Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мин кайттым

Хөрмәтле укучыларыбыз, Сезгә Әлмәт районы Кәләй авылы шагыйрәсе, Татарстан Язучылар Берлеге члены Зинаида Захарованың "Мин кайттым" хикәясен тәкъдим итәбез. (Дәвамы. Башы газетаның 16 (308), 17 (309), 18 (310) саннарында) Улы белән булган сөйләшүдән соңике айга якын вакыт узды, ләкин Мөнир күренмәде. Ире турындагы хәбәр Мәрзыяны бик үзгәртте. Үлем көтеп яткан...

Хөрмәтле укучыларыбыз, Сезгә Әлмәт районы Кәләй авылы шагыйрәсе, Татарстан Язучылар Берлеге члены Зинаида Захарованың "Мин кайттым" хикәясен тәкъдим итәбез.

(Дәвамы. Башы газетаның 16 (308), 17 (309), 18 (310) саннарында)

Улы белән булган сөйләшүдән соңике айга якын вакыт узды, ләкин Мөнир күренмәде. Ире турындагы хәбәр Мәрзыяны бик үзгәртте. Үлем көтеп яткан Мәрзыя яшәрде, аягына басты, таякларын ташлады. Урамга чыгуга аңа сокланмаган кеше калмый. "Мәрзыя апа, яшәргәнсең, матурайгансың", - диләр авылдашлары. Үзгәрешләрнең сәбәбен Нуриядән башка бер чит кеше дә белми. "Эчеңдә ут янса да, борыныңнан төтен чыгарма", - дигәннәр борынгылар. Мөнир турындагы хәбәрне хәтта туган-тумачага әйтмәскә булдылар. Көтеп-көтеп тә хәбәр булмагач, улына сүз катты ул.

- Улым, әтиеңнән башка хәбәр булмадымы? Кайтырга тели, дигән идең.

Бәхтияр, әнисендәге уңай үзгәрешләргә сөенеп йөрсә дә, теге күңелсез вакыйгадан соң, әтисе турында авыз ачып сүз әйтергә кыймады. "Шалтыраткан идем, ул фикерен үзгәртми, кайтырга тели", - диде Бәхтияр, боек кына.

- Кайтырга теләгәч, салкыннар башланганчы кайтсын, - дип ычкындырды Мәрзыя, үзе дә сизмәстән.

Шул сөйләшүдән соң дүрт көн үтте. Ял көн иде. Гаиләсе белән Наил дә кайткан. Наил, Гүзәл, Бәхтияр, Рухия күмәкләшеп бакчада бәрәңге алалар. Көз бик матур тора. Октябрь башлары булса да, әбиләр чуагы җылы җәйне кайтарды. Һаваның сафлыгыннан башлар әйләнә. Шундый искиткеч матур, җылы көнне өйдә утыра аламы Мәрзыя? Ул оныкчыгы Әмир белән урамда иде. Шулчак түбән очтан озын, тишелеп, тетелеп беткән күн плащ кигән, төсе дә беленми торган кечкенә чемодан тоткан, бөкерәеп көч-хәл белән атлап килүче адәмне күреп алды Мәрзыя. Башына кигән салам эшләпәсе төсен дә, формасын да югалткан. Төшеп калмасын, дигәндәй карт аны маңгаена ук төшереп кигән. Карт туп-туры Мәрзыялар йортына таба килә иде. Төсмерләде, таныды Мәрзыя - бу адәм Мөнир иде. Оныгы да шул сәер картны күзәтә иде ахры. Картның туп-туры үзләренә таба килүен шәйләде бала.

- Дәү әнием, бомж идет, пошли домой, - диде ул.

- Хәзер керәбез, капканы биклик, улым, - диде Мәрзыя каушап. Йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып шашып тибә иде аның.

Әмир йөгерә-йөгерә бакчага, бәрәңге алучылар янына чыгып чапты. Мәрзыя, тиз-тиз атлап бүлмәсенә керде дә, юрганына төренеп ятты. "Кирәкми, кирәкми, ул безгә кирәкми. Ничек кайткан, шулай китәр", - дип уйлады Мәрзыя ярсып, теге адәмне күз алдына китереп. Мәрзыяның күңелендә кызгану, ярату, күрәсе килү хисләре калмаган иде. Бары тик рәнҗеш катыш нәфрәт...

Бәхтияр әтисен җылы каршылады. Ул аны ничек бар, шулай кабул итте.

- Нигә телеграмма бирмәдең, әткәй, каршы алган булыр идем, - диде ул аның арык гәүдәсен кочып. Башындагы агарып, сирәкләнеп калган чәчләреннән, йөзендәге тирән җыерчыкларыннан күзен ала алмый торды. Малай чагыннан бер күрергә хыялланган газиз әтисе аның каршысында басып тора.Тормышта могҗизалар булмый дип ышандырырга тырышалар бит әле… Иптәшләренең әтиләре сугыштан кайткан мәлдә мич башына сеңә иде ул. Әнкәсе күпме чакырса да, елап туймый төшми, кеше күзенә күренми иде. Аның иң якын сердәше дә шул, мич башы булгандыр. Иң авыр чакларында шунда менеп егыла иде малай. Иң авыры күршедә генә яшәүче Чәүкә Фәритенең әтисе кайтуы булгандыр. Кайтасы кешеләр кайтып беткән, дигәндә булды бу хәл. Бәхтияр белән Фәрит гел бергә иделәр. Икесенең дә әтиләре сугыштан кайтмаган, малайлар җан дуслар. Ходайның сынаулары бетмәгән булган икән бит. Фәритнең иң шатлыклы көне Бәхтияр өчен зур кайгы китергәндәй булды. Бу сынаулар кайчан бетәр икән соң, нигә мин шундый бәхетсез дип елаган иде ул. Кечкенә көчсез куллары авыртканчы мич төбен төйгән иде. Нигә, нигә, Чәүкәнең әтисе кайткан, минеке юк?! Минем әтием дә кайтса ярамыймени? Менә бит, Ходайдан насыйбы җиткәч кайткан. Картайган, таушалган. Авыр тормыш юлы үткән икәнлеге йөзенә чыккан. Ә шулай да сөйкемле карт. Ниндидер сөйкемле сөяге бар.

Мөнир бик арыган иде. Юл газабы гүр газабы, дип белми әйтмәсләр. Бераз ишек алдында хәл алгач, Бәхтияр әтисен өйгә чакырды. Мөнир көч-хәл белән аякларын сөйрәп йортка узды. Улы әткәсенең өс киемен салырга булышты. Юыну бүлмәсенә чакырды.

- Бөтен уңайлыклар өйдә, әткәй, йомышыңа урамга чыгып йөрисе булма, - дип әткәсен юыну бүлмәсендә калдырып кунак бүлмәсенә чыкты. Мәрзыядан кала бар да кунак бүлмәсенә җыелдылар. Рухия белән Гүзәл йөгерә-йөгерә табын көйләделәр.

- Бик матур яшисез, улым, - диде Мөнир тынлыкны бозып. Әтисенең "улым" диеп эндәшүеннән, Бәхтиярнең күңеле нечкәреп, елыйсы килде.

- Кай арада күрергә өлгердең әле, әткәй, безнең тормышны, - диде улы.

- Күренә, улым, күренә. Улың да коеп куйган үзең икән, - диде ул Наилнең аркасыннан сөеп. Кечкенә Әмир генә карт янына якын да бармады. Ул аны читтән генә күзәтә иде. Бабасының шул картка "әткәй", дип дәшүенә бик аптыраган иде ахры.

- Дәү әтием, дөресен генә әйт әле, бу бабай хәзер сездә торачакмы? - дип сорады шыңшып.

- Бездә торачак, улым, - диде Бәхтияр, Әмирне күтәреп алып.

- Карт әбием аннан бик курка, - диде бала, көйсезләнеп. Әмирнең сүзеннән бар да көлешеп алдылар.

- Юкны сөйләмә, улым. Андый сүзне башка әйтәсе дә булма, - диде Гүзәл, улын шелтәләп.

Бәхтияргә бик якын, кадерле иде бу карт. Күңеле сизә, каны гына түгел, җаны да тарта иде картны. Әнкәсенең үз бүлмәсенә кереп бикләнүенә дә ачуланмады ул. Аның холкын яхшы белә, күңеле дә сизә: бар да яхшы булыр. Бәхтиярнең уйларын сизгәндәй, Мөнир калтыранган тавыш белән:

- Әнкәгез кайда, балалар? - дип сорап куйды.

- Бераз авырып тора, бүлмәсендә ята ул. Кан басымы белән интегә, - диде Бәхтияр, гафу үтенгәндәй. Табын артында тын гына утырдылар. Мөнир табындагы тәмледән-тәмле ризыкларны авызына да алмады. Кайнар ит шулпасына кашыгын да тыкмады. Бер чынаяк чәй сорап алды ул.

- Коры чәй эчмә инде, әткәй, ризыкка үрел, - диде Бәхтияр уңайсызланып. Ашавы да юк, карыны кысылып беткән икән, дип уйлады ул, әткәсен кызганып.

- Әниегезне күрәсем килә, улым, янына керергә рөхсәтме? - дип кызыксынды ул уйламаганда. Бәхтияр әтисеннән моны көтмәгән иде. Нишлик инде дигәндәй, ялварып Рухиягә карады. Бөтен авырлык килен җилкәсенә төште. Рухия ике дә уйламый:

- Ярый, әткәй, ярый, - диде дә Мәрзыя бүлмәсенә таба атлады. Ишекне ачты да, йомшак итеп:

- Әнкәй, каршы ал, әткәй кайтты, - диде. Үзе бүлмәгә үтмәде. Картны кертеп җибәрүгә, ишекне ябып куйды. Бүлмәнең алгы өлешендә, ятагында, ап-ак җәймә өстендә башыннан ябынып Мәрзыя ята иде. Мөнир:

- Мәрзыя, мин кайттым, - диде.

Әмма ул сүзне әйткәндә, Мәрзыяның тәненнән җаны чыгып бара иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев