Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

"Общий пацан"

Яшьләр арасында чуалып йөрергә яратучы Пётр Емельянов ник үзен "общий пацан" дип атаган?

Моннан 35-40 еллар чамасы элек безнең колхоз рәисе булып күрше Апач авылы кешесе Петр Денисович Емельянов эшләп китте. Ул, үсмер малай кебек, тәбәнәк буйлы, чандыр гына иде. Инде колхоз рәисе һәм өйләнгән кеше булса да, яшьләр янында чуалырга ярата иде. Ул гаиләсе белән Иске Зәй район үзәгендә яшәде. Хатыны колхозга кайтып тормады, һөнәрен ташлыйсы китлмәгәндер.

Петрның әле яшь, яшьлек дәрте көчле чагы. Янында хатыны да булмагач, яшьләр белән бергә кичке уеннарда да катнаша иде. Күрше Екатериновка авылы клубына рус яшьләре янына да баргалап йөрде.

Шулай бервакыт колхоз рәисебез Петр Денисович кичен шул Екатериновка авылында, клубта марҗа кызлары белән биеп йөри икән. Шул көнне генә бу авылның бер егете армиядән кайтып төшкән һәм клубка кичке уенга чыккан. Ул безнең колхоз рәисе Петрны танымый, кем икәнлеген белми. Шуннан солдат:

- Чей это пацан? - дип сорарга мәҗбүр булган.

Рәисебез Петр да аптырап калмаган:

- Это я - общий пацан, - дип җавап кайтарган.

Кәшфразый КАМАЛ. Зәй районы, Сармашбаш авылы. (“Ватаным Татарстан»), 1998 ел

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев