Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бик бәхетле булырсың, бала!

Хикәя Зинаида Захарова (Дәвамы...) Метрей белән киңәшкәннән соң кызы Нинаны туган якларына, Якты күлгә, туталарына озатырга булды. Юлга җитәрлек итеп, ипи киптереп, сухари әзерләде. Тимер юл ерак түгел, ләкин алар станциясендә товар поездлары гына туктый. Бөгелмәгә кайтучы товар поездына утыртып, елый­елый, кызны озатып калдылар. Кыз әти­әнисеннән беренче тапкыр аерыла. Шулай...

Хикәя
Зинаида Захарова
(Дәвамы...)
Метрей белән киңәшкәннән соң кызы Нинаны туган якларына, Якты күлгә, туталарына озатырга булды. Юлга җитәрлек итеп, ипи киптереп, сухари әзерләде. Тимер юл ерак түгел, ләкин алар станциясендә товар поездлары гына туктый. Бөгелмәгә кайтучы товар поездына утыртып, елый­елый, кызны озатып калдылар. Кыз әти­әнисеннән беренче тапкыр аерыла. Шулай булса да ул еламаска, аларны борчымаска тырышты. Кыз аңлый иде: биш ел ул аларны күрмәячәк. Исән калган очракта, биш ел ул ялгыз яшәячәк.
Әти-­әнисеннән, сеңлесе, энесеннән аерылып ниләр күрәсе бар икән? Исән калырмы ул, бәлки үлеме якынлашадыр? Авылда яшәгәндә ике сеңлесе авырып үлгәч, әниләре аларны гел сагынып искә ала, алар рухына иман укый иде. "Үлгәч барыбыз да бергә булабыз", - дип үзен дә, калган балаларын да тынычландыра иде әниләре. "Үлсәм, ялгыз булмыйм, сеңелләрем белән булам", - дип елмаеп куйды кыз.
Вагон эче буш, бик салкын иде. Май башлары булса да, табигать кар да күрсәтеп ала. Нинаның утырган урыны шактый гына җылынган, астында калын иске туны да бар. Урын суынмасын дип, кымшанмый да бик озак барды кыз. Поездга кичтән утырган, бик арыган булганлыктан, йокыга талды.
Күзләрен ачканда, тирә­як якты иде. Вагон тәрәзәсез булса да, тишек­тошыктан көн яктысы шәйләнә, яңа көн туганы күренә. Аякларын көзән җыера башлагач, бераз язылсыннар дип, торып басарга теләгән иде, сул ягының авыртуына түзә алмый кире урынына сеңде. Поезд бик әкрен бара, еш кына озаклап туктап та тора. Күп юлын йоклап үткәрде Нина. Ашыйсы килеп уянып киткәч, әнисе биргән төргәкне бик кадерләп кулына алды. Әнисенең: "Юл бик ерак, кызым, саклап кына аша, кайтып җиткәнче җиткер", - дигән сүзләре колак төбендә яңгырап торса да, кыз үзен тыеп тора алмады. Юл буе каткан ипи кимерде. Ипи бик тиз беткән кебек тоелды аңа. Яңадан ашыйсы килә башлады. "Сандык" та ашардай әйбер юк иде шул. Вагон эче буш, Нина ялгыз иде. Үз гомерендә ашыйсы килгән чаклары күп булса да, бу кадәр ачыкканы юк иде. Кулы да, җилкәсе дә, эче дә ашыйсы килүдән генә авыртадыр кебек тоелды аңа.
- Ачтан үләм икән, түзәрлегем калмады. - Үлемем шушында "сандык"та икән, - дип уйлап утырганда, поезд гадәттәгедән озынрак итеп гудок бирде, тартылып куйды да, туктап калды. Бөгелмәгә кайтып җиткәнбездер дип, кызның башына да килмәде. Шулай уйланып, оеп утырганда вагон ишеген ачып:...
дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев