Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Яңалык ул үзе иске әйбер... (Илтән-Бутада Торойсын)

Әлмәт районының Илтән-Бута авылы халкы өчен быелгы Тройсын бәйрәме бигрәк тә үзенчәлекле булды. Илтән-Буталыларның чын халыкчан бәйрәмнәрен төшерү өчен, авылга "Инновация" иҗади төркеме килде.

Әлеге киностудиянең керәшеннәрнең традицияләренә булган игътибары турында укучыларыбыз инде газета битләреннән укып беләләр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, драматург, режиссер Салават Юзеев җитәкләгән әлеге киностудия керәшеннәргә багышлап өч фильм чыгарды инде. "Возрождая звук", "Нагайбаки: боль, долг и свет", "Питрау" фильмнары кино сөючеләрнең игътибарын казанып кына калмыйча, махсус бүләкләргә лаек булдылар, этнография, культура өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы галимнәрдә кызыксыну уяттылар, дистәләгән фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда күрсәтелделәр.
"Инновация" иҗади төркеменең яңа проекты керәшеннәрдә сакланып калган борынгы йолаларга, аларның табигать белән бәйләнешенә, халык педагогикасына, халык философиясенә багышланачак һәм Качманудан алып Покрауга кадәр булган периодны үз эченә алачак. Качману йолалары Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе, Кәвәл авылларында төшерелгән булса, Тройсын өчен нәкъ менә Илтән-Бута сайлап алынды. Алга таба иҗади төркем алдында Питрау белән Покрау сюжетларын төшерү идеясе тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тройсын Әлмәт районы ИлтәнБута авылы Троица Инновация