Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Борды, Ләке һәм Елово авыллары җырулары

Һәрбер керәшен авылының үз көе, җыруы бар.

Борды ауылы көе

Нигә мин җаратам икән

Озын көйләр җырларга.

Борылып аккан сулар кебек

Төшәм төрле уйларга.

 

Бормаланымп ярлар тулып

Ага Борды сулары.

Шул суларда йөзеп үсә

Егетләре, кызлары.

 

Борды авылын чыкканда

Үрләр озын менәргә.

Җәмле Бордлы буйларында

Җырым калсын мәңгегә.

Җырчы Раиса Тимофеева репертуарыннан

Ләке ауылы көе

Клубларда утлар җангач,

Кинодыр, дигән идем;

Чабатасын салып куйгач,

Кунадыр, дигән идем.

 

Суга салсаң, су кутәрми

Бер мыскал тимерләрне.

Эзләрбез, таба алмабыз

Үткән җәш гомерләрне.

 

Җир шарлары, җир шарлары,

Җир шарлары түгәрәк;

Шул түгәрәк эчләрендә

Җәшик әле бергәләп.

Керәшен җырулары. Зәй типографиясе. 1999 ел.

Елово ауылы кое

Безнең урамнар, ай, озын урам,

Без җөрибез атларны да атлатып.

Сөйләгән дә кешеләр дә, ай, сөйләсен,

Без җөриек бармаккайны шартлатып.

 

Югары да фанарлар да түбән фанар,

Фанар эчләрендә әле ут янар.

Сезнең белән безнең әле сөешкәнгә,

Дошманнарның эчендә лә ут янар.

Алабуга районы Шүрнәк авылы. А.Камаевадан язып алынган.  

"Керәшен җыру әйтә" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев