җиктем, юлга чыктым,

Тезелепләр калды калалар.

Безләр җөрешербез, и, кодалар,

Тәүпиклылар булсын балалар.

Туйның аерым бер эчтәлеккә ия булуы, үтә табигыйлыгы, элеккедән калган йолаларның төгәл башкарылыуы, керәшен туенда катнашучы кода-кодачаларда ниндидер шик-шөбхәләргә урын калдырмады, аларга кәеф күтәренкелеге өстәде. Җиңги шундук аларның әйтәсе килгән сүзләрен җырга салды:

Тәрәз төбендә, әй, тутый кош,

Ак мамыклар белән тотыгыз.

Безнең бәбекәебез сезгә килә,

Какмый гына сукмый тотыгыз.

Шушы җыр яңгырагач, Рәхиләнең абыйсы:

 – Кодача, мин нәкъ шушы сүзләрне әйтергә теләгән идем, син өстенә генә бастың, рәхмәт, – диде. Җиңги, мондый мактауларны җавапсыз калдырмый, әлбәттә.

– Сезнең “җырыгызга” каршы без менә болай җырлыйбыз, дип, ул яңгыравыклы тавышын тагын да көчәйтеп, башкалар да җырга кушылсыннар өчен, кулларын салмак кына көй рәтенә тибрәндереп, җыр суза:

Урманнарга кердем атым бәйләп,

Кисепкәйләр алдым киртәлек.

Хезмәтләрен килен аямаса,

Шунда булыр аңа иркәлек.

Яктан-якка, кияү белән киленгә, кода-кодачаларга аерым-аерым атап та, болай да – якты, изге теләкләр әйтелгән җырлар яңгырады. Туй җырларыннан тыш, бәлеш ачу, чәкчәк котлау, бүләк бирү, шаян җырлар – һәммәсе кунаклар күңеленә хуш килде.

Кара сыерларның сөтен саудым,

Казан прәнниге ясарга.

Гомерләргә безгә шуны җазсын,

Бер өстәлдән ипи ашарга.

Туйның икенче өлеше икенче көнне дәвам итте – минем туганнарның савым ашлары өстәлгә чыгарылды. Дәдәмнәрнең өчесе дә, керәшен халкына хас, мондый очракта үзара ярдәмләшү гадәте буенча, бик зур сый-хөрмәт белән килгәннәр. Һәрберсе, туйның төп йоласын үтәү йөзеннән, свым ашы чыгарып, кода-кодачаларны үзе кунакка алгандай, сый күрсәтте.

Сандугачла гына кайда сайрый,

Олы юлкайларда – маякта.

Безнең кодаларның аш-сулары чыга,

Басып торыгызчы аякта.

Түгәрәк күлләрнең уртасында

Үрдәккәйләр белән каз гына.

Безнең күчтәнәчләр зурдан түгел,

Ипекәйләр белән тоз гына.

Каршы як җиңги җр әйтә:

Безнең турыбызда ниләр бар?

Түгәрәккә генә күлләр бар.

Ипекәй-тоз гына дип әйтмәгез,

 – Ипекәйдән олы ниләр бар?

Туй минем һәм Рәхилә туганнарын ныкякынайтты, очрашкан мәлдә туган бер-береңне сынаучанлык, киеренкелек якты йөз, бер-береңә ышаныч белән алмашынды. Минем дәдәйләр, җиңгиләр белән Рәхиләнең абый-апалары аерым-аерым калып сөйләшә-серләшә, уй-хисләрен уртаклаша алдылар, бер туганнар кебек, авыл урамнарын йөреп-әйләнеп керделәр. Туй азагына якынлашты.

Тауның менүләре булганчы,

Төшүләре аның булсачы.

Киткән чакларыгыз, ай, булганчы,

Килгән чакларыгыз булсачы.

Кода-кодачаларның китү вакытлары җиткәч тә, бер-береңне кунакка чакыру, үтеп киткән туйның кеше гомерендә онытылмас бер хатирә булып калуы турында җырлар җырланды.

Атларымны җигеп юлга чыктым,

Юлның буйларында юа бар.

Аталардан бала аерылу –

Әүәлгедән калган йолалар.

Күкнең кабаклары, и, ачылса,

Күк өсләрен шунда күрербез.

Килер бәхеткәйләр ким булмаса,

Гомерләргә бергә йөрербез.

Бадьян да бадьян балыгызны,

Үзегез дә кабып багыгыз.

Безләр дә килдек сезгә, күңел булды,

Әле үзегез безгә барыгыз.

Дүрт җигелгән ат, кар өстендә чана эзләре калдырып, ишегалдыннан чыгып китте. Рәхиләнең абый-апалары, җиңгә-җизнәләре кулларын болгап китеп бардылар. Безгә ямансу булса да, күңелләребез тыныч иде. Беренчедән, туй матур үтте, икенчедән, ике як туганнарның үзара якынлашуы, алай гына да түгел, татар һәм керәшен халкының тыштан гына аерым халык булып, эчтән бер уй-теләк белән янып-көеп йөрүче тугандаш кавем икәнен үз күзебез белән күрү, үз күңелебез аша кичерү безне сөендерде, эчебезне тырмап торучы борчулы киеренкелек юып ташланды, аерылу ямансулыгын күтәренке хисләр алмаштырды. Бүгеннән без яңа аякка басып килүче, тулы хокуклы яшь гаилә. Ә алда – иксез-чиксез тормыш мәшәкате һәм билгесез киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев