Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Солдатларның шинельлаләре кызыл дөя җоныннан

Керәшеннәрнең халык авыз иҗаты искиткеч бай. Әмма, ничек кенә аяныч, булмасын, бу үзенчәлекне халык җәүһәрләре акрынлап югалып бара. Әби-бабаларыбызның рухи мирасын мөмкин кадәр саклап каласы иде

Монда инде керәшен туганнарыбызның, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең ярдәме кирәк. Бү уңайдан үземнең хәтердә сакланган кайбер керәшен жырларын газетага тәкъдим итәргә телим.

Түбәндә борынгы солдат җырларын мин үземнең әниемнән ишеткән идем:

Солдатларның шинельләре

Кызыл дөя җоннары.

Ах, туганнар, шуны телим,

Тынычлансын җыллары.

 

Солдатларның баш астына

Салам булса да жарый.

Ата-ана күк иттереп

Анда аларны кем карый?

 

Солдатларга аш бирәләр

Калай табаклар белән.

"Смирно!" - дип кычкыралар

Эче тамаклар белән.

 

Ат бара алмый, солдат бара,

Кар булса да тезеннән.

Борчак-борчак җәшләр тама

Солдат мескен күзеннән.

 

Безнең Әтнә районында эшләгән еллар иде. Шушы Олы Әтнәнең Шәрип исемле кешесе, безнең туган авылга (Мамадыш районының Колышчы авылы) урман эшенә барган. Шунда аны туйга чакырганнар. Шәрип керәшен туен күреп шаккаткан, "опера" икән анда", - дип, исе китеп сөйләшеп йөргән иде... Әйе, безнең мәҗлесләрдә сөйләшү җыр белән бара. Менә шул җырларның кайберләре:

Туганнарым, сезгә ней бирием.

Мәкәрҗәдән килгән нә малым җук,

Җаннарымны җарыплар бирер ием,

Җаннан башка җөрер дә хәлем җук.

 

Миңа әтекәем күк ат бирде,

Дагалы атлар белән алыш, дип.

Миңа әтекәем шуны әйтте,

Яхшы адәмнәр белән таныш, дип.

 

Кара урманнарны өч әйләндем

Бер чыбыркы саплыгы тапмадым.

Күпләр эзләдем мин, күп сораштым,

Сездән әйбәт кешеләр тапмадым.

 

Урманнарга барсам, хайран булам,

Элмә агачы иелүләренә.

Үземә дей, үзем, исем китә,

Сезне күреп сөйләшүләремә.

 

Ак Иделкәйләргә аулар салдым,

Кызыл гына күзле лә балыкка.

Бергә генә җөриек, бергә җәшиек,

Даннар итеп бөтен халыкка.

Түгәрәккәй күлнең буйларымда

Балан чәчәкләре бар анда.

Бергә генә чакта без ай җырлашыйык

Бергә утырып булмый бит җалан да.

 

Уракайлар урдым, ай кишәрләп,

Чүмәләләр куйдым ниргәләп...

Элеләр җөрейбез без бергә-бергә

Тагы да җөрсәк иде бергәләп.

 

Ак күгәрченнәрнең сөте кирәк

Базар перәннекләре ясарга.

Безгә генә Ходай җазса ыйы,

Бергә-бергә ипекәй ашарга.

 

Аймыекай, туганнар, эй, аймыек,

Әйткән сүзгенәйләрдән таймыйк,

Сезләр булсагыз ай, безләр кояш,

Ич тә аерылыша күрмейек!

Наталья УСАЧЕВА, «Керәшен сүзе” гәҗитеннән, 1994  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев