Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Рабит Батулланың Зичәбаш авылыннан Трушка исемле керәшен малае турында елата торган истәлеге

Рабит Батулла Зәй районының Зичәбаш керәшен авылында үскән. Авторның күп кенә әсәрләрендә керәшен геройлары урын алган

Аның тулы исеме Бүре Трушкасы - Трофим Волков. Аучылар, сунарчылар нәселе. Аның бабалары бүрегә ялан кул бара торган булганнар. Дөрестер дә, хәтерлим әле, аучы Учып дәдәйме, Бүре Микулаемы, ат сыртына аркылы салып бәйләнгән тере бүре алып кайттылар. Тере бүре карарга бөтен авыл җыелды. Мин дә киттем. Бүренең авызына таяк тыгып бәйләгәннәр. Алгы ике аягы белән арткы ике аягын ат корсагы аша баулар белән ураганнар. Бүре карышмый, ул кара язмышына буйсынган, тыныч иде. Мин бүре күзләренә туры карадым, бүре дә миңа туры карый. Сез җиңдегез, рәхәтләнеп бәйрәм итегез! диме ул. Әгәр иреккә чыга калсам, мин сине бугазлар идем, диме. Бүренең салмак салкын, әмма эчке дәһшәтле карашын гомерем буе онытмадым. ("Акбүре" кыйссасында мин шулар турында яздым.) Бүрегә минем ачуым юк иде, мин аны бик нык кызгандым. Аны каядыр, районга алып киттеләр, бүре тиресе өчен аучыларга мул итеп акча бирәләр икән, дип сөйләделәр. Әсир бүре янында Трушка да бөтерелә иде.
 
- Бүрелеген җуйган бүре бүрек була! - диде Трушка.
Чыннан да, бәлки бу азау ярган әсир бүренең тиресеннән берәрсе бүрек тектереп кигәндер.
Трушка ун яшьлек малай гына булган әле ул чагында. Ул инде авылның иң данлыклы кешесе иде. Курыкмас җегет иде ул Трушка. Олокөн таганында беркем дә аның кебек атына алмый. Ул таганны шундый итеп атындыра ки, таган Трушка белән бергә өч йөз алтмыш градус әйләнеп чыга. Бу - циркачлар, космонавтлар гына эшли ала торган аттракцион иде. Мәктәп турнигында да ул җен урынына атына, курыкмый, аның атынганын карап торуы куркыныч иде. Шулай атынганда ул турник колгасыннан ычкынып китеп, читәнгә барып төште, башы бетте Трушканың, аягы-кулы сынгандыр, дип торганда, ул сикереп торды да, шырыкшырык көләкөлә тагын турникка үрмәләде.
Тәтке* шууда да аңа чыккан кеше юк иде. Зичәбашның тегермән бөясе авылдан шактый ерак, ике чакырымлап булыр. Без шунда кадәр тәтке шуып барып җитәбез. Бөянең иң тирән урыннарында җылымнар була. Кыш көне дә катмаган җылымнарның кырыенда боз юка, сыгылмалы була. Җылымга якын барырга ярамый. Трушка ярамыйга карамый, бара. Җен тизлеге белән ерактан шуып килә дә җылымның кырыеннан гына узып китә, җылым кырыендагы боз сыгылып кала. Без авызыбызны ачып карап торабыз. Түләүсез аттракцион иде аның бу шуулары. Трушка һәр әйләнешендә җылымга якынрак килә. Соңгысында ул артык якын килдеме, боз аның гәүдәсен чыдатмадымы, җылымны узып киттем дигәндә генә боз кинәт убылды да, Трушка зур тизлек белән су астына китте. Без сабыйлар, аны йөзеп чыгар, дип көтәбез. Кемдер тегермән өенә чапты. Анда кеше юк. Олыраклар авылга йөгерде, дәдәйләр баулар, багорлар, такталар белән килеп җиткәнче ярты сәгать узган да узган инде, эзли торгач та ярты сәгать булгандыр, багор аның тәткеле чабатасыннан эләктергән иде. Аны тәгәрәтеп тә, костырып та карадылар. Соң иде инде. Курку белмас Бүре Трушкасы шулай һәлак булды. Ул дүртенче сыйныфта гына укый иде. Ул йөзеп тә чыккан булыр иде, ләкин аның маңгаенда зур яра бар иде, Трушка боз кырыена каты бәрелеп, аңын җуйган булып чыкты.
Бик авыр булды аны зиратка озату. Зичәбаш авылы батырсыз калды, ятим калды. Һәрхәлдә без - малайлар бик озак шаяра-көлә алмадык. Олыкөн саен таган янында Трушканы юксынабыз, турник янына килсәк тә Трушка килеп чыгар сыман, килеп чыгар да, маймыл кебек колгага үрмәләр кебек.
Трушканың холкын мин "Юл буенда зәңгәр чәчәк" кыйссасында кулландым.
 
* тәтке - коньки.
 
Рабит Батулла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев