Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Шигырьләреннән керәшеннәрчә ихласлык, тирән мәгънәле гадилек бөркелеп тора

Сезнең игътибарыгызга Зинаида Захарованың иҗатын тәкъдим итәбез

   Зинаида Захарова Әлмәт районы Кәләй авылы кызы.  Аның шигырьләрен укыгач, бай тарихлы Кәләй авылына барып кайткандай буласың, шул якларның матур табигатен, киң күңелле, кунакчыл кешеләрен якын итәсең. 

Авылым

Авылымның һәрбер тыкрыгы

Күзли кебек мине һәр мизгел.

Алардан һич кача торган түгел,

Сизгердән дә әле ул сизгер.

Урамнары, алларыма чыгып,

Изге юллар теләп кул изи.

Ерак китсәм,сагынып көтә белә,

Туар таңнарымны ул бизи.

Авылымны ташлап китә алмам,

Анда таптым көткән бәхетне.

Анда гына минем сулар һавам,

Тик ул гына җаным рәхәте. 

Шагыйрә керәшеннәр арасында туып үскән, керәшеннәргә генә хас үзенчәлекле сөйләм-тел, фикерләү, көнкүреш мохитендә яшәгән һәм яши. Аның шигырьләреннән дә керәшеннәрчә ихласлык, табигыйлек, тирән мәгънәле гадилек бөркелеп тора. 

Карендәшләрем

Ачык йөзле, киң күңелле

Безнең туган-тумача.

Йортларына барып керсәң, 

Күрерсең бер тамаша.

Без  килүгә, туганнарым

Кырык эшләрен ташлар.

Табын түренә куелыр

Тәмледән-тәмле ашлар.

Җырлап сыйлар кунакларны

Хуҗалар аяк өсте.

Керәшен карендәшләрем

Татулык белән көчле.

Бирсен Ходай бәрәкәтен, 

Йортыңа бәхет иңсен.

Яхшы күңелләр генә

Ишекләреңнән керсен!

Зинаида Захарованың иҗатында мәхәббәт шактый зур урын алып тора.

Ялгышым

Күзләремә сөеп карадың да

Башка кеше иттең син мине.

Ничә еллар яшим янып-көеп,

Тик бер күрсәм иде дип сине.

Теләкләрем чынга ашмадылар

Кара болыт йөзә күгемдә.

Ә шулай да бәхет мизгелләре

Кала бирә йөрәк түрендә.

Кайнар учакларга салып киттең,

Ә мин юләр, яндым ялгызым.

Аңладым тик еллар үткәч кенә,

Булгансың син минем ялгышым.

Шулай ук авторның табигатькә, туган якның урман-кырларына, чишмә-суларына, аяз күкләренә, бөҗәк-кошларына булган мәхәббәте дә иҗатында чагыла. 

Җиләкле тау

Җиләкле тау итәгеннән

Ала алмыйм күземне.

Әби белән тауга киттек,

Басар өчен күңелне.

Кып-кызыл булып, җиләкләр

Тәгәрәшеп пешкәннәр.

Чит күзләрдән яшеренеп,

Ахры безне көткәннәр.

Туйганчы җиләк ашадык,

Тормадык һич сайланып.

Чиләгебезгә дә җыйдык,

Әнием дә сыйланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев