Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Алексеевск районы керәшеннәренең туй җырлары

Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья ФОМИНА үз якларындагы туй җырлары белән таныштыра.

Аргыш җырлый:

Иртә генә торып тышларга чыксам,

Атым кереп бара ла арышка.

Кода-кодачалар, сездән дә сорыйм,

Сүз бирмәссезме икән аргышка?

 

Бу, ди, чемоданның эчләре бик тар.

Тар булса да, анда ла өмет бар.

Пот җарымнар булыр, майлары да бар,

Зур гына бер анда ла күркә бар.

 

Ай-гай, ашлык без, ди, ай-гай, ашлык без,

Ашлар ашый торган ла кашык без.

Шушы, ди, туйларның, ай, барышында

Алдан җөри торган ла башлык без.

 

Ай-гай, ай, диләр лә, ай-гай, ай, диләр,

Безнең кодаларны ла бай, диләр.

Килгән күчтәнәчне турарлар өчен

Алтын саплы пәкесе бар, диләр.

 

Чемодан ачыр (“чемодан ачу” йоласы) алдыннан җырлана:

Кара урманнарны чыккан чакта,

Безнең атларыбыз дулады.

Бу чемоданның ла, ай, ачкычлары

Юлда төшеп калып ла югалды.

 

Кодагый җырлый:

Өсләреңдәге, ди, ай, күлмәгеңнең

Итәк очларында ла чеметем.

Кодача, канатым, сизеп торамын,

Бирнә алыргадыр ла өметең.

 

Аргыш җырлый:

Өсләремдәге лә, ай, киемемне

Агач чөйләргә элмим дә.

Алдап-йолдап бирнә алмагач,

Аргыш булып җөрмим дә.

 

Аргыш чемоданны ача алмаган булып кылана. Бирнә бирелгәч кенә, аргыш, җырлый-җырлый, чемоданны ача:

Авызымдагы, ди, ай, ла трубкам

Төшеп кенә китте лә шап итеп.

Кодагый канатым бирнәләр биргәч,

Чемодан ачылды ла шалт итеп.

 

Пирог кисәр өчен пычак биргәч җырлана:

Кодагый, канатым, пичләрең бик ак,

Кемнәр аны шулай ак агарта?

Биргән пычакларың бигрәк каты,

Минем уч төпләремне кабарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев