Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мин кайттым

Хөрмәтле укучыларыбыз, Сезгә Әлмәт районы Кәләй авылы шагыйрәсе, Татарстан Язучылар Берлеге члены Зинаида Захарованың "Мин кайттым" хикәясен тәкъдим итәбез.

Ул иртәне Мәрзыя сискәнеп уянды. Йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы кысылган, тәне, нигәдер, кызышкан кебек тоелды. Булса да булыр икән! Ничәмә еллар инде аның төшенә сугышта югалып калган Мөниренең кергәне булмады. Ә бүген... Аһ, Мөнир, Мөнир!

Өйләнешеп ярты ел гына яшәп калдылар алар. Ярты ел! Үксеп елый-елый ирен сугышка озатканына да мең былтыр. Еламый булдыра алмагандыр, чөнки Мәрзыя авырлы иде ул вакытта. Олы өмет баглап, яратып яшәгән ирен дәһшәтле сугышка озату, аның анда һәлак буласын, туачак баласының ятим калачагын уqлап кайгырудан түзә алмый елагандыр.

Мәрзыя карчык шулар турында уйлый-уйлый урыныннан торып басты. Күзләре өстәл өстендәге чәчкәләргә төште. Болын чәчкәләре! Ярата ул аларны. Хуш исләре бүлмәгә таралган, ә үзләре кояш нурларында коенып утыралар. Мөнир дә болын чәчкәләре ярата, аларны күп итеп җыеп та кайта торган иде.

Тәрәзәдән бүлмәне тутырырга ашкынгандай көлтәсе белән кояш нурлары тама. Бүгенге иртә серле, гадәттәгедән ямьлерәк булып тоелды аңа. Шулай булмый ни, бүген бит аның гомер бәйрәме, туган көне. Улы Бәхтияр, килене Рухия әнкәләренең туган көнен онытмаганннар, рәхмәт төшкерләре. Ул яраткан чәчкәләрне җыеп кертергә дә вакыт тапканнар. Әнкәләрен уятмаганнар, йокласын, дигәннәрдер. Төнен йоклап китә алмый интегеп чыкты ул. Таң атканда гына черем итеп алды. Шул арада төш күрергә дә өлгерде. Менә инде төше аермачык булып күз алдына килеп басты.

Яшь чаклары икән имеш. Мөнире:

- Туган көнең белән котлыйм, Мәрзыякәем, - диеп бите очыннан гына үбеп алды. - Сөеклем, мин кайттым, - диде дә, кысып-кысып кочаклады.

Мәрзыя уянгач та, тәненең кызышып торуын тойгандай булды. Шул кадәр кысып кочакламаса!? Төшендә ирен күптән күргәне юк иде. Аермачык итеп күрде ул аны: йөзләрен дә, зур итеп ачылган уйчан күзләрен дә, коңгырт-кара бөдрә чәчләрен дә. Имеш Мәрзыя каядыр йөгерә. Артыннан куып тотарга теләп Мөнир дә йөгерә. Аның өстендә Мөнире ярата торган ал чәчкәле күлмәге. Гәүдәсе шундый җиңел янәсе. Очып китәм дигәндә генә, "Кая китәргә җыендың, сөеклем, китмә, - дип Мөнире аны күлмәк итәгеннән эләктереп ала. - Сагындым үзеңне, үлеп сагындым", - диеп әйтүгә юкка да чыга.

Китмәскә кушты аңа Мөнире. Ә үзе китте дә, югалды. Мәрзыяның тормышы бүлмә беләнчикләнгән шул хәзер. Урын өстенә калуына да ел чамасы булыр. Аның өчен тормышның яме бетте. Яшисе дә килмәгән вакытлары еш була. Соңгы көнемә кадәр аягымда булып, үземне үзем йөртергә язсын, дип теләгән иде. Ходайдан бар сораганы да шул иде. Тик... Бар теләкләрең дә үтәлми шул. Аяклары бик авырта аның. Врачларның да ярдәме тимәде. Чирен таба алмадылар.

- Гәүдәң чамадан тыш авыр, апа, ябыгырга кирәк, - диделәр алар. Анысын ул үзе дә белә. Артык тазалык бетерде, шул аяктан екты Мәрзыяне. Ничек ябыгырга гына белгән юк. Үз кирәгенә ул култык таяклары белән чыгып йөри йөрүен. Көннәре ятак өстендә үтә. Болай яшәгәнче үлсәм хәерлерәк, дип уйламаган, уфтанмаган көне юк Мәрзыя карчыкның. Шөкер, бәхетенә улы белән килене игелекле булдылар. Авыр сүз әйтү түгел, кырын күз белән дә карамыйлар. Үлемне сорап ала торган булмаган шул. Сәгатем сукмагандыр, ашыйсы ризыгым бетмәгәндер, дип уйланып ятканда телефон шалтырады. Мәскәүдән оныгы Лилия шалтырата икән.

- Дәү әнием, туган көнең белән котлыйм. Сине бик-бик яратам.

Мәрзыянең кәефләре күтәрелеп китте. Күп кирәкми шул олы кешегә. Оныгының шалтыратуы аны җиде кат күкләргә җиткерә. Кай арада үстеләр соң әле аның оныклары? Лилия университетны тәмамлап аспирантурада укый. Галим булыр, бик акыллы бала. Уйларын тагын телефон тавышы бүлде. Ахирәте Нурия икән. Ярый әле ул бар. Мәрзыянең хәлен белми калган көне юк аның. Серләре дә килешә шул. Бер сыйныфта укыганнар иде. Мөнир, Мәрзыя, Нурия, Ирек. Нурия белән Ирек өйләнешергә дә өлгерми калдылар. Ирек сугышта башын салды, кайта алмады. Ә Нурия башка берәүне дә ярата
алмады.

- Ирек кебекне очратсам кияүгә чыгам, - дия иде ул Мәрзыягә. Юк, булмады. Ялгыз картайды Нурия.

Икесе дә укытучылар институтын читтән торып тәмамладылар да гомер буе авыл мәктәбендә балалар укыттылар. Мәрзыя химия-биология фәннәрен, Нурия исә тарихтан. Ахирәтенең туган көнен онытса Нурия буламыни ул. Бәйрәм табынына килми калмас. Мондый көнне табын әзерләми калмый килене. Мулдан әзерли тәмле ризыкларны.

- Әнкәй, нәрсә ашыйсың, нәрсә эчәсең килә? - дип сорап кына тора.

Үз әнисенә генә хөрмәт күрсәтә алмады килене. Кодагые бик иртә китте шул бакыйлыкка. Бәлки әле ул бәхетлерәктер дә... Менә бит нинди хәлгә калды ул бүген... Кинәт аның күзләренә яшь тыгылды. Кычкырып елыйсы килде. Ләкин үзен бик тиз кулга алды. Ярамый, ярамый еларга. Килене кайтып керер дә, уңайсыз булыр.

Телефон бер дә тынып тормады. Туган-тумачалары, күршеләре, мәктәп укытучылары шалтыратты. Авылдашлары да бик хөрмәт итәләр шул үзен. Бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмыйлар, рәхмәт төшкерләре. Авылдашлары алдында йөзе ак Мәрзыя карчыкның. Бик тырышып эшләде ул, балаларга ныклы белем бирде. Укыткан укучылары арасында кемнәр генә юк хәзер. Карчыкның исенә тагын иртәнге төше килеп төште. Мөнире:

- Китмә, Мәрзыя, - диде ич. Очып китәм, дигәндә генә Мөнир аны тотып калды. - Очып китмәдем - димәк гомерем бетмәгән әле, - дип юрады ул төшен. Ә нигә Мөнир тотып калды? Туган көне белән дә котлады. Менә сиңа төш. Телефон тынарга уйламый да. Яраткан оныгы, Бәхтиярның улы Наил дә шалтыратты.

- Дәү әнием, Наил онытты дип, уйлый күрмә! Туган көнең белән котлыйм. Тазалык, исәнлек телим. Сине бик яратабыз. Ямансулап ятма, ял көнне кайтырбыз. Гүзәлдән дә, Әмирдән дә күп сәлам. Туган көнеңә бүләк алып куйдык, - ди.

- Улым, бүләк кирәкми, үзегез бүләк, - дип бүлдерде әби оныгының сүзен. Сөйләшү тәмам булгач, Мәрзыя оныгының кечкенә чагын күз алдына китерде. Гел атасы Бәхтиярга охшап туды ул бала. Мәрзыя аңа ялгышып "Бәхтияр" дип, эндәшә иде. Бәхтияр белән Наил икесе дә коеп куйган Мөнир инде. Охшаса да охшар икән. "Бүләк алдык, диләр бит әле", - дип уйланды әби. Аңа берни дә кирәкми. Бөтен әйбере дә бар. Ашарга-эчәргә, дисеңме, кияренә дисеңме, Аллага шөкер. Бәхетле, тәүфыйклы балалар туды. Дөньялар гына буталмасын, тынычлык кына булсын халыкка.

Наил оныгы бик тырыш, фатирларын күреп тә исе китте. Барса җибәрәселәре дә килми.

- Дәү әни, яшә инде безнең белән, китмә, - дип кенә торалар. Кеше тун җиңе түгел - йә дигәндә әйләндереп карый алмассың, кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, дисәләр дә, Гүзәлне бер күрүдә яратты Мәрзыя. Наилгә пар килгән, исеменә җисеме туры да килә. Бик тыйнак бала, эш сөючән, чибәрлеген әйткән дә юк. Хатыннан уңды Наил. Икесе дә югары белемлеләр, җаваплы урыннарда эшлиләр. Уллары Әмир балалар бакчасына йөри, белмәгәне юк ул бөтерчекнең. Балаларның бәхетен күрү үзе зур бәхет, - дип сөйләнде Мәрзыя.

