Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Келәү” китабын эзлим

Исәнмесез, хөрмәтле "Туганайлар" гәҗите хезмәткәрләре! Сезгә һәм гәҗит укучыларга зурдан-зур сәламнәремне ирештереп калам. "Туганайлар"ны чыга башлавының беренче көннәреннән бирле алдырам. Подписка кампаниясе башлангач ук, соңга калмыйм тагы, дип, яздырып куям. Яңа саны килүен якын кунакны көткән кебек көтеп алам. Миңа инде 82 яшь, әллә кая барасым юк. Барыйм, дисәм дә...

Исәнмесез, хөрмәтле "Туганайлар" гәҗите хезмәткәрләре!

Сезгә һәм гәҗит укучыларга зурдан-зур сәламнәремне ирештереп калам. "Туганайлар"ны чыга башлавының беренче көннәреннән бирле алдырам. Подписка кампаниясе башлангач ук, соңга калмыйм тагы, дип, яздырып куям. Яңа саны килүен якын кунакны көткән кебек көтеп алам. Миңа инде 82 яшь, әллә кая барасым юк. Барыйм, дисәм дә йөри алмыйм - аякларым авырта. Уку өчен вакытым күп. Үзебезнекеләр турындагы хәбәрләр белән әнә шулай, сезнең гәҗит аша танышам. "Туганайлар"да Клара Булатованың "Ке-ләү" китабы турында байтак язылды. Шул китапны кулга төшерәсе килеп, кибетләрдән эзләттердем. Тик - файдасыз. Сатуда юк икән. Сездә алай-болай ул китап калмадымы? Булса, өч-дүртне алып, якыннарыма да бүләк итәр идем. Ул китапны яңадан бастырып булмыймы икән соң?

Хөрмәт белән

П. БАЙРАШЕВА,

Казан

Редакциядән:

Кызганычка каршы, "Келәү" китабы редак-циябездә дә калмады шул. Клара апаның иҗат кичәсенә баргач, таратучыларда ул китапларның күп икәнен күргән идек. Бу хатны укыгач, редакция белән элемтәгә керүләрен көтеп калабыз. Пелагея түтине китаплы итик. Яңадан бастырып булмыймы, дигән сорауга редакция җавап бирә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап Клара Булатова келәү