Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Кызлар үсә – гөл була

Һәр елны Җөри Питрауыннан кайтканда, «Питрау чибәре» бәйгесендә катнашырга киләсе елга кеше дә калмагандыр инде, дип уйласам да, икенче елны әллә кайдан гына берсеннән-берсе чибәррәк, үткенрәк кызлар табылып тора. Менә быел да бу конкурс төрле районнарда яшәүче керәшеннәрнең һәр елны уңган-булган кызлары үсеп, буй җитеп торуларын күрсәтте. Быелгы конкурс-та 15...

Кызларның чыгышларын Татарстанның халык артисты Николай Дунаев җитәкчелегендәге сигез кешедән торган жюри бәяләде. Һәм әйтергә кирәк, быел аның составында композитор Азат Хөсәенов, "Сөембикә" журналының редактор урынбасары Гөлнур Сафиуллина кебек элекке танышлар янәшәсендә, "Мисс Татарстана" оешмасы президенты Изольда Сахарова, "Смарт бай" косметик компаниясе генераль директоры Юлия Сапожникова кебек төрле конкурсларны күп күргән, күп бәяләгән ханымнар да бар иде.

Чибәрләр күп - кайсын сайларга. Жюри эштә

Беренче бүлектә жюри членнары конкурсантлар әзерләгән керәшен аш-сулары куелган өстәлләр яныннан уздылар. Һәр өстәл муллыктан, пешкән ризыклардан сыгылып тора. Шуңа күрә жюри җитәкчесе Николай Дунаев әйткәндәй, икмәктән олы булып булмый, дип, һәр катнашучыга бишәр балл бирелде. Икенче бәйгедә кызлар үзләре белән таныштырып, яраткан музыкаль һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Ме-нә шушы өлештә конкурсантларның кайсы өлкәдә талантлы, нәрсәләргә сәләтле булулары күренде дә инде.
Үзләре белән кыскача, бик тә урынлы итеп таныштыручылар арасында Мамадыш районы Чиябаш авылыннан Надежда Иванова, Менделеев районы Иске Гришкино авылыннан Комарова Анжелика, Мамадыш шәһәреннән Кондратьева Алина, Түбән Камадан Сабанаева Александра, Мамадыш районы Чиябаш авылыннан Спиридонова Олеся, Тукай районы Борды авылыннан Чулакова Еленаларны әйтергә мөмкин. Инде ничә еллардан бирле барган бу конкурста катнашучылар сәхнәдә бер генә артык сүз дә сөйләмәскә, кирәкмәгән эмоцияләргә бирелеп кычкырмаска, бары тик программа таләп иткәнен генә үтәп чыгыш ясарга өйрәнеп бетәргә тиешләр кебек. Юк шул. Әле һаман ул таләпләр читтә кала, кем ничек тели, шулай чыгыш ясый. Быел да кайбер конкурсантлар таныштыру процессында үзләренә карамаган, кирәкмәгән шигырьләр ятлаганнар. Матур сөйләм, интонациягә дә игътибар әзрәк. Сөйләмдә урыны-урыны белән кычкырып җибәрү беркемне дә бизәмәде. Бәйгенең музыкаль өлешендә бию дә, җыр да күп булды. Балтач кызы Антонова Ләйсән, Мамадыш шәһәреннән Кондратьева Алина бик матур итеп биесәләр, Мамадыш районы кызлары Галкина Регина (Дүсмәт), Иванова Надежда (Чия-баш), Кайбыч районы Олы Тәрбит авылыннан Леонтьева Татьяна, Тукай районы Борды кызы Чулакова Елена, Казаннан Константинова Эльвиралар бик моңлы итеп, җиренә җиткереп, керәшен җыр-ларын башкардылар. Ә менә кайбер кызлар бу бәйгедә үзләренең "болельщиклар"ына таянганнар, алар ярдәме белән биеделәр дә, җырладылар да. Мондый моментларны жюри членнары искә алгандыр. Дөрес, бөтен кеше дә җырчы да, биюче дә түгел. Шулай да республикакүләм югарылыктагы конкурста кат-нашасың икән, үзеңнең бөтен мөмкинлекләреңне белергә, аннан соң гына тәвәккәлләргә кирәктер, минемчә.

Спиридонова Олеся


Конкурсның өченче бүлегендә конкурсантлар сәхнәдә керәшен йолаларын күрсәттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тамашачылар "Питрау", "Аулак өй", "Олы көн", "Тройсын", "Чук", "Килен каршы алу", "Туй күренеше", "Питрау үләннәре җыю", "Бәлеш ачу" кебек йола-бәйрәмнәрдән өзекләр карады. Күренеп тора, кызлар барысы да тырышкан, һәр йола дөрес итеп, кызлар яшәгән төбәкләрнең үзенчәлекләрен кулланып башкарылды. Конкурсантларга теләктәшлек белдерүче "болельщик-лар" командалары да үз көчләрен күп кертте. Хәтта, әйтергә кирәк, кайбер очракларда алар артыграк та тырышып җибәрделәр, сәхнәдә конкурсантларның үзләре дә, эшләре дә күренми башлады. Алга табан чама хисе дигән әйберне онытмаска иде. Танылган фольклор ансамбльләре ярышның башыннан алып ахырына чаклы җырлап торып кына, үзләренең чибәр кызларына әллә ни ярдәм итә алмый. Үзәктә - кызлар үзләре булырга тиеш.
Соңгы бүлектә һәр катнашучыга Питрауга караган сораулар бирелде. Кызганычка каршы, кызларыбыз бу бәйгедә үзләренең белемнәре белән ялтырый алмады. Шундый олы Питрау бәйрәме, аңа караган йолалар турында тулы, төгәл җавап ишетелмәде. Чиябаш авылыннан Надежда Иванова, Иске Гришкинодан Анжелика Комарова, Мамадыш кызы Алина Кондратьева, Бордыдан Елена Чулаковаларның җаваплары дөреслеккә якын килсә дә, калган кызлардан җаваплар ишетелмәде.
Менә шундый кытыршылыклар булса да, "Питрау чибәре - 2013" конкурсы матур гына үтте. Барлык кызлар да ахырга чаклы ярыштылар, төрле ситуацияләрдә югалып калмауларын күрсәттеләр. Озак кына киңәшкәннән соң, жюри үз бәясен әйтте. Һәр кызга төрле номинацияләр буенча җиңүче дигән тасмалар, грамоталар, акчалата бүләкләр бирелде. Мамадыш районы Чиябаш авылы кызы Олеся Спиридонова - өченче, Казаннан Эльвира Константинова - икенче, Тукай районы Борды авылыннан Елена Чулакова - беренче урыннарны алды. Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров конкурста катнашкан һәр кызны котлап, тәвәккәллекләре, тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды, Питрау чибәренә таҗ кигертте.
Конкурс бетте, ә күңелдә, ниндидер ризасызлыкмы, борчылумы калды. Ни өчен республиканың керәшеннәр күпләп яшәгән Зәй, Алабуга, Чаллы, Әлмәт төбәкләреннән кызлар бу ярышта бик сирәк катнаша? Ул якларда чибәрләр үсмиме, әллә талантлы яшьләрне табып, Питрау сәхнәләренә алып чыгучылар юкмы? Ни өчен конкурсант кызларыбызның сөйләм культурасы түбән. Аларны бәйгегә әзерләгән вакытта тел-әдәбият укытучыларына мөрәҗәгать итәргә кирәктер, бәлки. Һәр укытучының үз укучысын яхшы яктан гына күрсәтәсе килә бит. Бәлки Питрау чибәренә унбиш яшьтән түгел, унсигез яшьтән генә катнаштырыргадыр? 8-9 классларда укучы кыз балалар бу конкурсның ничаклы җитди икәнлеген аңлап та бетермиләр. "Болельщиклар"га да бер-ике сүзем бар. Конкурста сез ярышмыйсыз, кызлар ярыша. Сезнең моңлы җырларыгызга карап кына, бер кызга да бәя куелмады. Шуның өчен вакытның кадерен белергә, файда булсын, дип, зыян ясамаска кирәктер. Болар, әлбәттә, минем фикерләр. Ни генә булмасын, күпчелек кызлар, җиңүче титулына ия булмасалар да, беренче чирканчыкны алдылар. Киләсе елга югалмаслар, тагын да әзерләнеп, инде ничек көрәшергә кирәклеген аңлап ки-лерләр, дип ышанасы килә. Бу конкурска карата кемнәрнеңдер үз фикерләре булса, газета битләрендә сөйләшүне дәвам итәр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Керәшен чибәре 2013 Питрау чибәре 2013