***

Бите очыннан гына үбеп тә алды ич әле Мөнир, дип тагын төшенә кайтты ул. И ярата иде дә аны Мөнире. Мәрзыя дә ярата иде. Ничек яратыша иделәр. Арага җил дә кертми яшәгән булырлар иде. Насыйп булмаган шул. Туганнарны, әткәй-әнкәйләрен шатландырып, сокландырып яшәргә, бәхетле булырга язмаган аларга. Авырым барын белгәч, шатланганнары мәрхүмкәйнең, дип уйлады карчык, ирен үлгәннәр рәтенә кертеп.

- Мин кайтканчы малай туса Бәхтияр кушарсың. Кыз булса Зөлфия бик матур исем. Бәлки улым туганчы кайтып та җитәрмен, - дигән иде. Мәрзыянең күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәде. Бите буйлап тәгәрәп төштеләр дә, муенга ук кереп киттеләр. Эх, ләгънәт төшкән сугыш. Күпме япь-яшь, таза ир-егетләрне йотты ич ул. Сугыш башланган, егерме икенче июнь көнен дә Мәрзыя бүгенгедәй хәтерли. Ул көнне район Сабан туе иде. Кичтән Мөнир янына, атлар караучы, Сабирҗан дусты килде.

- Мөнир, әйдәгез, иртәгә пар атлар җигеп Сабан туена чыгыйк. Хатын да барырга тели. Мәрзыя, син каршы түгелме?

- Юк-юк, мин каршы түгел. Иртәгә ял көн, мин риза, - дигән иде ул. - Кешеләр әле район Сабан туена ун чакырым дип тә тормый, җәяүләп баралар. Рәхәтләнеп ял итеп кайтырбыз. Үзебезне күрсәтеп, кеше күреп.

Сабан туе көнне күк йөзендә бер генә болыт кисәге дә юк иде. Күкнең түбәсен күрим димә, очсыз-кырыйсыз, зәп-зәңгәр. Көн чалт аяз, һавасы саф. Урман якын булгангамы, хәлне алырлык эссе дә түгел. Бәйрәмгә килгән халыкның иге-чиге юк, бөтен районнан җыелган, яше, карты килгән. Көтмәгәндә һавада самолет пәйдә булды. Мәйданга җыелган халык өстенә листовкалар коела башлады. Мәрзыя җитез генә үрелеп янында бөтерелгән, ярты дәфтәр бите хәтле генә кәгазь кисәген эләктереп тә алды. Ул кәгазь Мәрзыянең кулын пешергәндәй итте.

- Тиз, таралыгыз! Сугыш башланды, - диелгән иде язуда. Кешеләрнең ул шомлы сүзләрне укып куллары гына түгел, бәгырьләре көйгәндер. Бәйрәм бетте. Кинәт кенә күк йөзен урман ягыннан килеп чыккан кара болыт каплады. Хәлне сизгәндәй кояш та ашыга-ашыга болытлар артына яшеренде. Халыкның бәхетсезлеге шул минутта башланды. Илгә килгән бәхетсезлекнең, фаҗиганең дә башы иде бу. Елашу, сукрану, әрнешеп сугышка ләгънәт укулар башланды.

Башланырга да өлгермәгән Сабан туе тәмам иде. Йөзләрен кайгы, хәсрәт баскан халык таралыша башлады. Менә шулай итеп Сабан туеннан хәсрәт төяп кайтты авылдашлар. Яртылаш җиргә иңгән, кыйшайган, салам түбәле авыл өйләренең караңгы тәрәзләреннән кешеләрне йотардай булып кара кайгы карап торадыр кебек тоелды. Кайтуларына күпләргә хәрби комиссариаттан чакыру килгән иде. Сугыш башлануның икенче көнендә Мөнир, Ирек һәм тагын егермеләп яшь ир сугышка китеп барды. Аларны озатырга авылның яше-карты җыелган иде. Елашулар, канлы сугышны башлаган дошманга ләгънәт укулар күп булды. Мәрзыя белән Нурия сөеклеләрен озатырга район үзәгенә, хәрби комиссариатка кадәр бардылар. Мөнире авылдан гына озатып кал, Мәрзыякәй, дисә дә, тыңламады ул. Ире сугыштан кайта алмас, күрешү насыйп булмас, дигән уй яшь хатынның күңеле түренә үк кереп оялаган иде. Хәрби комиссариатның тимер капкасыннан яшь офицер килеп чыкты. Кулындагы списогы буенча тиз генә сугышка алынучыларны барлап чыкты. Озатырга килүчеләрне тыныч булырга чакырды. Мәрзыя, аерылышырга теләмәгәндәй, куллары белән Мөнирен кысып кочаклады. Бармаклары бармакка ябышкан. Куллары катып калган.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев