Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Чаллыда “Питрау озату”

Керәшеннәр 12 июльдән 19 июльгә кадәр, төрле төбәкләрдә Питрауны бәйрәм итте. Әлеге бәйрәмнең соңгысы кичә Чаллыда "Җиңү паркы"нда узды. Атна уртасы, җитмәсә, бу кичтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Варенье-шоу" уздырыла, артистлар да күп булачак икән, дип ишеткәч, халык күбрәк шунда тартылмасмы, дип куркуыбыз юкка булган икән. Көн кичкә авышканда,...

Башка еллардан аермалы буларак, быел ераклардан кунак булып килүчеләр күренмәде. Әлмәт районыннан "Кәләем", Алабугадан "Ак каз" халык фольклор ансамбльләре, Сарман районыннан "Игәнә" фольклор коллективының җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде, халыкчан төсне арттырды. Питрау мәйданының хуҗалары "Карендәшләр" фольклор халык ансамбле җыелган халыкны уртага, "Питрау түгәрәге"нә дәште.

Бәйрәмдә уен-көлке, шаян сүзләр, җыр-биюләр, Питрауга гына хас уеннар күп булды. Халык бик актив булып, рәхәтләнеп күңел ачты - җырлады, биеде, уеннарда теләп катнашты, ел буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау чаллыда