Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Людмила Аланлы

Талантлы шагыйрәнең шигырьләрен тәкъдим итәбез

Без - төрки халыклар
Борынгы бабаларыбыз
Уңган булган, нык булган.
Алар данын мирас итеп,
Атлыйбыз туры юлдан.
Дус, тату булып яшибез,
Без бит төрки халыклар!
Үз рухыбыз, үз дөньябыз,
Безнең сүздә хаклык бар.
Телебез төрле булса да,
Җаныбыз белән бердәм.
Бер-беребезне аңлыйбыз
Бер караштан, бер йөздән.
Буын чылбырын өзмичә,
Рух ныклыгын да аклап,
Чит милләт вәкилләренә
Яшибез хөрмәт саклап.
 
Телисеңме?
Телисеңме, ап-ак карлар булып
Иңнәреңә синең явамын.
Салкыннарда җан җылымны биреп,
Бүләк итәм хисем кайнарын.
Телисеңме, шат тамчылар булып
Тамамын мин иркә язларда.
Мәхәббәтем җылысына төреп,
Тирбәтермен иркәм, назларда.
Бик теләсәң, гөлләр була алам -
Балкытырга нурлы йөзеңне.
Бәхетле мин, якты йолдыз итеп
Яннарыңда тоям үземне.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев