Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Элеккечә - күкәй тәгәрәтү, хәзергечә - боулинг

Олы көн атнасы зәйлеләр өчен - бик кызу, эшлекле атна булды. Службага бару, күкәй ману, күкәй җыю кебек күңелле мәшәкатьләр өстенә, кунак та төшерергә булганнар алар. Кунак төшерүчеләре - Зәй керәшен яшьләре, ә кунаклары - тирә-күрше керәшен авылы кешеләре. Казаннан "Бәрәкәт" оешмасы активистларын да чакырган булганнар да, тегеләре "Этнографическая Мозаика...

Олы көн атнасы зәйлеләр өчен - бик кызу, эшлекле атна булды. Службага бару, күкәй ману, күкәй җыю кебек күңелле мәшәкатьләр өстенә, кунак та төшерергә булганнар алар.

Кунак төшерүчеләре - Зәй керәшен яшьләре, ә кунаклары - тирә-күрше керәшен авылы кешеләре. Казаннан "Бәрәкәт" оешмасы активистларын да чакырган булганнар да, тегеләре "Этнографическая Мозаика Татарстана" дигән форумга киткәннәр. Шуның аркасында, Зәй оештыручыларының башта кәефләре бераз бозылган иде, тик үзләренекеләр күп килгәч, тагын Менделеев, Алабуга ягыннан да кунаклар килеп төшкәч, күңелләре тиз күтәрелде. Әлеге бәйрәм "Олы көн - Керәшен парти-дискәтүк" дип, яшьләр өченгә әзерләнсә дә, чынында, клуб янындагы мәйданга җыелган өлкән яшьтәге әби-бабайлар да, тирә-күрше авыл дәдәй-түтиләре дә "Олы көн" тамашасыннан бик канәгать булып таралышты.

Менә шундый була икән ул Олы көн

Бәйрәмдә олы кунаклар да катнашты. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Людмила Белоусова, Зәй керәшен җәмгыяте җитәкчесе Иван Яковлев, Зәй керәшеннәре правлениесеннән Роза Вәлиева, Алабуга керәшен җәмгыяте җитәкчесе Николай Мельников һәм башкалар бәйрәмгә саллылык төсе кертте.

Бәйрәмне оештыручы Николай Тавлиновтан да бәхетлерәк кеше юк иде, ахрысы, бәйрәм түгәрәгендә. Йөз төрле каршылыкка очрап, аларны берәм-берәм хәл итеп бетергәч, кунакларның килү-килмәү мәсьәләсе туган. Чаллы яшьләре килергә тиеш булып та, соңыннан "килә алмыйбыз" дигән хәбәр җибәргән. Шундый сәбәпләрнең бөтенесен бергә җыйгач, чыннан да, оештыручының кәефе бозылырлык шул.

"Кряшен-пати" сәхнәсен Николай Тавлинов (сулдан өченче) тотты

Иң элек, "Сарсаз-Баграж" фольклор ансамбле балалары "Олы көн" бәйрәме турында мастер-класс күрсәтте. 70 - 80 яшьләрен тутырган әбиләр дә шаккатып карады әлеге тамашаны. Чөнки нәкъ аларның балалык, яшьлек чорында бәйрәмнәребезне үткәрү, традицияләребезне тергезү тыелган да инде. "Күкәй җыярга чыкканыңны мәктәптә белсәләр, бетте баш, аңлатмалар яздырып, "төзәтү"гә куялар иде," - дип искә алды мәйданга килгән Аудатиятти.

Ансамбль җитәкчесе Петр Утяганов укучыларына җырулар гына өйрәтми, йолаларыбыз турында да сөйли, балаларга чып-чын керәшенчә исемнәре белән эндәшә. Сәнгатьчәлелек тә, артистлык та чагыла, ут чәчеп торалар. Мондый мастер-классны культура хезмәткәрләренә, башка мәктәп укытучыларына да күрсәтәсе иде.

Мәйданда чыгыш ясау чираты яшьләрнең үзләренә җиткәндә, инде төн уртасы якынлаша иде. Хәер, алар моңа борчылмады - әлеге бәйрәм төне - аларныкы иде. Күзләреннән сибелгән шатлык утыннан үзләре дә, йөзләре дә балкып торды.

Халык педагогы - Маргарита

Бу якка килеп чыккач, Югары Баграж авылыннан да әйләнеп кайтырга ниятләдек. Ел саен, редакциягә шалтыратып, Маргарита Мироновага рәхмәт җиткерүебезне сорыйлар. Шундый шалтыратучыларның үзләре белән күрешеп сөйләшергә, Маргарита Семеновна оештырган "Күкәй тәгәрәтү" уенын үзебез күзәтергә булдык.

Клуб янындагы бер ачыклыкка авылның бөтен бала-чагасы җыелган.

Уенчылар әзер!

Балаларның ничек күңел ачканнарын тулырак газетаның 9 нче санында укый аласыз. Шулай ук "Туганайлар" ның бу санын электрон подписка порталында сатып ала аласыз (http://magarif-uku.ru/subscription/tuganajjlar-aprel-iyun-2016/).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев