Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Минзәлә мәзәкләре

Күптән түгел редакциябездә кунакта Минзәлә районыннан керәшен хәрәкәте активисты, “Кадрәк” культура үзәге директоры, район Советы депутаты Юрий Гарнышев булып китте

Карендәшебез Кадрәк авылында зур эшләр башкарып ята, буа буып ял итү үзәге ясаган. Бу ял паркына күрше тирә­як авыл, район­шәһәрләрдән дә кунаклар килә – рәхәтләнеп балык тоталар, саф һавада, гаҗәеп матур табигатьтә күңелләренә шифа алалар икән. Туристларны җәлеп итү һәм Минзәлә төбәгендә керәшен карендәшләрне барлау, этнокультурабызны саклау буенча Юрий Арсентьевичның тагын әллә нинди зур планнары бар икән. Бу эшләр турында газета укучыларыбызны алга таба таныштырып торырбыз. Моңа өстәп, Юрий Гарнышев оста мәзәкче дә икән. Аның күп кенә шаян язмалары “Чаян” журналында басылган. Карендәшебезнең мәзәкләрен “Туганайлар” укучыларына да тәкъдим итәбез. Җаннар җал итсен әле.

Һәр авылның үз мәзәкчесе була. Кадрәк авылында бу рольне, әлбәттә, күп еллар буе Геннадий Зиновьев уйнады (мәрхүм инде). Аны нишләптер күбесенчә “Мисыр Гимнае” дип йөртәләр иде. Ата-бабаларыннан калган кушамат булдымы икән, миңа ул ничектер Шолоховның “Күтәрелгән чирәм”ендәге Щукарь картны хәтерләтә иде. Ул авылдагы бөтен мәзәкләргә үзенчә аңлатма биреп, булган вакыйгаларда юмор күреп, аларны үзенә генә хас осталык белән халыкка җиткерә белә иде. Аны безнең якның “Хуҗа Насретдин”ы дияргә була. Шул гына үкенечле, вакытында аның әйткән сүзләрен язып баручы булмаган. Хәзер шуның нигезендә зур гына бер хәзинә булырдай китап чыгарып булыр иде. Мин түбәндә аның кайбер истә калган кызыкларын язып үтәм. Моны мин кирәк эш дип саныйм, халык үз талантларын белергә тиеш.

Мисыр Гимнае

Ничектер бер көнне иртән Гимнай дәдәйнең эшкә барасы килми, бәлки башы авырткандыр. Ишекне тышкы яктан элдереп (башы эшләгән), үзе аулак урынга – сүндәрәгә менеп ята. Бригада буенча иптәшләре килеп ишекне ачып өйгә керәләр һәм, кайтыр әле дип, Гимнай дәдәй турында гайбәт сөйли башлыйлар. Ул шулай, ул болай. Үзе турында “әйбәт” сүзләр тыңлап байтак түзеп яткан хуҗа. Берзаман аның да түземлеге бетә. Башын сүндәрәдән тыгып аска карый да: “Сүлә, Чтупка, сүлә. Тагын ниләр сүлисең калды әле”,- дип гайбәтләргә нокта куя.

Апый Микулае

Апый Микулае бик эшчән, гадел кеше. Карап торуга бик тыныч, ләкин эченә “горючий материал” керсә, бик ачылып китә. Ни уйласа, шуны әйтеп сала.

Малае Германның туе бара. Кызып алган Микулай дәдәй кодалар каршына килә дә: “Анысы, кода, малайның “золотое” эләкте инде сезгә, ә менә киленне белгән эш юк әле”,- дип эчендәгесен әйтә.

Әлбәттә, Микулай дәдәйне туганнары күз йомганчы “безопасный урын”га чыгарып куялар.

Озын Микулай

Әйбәт кенә компаниядә бераз төшереп утырганда, Микулай дәдәй кинәт йөгереп барып, мотоциклның люлькасына менеп утыра һәм эчүен дәвам итә. Ник алай иттең дип сорагач: “Аннан соң утырырга соң була инде ул”,- ди.

Карендәшебез Юрий Гарнышев мәзәкләрен тулырак газетабыздан укып, көлегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев