Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

"Олы көн"не олыладылар

6 майда Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында җирле керәшен җәмгыяте Олы көнгә багышланган чара уздырды.

Концертка килгән һәрбер кешене керәшен киемнәренә киенгән балалар: "Христос терелеб торган!" - дип каршы алып, манган күкәй белән сыйладылар. Шул ук вакытта фойеда җыр-бию, күкәй тәгәрәтү һәм башка уеннар башланып китте. Түбән Кама керәшеннәре тормышы белән таныштыру өчен экспозиция дә әзерләнгән иде. Анда милли киемнәр, уен кораллары, төрле кул эшләнмәләре күргәзмәсе, Түбән Кама керәшен җәмгыятенең эше яктыртылган стендлар бар. Шунда ук чигү, тегү, бәйләү һәм кулдан эшләнгән әйберләрне сату ярминкәсе дә оештырылган.

Түбән Кама керәшеннәре ел да оештыра торган бу тамаша "Сүрәкә" ансамбленең отчет концерты буларак быел "Туганайлар, килегез, сезгә бүген - түребез" дип аталды. Ул Түбән Каманың 50 еллыгына һәм Бөек Җиңү көненә багышланган иде. Түбән Кама керәшеннәренең горурлыгы булган "Сүрәкә" фольклор ансамбле 1992 елдан бирле эшләп килә. Ансамбльгә йөрүчеләр арасында Түбән Кама җирендә туып-үсүчеләр саны шактый. Бүгенге көндә районда 13 керәшен авылы бар. Концерт барышында шәһәргә нигез булып калган Актүбә һәм Чәбия керәшен авылларыннан чыккан, шәһәрне беренчеләрдән булып торгызуда катнашкан кешеләрне - Максим Адылев, Вера Боярова, Ольга Шадрина, Василий Тупаев, Аркадий Николаев, Анна Храмоваларны сәхнәгә чакырып бүләкләделәр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Анатолий Иванов Чәбия авылының иң соңгы кешесе булып санала - ул, шәһәр квартирына күченәсе килмичә, 1984 елга хәтле үз өендә яшәгән. Түбәнкамалылар әле дә хәтерлидер: Спортивная урамы тукталышы каршысындагы күпкатлы йортлар арасында, зур каен янында аның өе берүзе шактый еллар торды.

Сәхнәгә чакырып зур хөрмәт белән сугыш һәм тыл ветераннары Григорий Наумов, Клементий Кузьмин, Ольга Ильиналарны да котладылар. Керәшен оешмасының идарәсе члены Лидия Тартмина аларга җылы рәхмәт сүзләрен әйтте.

Олы көн бәйрәменә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен белән Чистай епархиясе священниклары да килгән иде. Җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, Пармен Түбән Камада якын арада керәшен чиркәве төзеләчәк дип әйтте. Бу сүзләр бик көтеп алынган шатлыклы хәбәр булды.

Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәhәре җитәкчесе урынбасары Эльвира Долотказина да, Парменның сүзләрен хуплап, керәшен чиркәвенең шәһәрнең 49-нчы микрорайонында торгызылачагын белдерде.

"Сүрәкә" белән беррәттән, "Асыл нәсел" балалар фольклор ансамбле, Җирекле авылы ансамбле чыгышлары белән бәйләнеп барды бу тамаша. Концерт барышында мәктәп укучысы Зәрия Фархутдинова Клара Булатованың «Син исәнме, Лаксандра түти?» шигырен күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде, ә шагыйрь Никифор Тукмачев үзенең яңа чыккан "Таң суы" дип исемләнгән китабыннан "Мин - керәшен" дигән шигырен укыды, гармунда уйнап алды. Бу көнне Түбән Кама керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе - Тамара Баһаветдиновага карата бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде, аның көче белән туган авылы Алан-Полянда төзелгән часовня турында да әйтеп узылды. Алан-Полян авылыннан ерак араны якын итеп яшь җырчы Татьяна Муллина һәм авылның фольклор ансамбле дә килеп чыгыш ясады. Алена Данилова һәм Марсель Валиуллин "Туым җондозы" фестивалендә халык мәхәббәтен яулаган "Какай биюе" белән тамашачыларны куандырды. Шулай ук концертта "Шома бас" ансамбле башкорт биюен күрсәтте, ә "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле керәшен биюен куйды. Алена Данилова белән Ангелина Буранкова "Керәшен кызлары биюе"н башкардылар.

Концерт туй күренеше белән тәмамланды, ләкин халык таралашырга ашыкмады - фойеда гөрләп, кичке уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев