Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тагын бер Гөргөри!

Уфа шәһәренең "Нур" татар дәүләт театрында 29,30 мартларда Туфан Миңнуллиның "Гөргөри кияүләре" пьесасы буенча куелган музыкаль комедиянең премьерасы үтте. Белгәнебезчә, атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов постановкасындагы бу спектакль Камал театры сәхнәсендә киләсе елга үзенең 20 еллык юбилеен уздырачак. Казанда инде 1995 елдан бирле аншлаг белән барган пьесаны Уфада Башкортстанның атказанган сәнгать...

Уфа шәһәренең "Нур" татар дәүләт театрында 29,30 мартларда Туфан Миңнуллиның "Гөргөри кияүләре" пьесасы буенча куелган музыкаль комедиянең премьерасы үтте. Белгәнебезчә, атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов постановкасындагы бу спектакль Камал театры сәхнәсендә киләсе елга үзенең 20 еллык юбилеен уздырачак. Казанда инде 1995 елдан бирле аншлаг белән барган пьесаны Уфада Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Абылхаер Сафиуллин куйган.

- Соңгы вакытта күбрәк драма, трагедия әсәрләре куйдым, - ди Абылхаер әфәнде. - Киемне алыштырасы килгән кебек, жанрларны да төрләндерәсе килә, шуңа күрә, шушы комедиягә тукталдык. Анда барган вакыйгалар - безнең яшьлек еллары чорыннан, шуңа күңелгә бик якын. Атристлар да бик яратып уйный. җырлаучы артистларыбыз да күп. Шуңа күрә, үзебезне сынап карарга булдык.

"Җаварларга килгән җаңгырларны

җаумаенча китәр, димәгез;

Җаучыларга килгән кызыгызны

Алмаенча китәр, димәгез " - дип башлыйлар керәшеннәрнең яучылау йоласын Башкортостан артистлары. Тик әти-әнисе кызны болай гына бирергә риза түгел. Кияү матур итеп җырларга, биергә, көчле булырга, өстәвенә калым да түләргә тиеш. Үринә артыннан йорүче егетләр җитәрлек. Берсе көче, икенчесе моңы, оченчесе сабырлыгы белән алдырырга тырыша. Ләкин кайсысы Гөргөринең кияве булыр? Монда инде егетләрнең генә түгел, яучыларның да роле зур.

Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева яучы карчык әүдәки ролендә уйный.

- Пьесаны Казаннан Камал театры артистлары килеп куйгач, яратып калган идем, - ди ул. - Андагы артистларның уйнау характеры, образларның тирәнлеге, байлыгы... Иң яраткан образым - аяксыз яучы карчык әүдәки булды. Миңа шушы рольне бирделәр һәм шатланып риза булдым. Эшли башлагач, бик зур каршылыкларга очрадым...

Чыннан да, керәшен карчыгы образын тудыру җиңелләрдән булмагандыр. Аның өчен керәшен дөньясын эчтән белергә, алар янәшәсендә яшәп карарга, тоемларга кирәк шул. Керәшен җырларын, моңнарын, тел үзенчәлеген өйрәнеп, үзебезнеке итеп кабул итеп, йөрәктән үткәрергә тырыштык, диләр Уфа артистлары. Моның ни дәрәҗәдә тормышка ашканын тамашачы билгеләр. Спектакльнең башыннан азагына кадәр тере оркестр уйнап тора. Оркестр үзенә күрә бер кабатланмас, өстәмә матурлык бирә, диләр башкаручылар. Бу Уфа театры керткән яңалык.

Гөргөри ролендә Татарстанның ватказанган артисты Символ Гайнетдинов уйный. Символны Татарстанда Чаллы татар дәүләт театры артисты буларак беләләр иде. Уфаның "Нур" театрына күчеп киткән артист Чаллыда яшәп иҗат иткән чорда "Карендәшләр" ансамбле белән хезмәттәшлек итеп, Питрау, Нардуган бәйрәмнәрендә төрле образлар тудырып, керәшен йолаларын сәхнәгә куюда азмы-күпме ярдәм иткән кеше. "Гөргөри кияүләрендә" төп роләне башкаруда бу тәҗрибә аңа зур булышлык күрсәткәндер.

- Хәзер урбанизация чоры, - ди артист. - Бүгенге балалар, компьютерны "бишлегә" белсәләр дә, телне, йолаларны оныта баралар. Аларның туган телгә, үткәнебезгә битараф булулары, кеше буларак, мине бик борчый. Гөргөринең дә шушы ук проблемаларга эче поша, шуның белән ул миңа бик якын.

Кияүләрне Альберт Шәрәфетдинов, Айнур Баянов һәм Риф Гөбәйдуллин уйный. Шулай ук, спектакльдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина, Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Гөлназ Биктимерова, Рида Фәхрисламова һәм Лияна Хаертдиновалар катнаша.

Биргән бәяләргә караганда, спектакль Уфа тамашачысын битараф калдырмаган. "Нур" артистларына уңышлар телик. Уфа "Гөргөрие", Казанныкы кебек, озын гомерле булсын!

Людмила Белоусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев