Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тагы бер яз килә (җыр)

Ул чакта да көтеп алган идем, Яргаланып бозлар агуын. Буйсындыра алмый калган идем, Канатланып йөрәк кагуын.


Инде бер килеп ул язлар
Бозлар агызган иде.
Йөрәкне кубарып алып,
Утларга салган иде,
Сагышка сарган иде,
Җырымда калган иде.


Шуңа ошап тагы бер яз килә,
Инде онытыла башлагач.
Боз кузгалса, йөрәк кыса башлый,
Тәүге язны күңел барлагач.

Инде бер килеп ул язлар
Бозлар агызган иде.
Йөрәкне кубарып алып,
Утларга салган иде,
Сагышка сарган иде,
Күңелдә калган иде.


Кая барып җиткән икән инде
Ул вакытта аккан кар-бозлар?
Әйләнепләр бер кайтсыннар иде
Яшьлегемдә калган шул язлар.

Инде бер килеп ул язлар
Бозлар агызган иде.
Йөрәкне кубарып алып,
Утларга салган иде,
Сагышка сарган иде,
Хәтердә калган иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигърият жыр