Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

“Кәтүк түти” җыруы

“Кәтүк түти” керәшеннәрнең танылган җыруларының берсе. Үзе шаян, үзе җиңел, үзе мәгънәле. Әйдәгез әле, җырлап карыйк!

Кәтүк түти иртүк торып

Суга киткән.

Кайтып җиткәч

Җыгылган да, суын түккән.

 

Кушымта:

Кәтүк түти, ник җылыйсың,

Авызың җәеп,

Синдә түгел, кызларда да

Була гаеп.

 

- Кәтүк түти, тәҗел-тәҗел

Кая бардың?

- Марҗый тутаң туйга киткән,

Сыерын саудым.

 

Кушымта.

 

Кәтүк түти судан кайтып

Пичкә җаккан.

Утыны чи булгангамы,

Җанмый җаткан.

 

Кушымта.

 

Кәтүк түти җөри торгач,

Алҗып беткән.

Әл алырга утырган да,

Җоклап киткән.

 

Кушымта

Җырчы Георгий Ибушев репертуарыннан

“Керәшен җыру әйтә” китабыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев