Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Нардуган”га 25 ел

Быел да Җөри Питрауында хөкүмәт тарафыннан да, керәшен иҗтимагый оешмасы, Татарстан Халыклары Ассамблеясе исеменнән дә бүләкләнүчеләр күп булды. Алар арасында Теләче районы Субаш авылының "Нардуган" фольклор ансамбле дә бар иде. Ассамблеянең башкарма комитеты председателе Николай Владимиров ансамбльне 25 еллык юбилее белән котлады һәм этник традицияләрне торгызуга зур өлеш керткәне өчен...

25 ел кечкенә срок түгел. Бу вакыт эчендә ансамбльнең үз репертуары, һәр бәйрәмгә караган җырлары, әби-бабалардан сакланып калган җырлы-биюле уеннары, үз традицияләре булдырылган. Шуңа да алар бәйрәмнәрне истә калырлык итеп, бөтен авыл бер булып бәйрәм итәләр. Кунакка башка коллективларны да чакыралар, үзләре дә бик еш башка төбәкләргә чыгып китәләр.
Зоя Ивановна 40 еллап гомерен авылда балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган. Тынгысыз хезмәте белән беррәттән, ансамбльне җитәкләргә дә алына, ә инде пенсиягә чыккач, бөтенләй баш-аягы белән шушы сәнгать дөньясына чума. Олылар белән генә чикләнми, балалар төркемен дә җитәкли. Эзләнү, табу, оештыру, костюмнар тектерү, әледән-әле репетицияләр ясау, транспорт табу - болар барысы да аның җилкәсендә. Коллективтагыларны үз туганыдай, үз баласыдай якын күреп, кайгыртып яши. Авылының язмышына да битараф түгел ул, нинди генә кәнәгатьсезлек белән очрашса да, "чаң" кагарга әзер тора. Шуңа да авылдашлары үзен чын күңелдән яраталар, хөрмәт итәләр. Зоя Ивановна кебек тырыш, тынгысыз, җаны-тәне белән "булсын!" дип җан атып йөрүче кешеләребез күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Субаш нардуган ансамбль