Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Чын Кыш бабай белән Яңа ел

2000 нче еллар башы. Традиция буенча, Яңа елны нәнә янында - Тукай районы Маҗын авылында каршыларга җыендык. Казан - Маҗын арасы 250 чакрымнар бардыр, башта Чаллыга хәтле, аннан Суыксуга кадәр асфальт юлдан кайтасың, ә менә Суыксу белән Маҗын арасын этләнмичә үтеп булмый (әлегә кадәр ул юл каралмаган) - карын чистартучы,...

Тиз генә елка утыртып, бизәп куйдык. Җиде йортлы авылыбызга безнең кайту хәбәре бик тиз таралган, әле берәве, әле икенчесе хәл белергә дигән булып кереп чыга. Керүчеләрне, Яңа ел каршыларга килегез, дип, үзебезгә чакыра торабыз.

Карганыкылар, Бәчинкә-некеләр, Машинканыкылар җыелды. Өстәл уртасына Казаннан алып кайткан кокос чикләвеген куйдык. Кергән бере, нәрсә бу, дигән соравын бирми калмый. Юра исә, шаярып: "Яңа елга тәкә суйган идек. Шуның "достоинствосы". Яңа ел өстәленә аны куйсаң, бәрәкәт, муллык алып килә икән. Быел сынап карыйбыз", - ди.

Унике тулырга ун минутлар калганда, инде килердәй кешеләребез бары да килеп бетте, дигәндә, өйалды ишеге ачылып, үзләре белән бер өер суык ияртеп, Кыш бабай белән Кар кызы килеп кермәсенме. Бөтенебез телсез калдык: чып-чын Кыш бабай һәм чып-чын Кар кызы! Кем дә булса киенгәндер, дип уйларга нигез юк - Маҗын кешеләренең алай йөрерлекләре бары да өстәл артында иде. Шунысы гына бик мәзәк: чын Кыш бабайның гәүдәсе Кар кызыныкыннан тәбәнәгрәк була икән. Бүләкләре дә ярыйсы гына: шампан шешәсе дә, конфет-печеньелар да, әлеге дә баягы "тәкә достоинствосы" да чыкты капчыкларыннан. "Яшәп-яшәп, мондый хәлнең Маҗын тарихында булганы юк иде, Кыш бабайның "настаяшные" белән Яңа ел каршылау - бик олы бәхет ул", - дип, Карга Бәчелие матур гына тост әйтте. Тостының ахырында безнең Юрага борылды да: "Хөрмәтле Кыш бабай, менә шушы җегетебез буйдак җөри, җүнлерәк кенә берәр кыз табып бирә алмассызмы икән", - диде. Соңыннан, "пажалысты " дип тә өстәп куйды. Юраның әллә хәтере калды, әллә шаярасы килде, шул минутта Бәчелигә җырлап бирде:

- Ак туннарым бар әле,

Быелга чыдар әле.

Бәчелигә хатын чыккан, -

Миңа да чыгар әле...

- Ярар, карарбыз, - диде Кыш бабай, күзен кысып. Безнең белән шулай берәр сәгать утырганнан соң, алар китеп бардылар. Артык кыстамадык, эрерләр дип курыктык.

Өстәлгә куелган кокосларны һәркемгә өлеш чыгарлык итеп бүлештек. "Майлы, тәмле", ди-ди, бик яратып ашадылар, Юраның сүзенә алдануларыннан көлештеләр.

Моннан соңгы елларда да Яңа елны каршыларга авылга кайтып йөрдек. "Настаяшный" Кыш бабай белән Кар кызы башка елларда Маҗынга килмәделәр, башка авылларда йөреп, бүтәннәрне сөендергәннәрдер инде.

Хәзер авылыбызда берничә бөртек кенә кеше калды. Яңа елны ничек каршылыйлардыр - белмим, ә без, Ерыклыда йорт төзеп, нәнәне шунда алып килдек. Юлсыз җирдән юл ярып интекмибез хәзер. Табын артына җыелгач, барыбер, Маҗында каршылаган Яңа елларны сагынабыз.

P/S. Маҗыннарга серне чишмәсәгез, теге "чын" Кыш бабай белән Кар кызының кем булуларын әйтәм. Ул елны, без киткәндә, улым Булат белән Марияның кызы Лилия Казанда калганнар иде. Планнары үзгәреп, авылга кайтырга булганнар. Сюрприз ясау өчен, Суыксу авылына кереп, Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгәннәр. Көртле юлдан машина этәсе булмагач, җәяүләп тиз кайтып җиткәннәр. Калганын инде үзегез беләсез.

Карга Бәчелиенең теләгенә килгәндә исә, Юрабыз шул ук елны менә дигән кызга өйләнде, бүгенге көндә ике бала үстереп яталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев