Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Баграж сулары ла борма-борма...

Танылган шагыйрь Никифор Тукмачев язган җыруны тәкъдим итәбез

Баграж суларына басма салдым,

Узган - барганнарда керергә...

 

(Баграж керәшеннәре җырыннан)

 

Баграж суларының буйларында

Тал чыбыклар үсә йөз генә.

Бик сагындым сезне, туганнарым,

Иң якыннарым бит сез генә.

 

Баграж буйларының тирәкләрен

Кайтканнар ла саен саныймын.

Сандугачлар кебек сайрашасыз

Җырларыгыздан ук таныймын.

 

Баграж сулары ла борма-борма,

Бормалары саен бер алан.

Барчак яныгызда булыр идем

Аланнарда булсам бер балан.

 

 

Баграж буйларында болыннарда

Печәннәрен чаптым каерылып.

Печәннарем кипте, үзем киттем,

Туган-үскән җирдән аерылып.

 

Баграж суларының буйларында

Бөтнекләрен җыйдым бер бәйләм.

Сез туганнар белән бер күрешү,

Бер сөйләшү - үзе бер бәйрәм.

 

Баграж суларының тар җиренә

Каеннардан басма салганнар.

Каеннары юан, сулар тирән,

Гомер генә кыска, туганнар.

 

Бер күрегез кайтып су буйларын,

Баграж якларына юл такыр.

Сагышыгыз булса - арындырыр,

Кайгылардан сезне юатыр.

Фото: Михаил Тукранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев