Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Бүген “үле мунчасы” яга торган көн

Олы көнне каршылау, бәйрәм итү йолаларын керәшеннәр төрле җирдә төрлечә үткәрәләр. Мәсәлән, Олы көн алдыннан среда (шәршәмбе) көнне карендәшләр “үле мунчасы” яга. Әлеге йоланы бүгенге көндә дә Татарстан керәшеннәрендә дә, Нагайбәк һәм Бакалы да яшәүче карендәшләребез дә үтәп бара

Үлеләр мунчасы Пасханы каршылау атнасында среда көнне ягыла. Дөнья кешеләре кояш баеганчы юынып бетәргә тиешләр. Өйдәге һәркем мунча кереп беткәч, мунчаны юып чыгарасың. Тазларны, чүмечләрне чайкап, аларга талымлап су салып калдырасың. Элгәре, шампуньнар юк чакта, каен көленнән селте ясап, анысын аерым таз белән куя идек. Яңа башланмаган сабын калдырырга кирәк, тотылганы ярамый. Бистәрләр элеп куясың. Шулай әзерләп бетергәч: "Әйдәгез, килегез, безгә үпкәләмәгез, юыныгыз," - дип әйтеп, ишекләрне ябып чыгасың. Ишек тоткаларын да сөртеп, ишекне бүтән ачмыйбыз. Кире керергә ярамый.

Икенче көнне җыештырып алабыз. Ничек калдырган булсаң, шул көе тора инде. Җоланы гел үтәп килдек. Хәзер генә яшьләр бик саңга сукмый инде. Олылар исә ата-бабадан калган җола дип онытмыйлар.

Ә менә четверг көнне кер юалар, юарга керең булмаса да, ич җугы, мендәр тышларын чайкап эләргә кирәк, диләр ие. Казлар уңсынга – ырымы шундый.

Чиркәү мондый җолаларны өнәп бетермәсә дә, ата-бабалардан килгәч, шулай тиеш кебек канга сеңгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев