Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен халык җырулары

Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан А.А.Краснова язып җибәргән җыруларны тәкъдим итәбез

Башкайларымдагы яулыгымның, 

Бер почмаккайлары шәл түгел.

Сез туганайларым хакларына, 

Җыруым тугел, җаным җәл түгел.

 

Капка төпләренә көртләр өйгән, 

Җирән атлар җигеп кем килгән.

Карагызчы, безнең туганнарга,

Кабан буйларында бер дигән.

 

Туганаем, туган дигән чакта,

Туладыр ла минем күңелем.

Сез туганайларым килеп кергәч,

Бигрәк була минем күңелем.

 

Урманнарга керсәң, сызгырып кер,

Селкенмәгән агач калмасын.

Йөргән җирләреңдә яхшылап йөр!

Сокланмаган кеше калмасын.

 

Урманнарга керсәм исем китә, 

Элмәләрнең иелүенә.

Үзләремә үзем исем китә,

Сезне күреп сөенүемә. 

 

Урманнарга кердем мылтык алып, 

Киек җәнлеккәйләр ауларга.

Нинди генә җыру җырлыем икән, 

Туганайлар күңелен яуларга. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    На фотографии девушки из Удмуртии кряшены д.Порым Мамадышский район д.Зюри.