Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

ОСТАЗ

Рабит Батулланы керәшеннәр яхшы белә. Аның әсәрләре җиңел укылыш һәм үткен фикерләре белән аерылып тора. Рабит ага да керәшеннәрне бик якын итә. Игътибарыгызга аның "Остаз" хикәясен тәкъдим итәбез

Зәй төбәгенең Түбән Биш урта мәктәбендә Василий Андрей углы Зингаров атлы гаҗәеп истигъдадлы бер укытучы эшләгән.

Аны бөек математиклар, мөһәндисләр генә түгел, язучылардан Батулла, Хәйдәр, Мөдәррис Әгъләмнәр, артист Николай Дунаевлар үзләренең остазы саныйлар.

Бишавыл мәктәбендә Әмирхан Еникинең “Саз чәчәге” әсәре буенча укучылар арасында укытучылар катнашы белән, әлбәттә, фикер алышу уздыралар. Фикер алышудан соң укучылар дәресханәләргә тарала, укулар башлана. Укытучы Василий Зингаров унынчы сыйныфка килеп керә дә астрономия буенча дәрес башлап җибәрә:

- Мөнәвир Садыйков! - ди остаз. - Сөйлә, нәрсә беләсең син йолдызлар турында?

Мөнәвир кыюсыз гына торып баса.

- Василий Андреич, - ди ул. - Йолдызлар бит алар карап торганда барысы да бер. Аларны ничек аерып бетерәсең инде, күп бит алар.

- Бик дөрес әйтәсең, энем ! - ди остаз. - Менә мин синең фикер алышудагы сөйләгәнеңне тыңлап утырдым. Син Алексей Толстой белән Лев Толстойны, Әмирхан Еники белән Фатих Әмирханны бутыйсың икән. Җирдәге йолдызларны бутаган кешегә күктәге йолдызларны аеру каян килсен инде! Утыр, икеле!

1956 ел

"Сайланма әсәрләр" китабыннан, 2008 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев