Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Чүк боткасы” пеште – яңгырлар башланыр

Һава торышы дигәнең, торымнан торымга, үзенең капризларын күрсәтеп ала. Җәйләргә кергәч, бигрәк тә. Июнь башларында яуган көчле яңгырлардан соң, ярты Европа су эчендә калды. Чехиядә Влтава елгасы ярыннан ташып чыгып, кырык шәһәрне су басты, илдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Германиядә Рейн һәм Дунай, Эльба елгалары ярларыннан ташып чыкты. Дунай...

Һава торышы дигәнең, торымнан торымга, үзенең капризларын күрсәтеп ала. Җәйләргә кергәч, бигрәк тә. Июнь башларында яуган көчле яңгырлардан соң, ярты Европа су эчендә калды. Чехиядә Влтава елгасы ярыннан ташып чыгып, кырык шәһәрне су басты, илдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Германиядә Рейн һәм Дунай, Эльба елгалары ярларыннан ташып чыкты. Дунай суы тагын ике-өч метрга күтәрелсә, аның бик зур бәла-казалар китерәсен көт тә тор икән. Австриядә, Франциядә, Швейцариядә, Болгариядә дә хәлләр мактанырлык түгел. Тоташ берничә көн буена, ишеп-ишеп, яңгырлар ява. Россиядә исә, Кемерово өлкәсендә, 1 июнь көнне кар яуды. Температура минус ике градуска кадәр төште. 2 июнь көнне Мәскәүдә борчак кадәр боз яуды. Ә Татарстан территориясендә, киресенчә, Җиңү көненнән бирле, бер бөртек тә яңгыр төшмәгән урыннар бар. Халык, тагын 2010 елның җәе кабатланмагае, дип хәсрәткә калды. Берни эшләми, кул кушырып көтеп утырып булмый бит инде. Керәшеннәрнең мондый чакта әйбәт йолалары бар - өлкән яшьтәге зирәк әбиләр җыелалар да, чүк боткасы пешерү турында киңәшләшәләр. Чүк боткасы турындагы хәбәр бик тиз бөтен авылга тарала. Билгеләнгән көнне, онын, күкәен, маен кыстырып, кыз-хатыннар, әбиләр, балалар чүк итү урынына җыела. Су иясе рөхсәтен алып, бөтен ритуалларны үтәгәннән соң, бер казанда ботка, икенче казанда күкәй тәбәсе пешә. Бу ризыклар белән "су хуҗасын" сыйлагач, чүк боткасын бүлү башлана.


Мамадыш районы Колышчы авылында быел да Чүк боткасын пешерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев