Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бик бәхетле булырсың, бала!

- Кайтып җиттек, - дип, йөзләре каралып, пычранып беткән, киемнәренә соляр исе сеңгән ир­ат кызга төшәргә кушты. Торыр га маташса да, торып аякларына баса алмады кыз. Ир вагонга менеп, Нинага төшәргә булышты. - Синең кайтасы юлың ерак бит әле, ничек кайтып җитәрсең соң син бу хәлдә? - дип кызны кызганып...

- Кайтып җиттек, - дип, йөзләре каралып, пычранып беткән, киемнәренә соляр исе сеңгән ир­ат кызга төшәргә кушты. Торыр га маташса да, торып аякларына баса алмады кыз. Ир вагонга менеп, Нинага төшәргә булышты.
- Синең кайтасы юлың ерак бит әле, ничек кайтып җитәрсең соң син бу хәлдә? - дип кызны кызганып куйды. Нина җавап кайтармады, туган ягына алып кайткан кешегә рәхмәтен дә җиткерә алмады. Авыз ачып сүз әйтергә хәле юк иде кызның. Аякларын көч­хәл белән сөйрәп, вокзалга таба атлады. Кесәсендә тиен дә акчасы юк. Вокзал эчендә берәнсәрән кешеләр күренә. Кемнәрдер озын юл алдыннан тамак ялгарга утырганнар. Нинаны аяклары ирексездән шул кешеләр янына илтеп бастырды. Алар кулындагы ризык исләре ашыйсы килүен тагы да ныграк арттырды, миен томалады. Нинаны күрмәделәр дә, әллә бар ул алар өчен дөньяда, әллә юк. Кыз төкрекләрен йотып тегеләрнең тәмләп ашап утыруларын күзәтте. Бераз басып торганнан соң, сүз катты. Ерактан кайтуын, акчасыз булуын, яралы икәнен аңлатырга маташты Нина. Ашыйсы килүен дә үзе белмәгән урыс телендә аңлату авыр иде кызга. Эшне сизгәч, теге адәмнәр, ашаудан туктап, калган ризыкларын тиз­тиз кәгазьгә төреп биштәрләренә салып кую ягын карадылар.
- Сами голодные, у нас ничего нет, - булды аларның кызга җавабы. Нина бу адәмнәр янында берара басып торгач, татарча сөйләшкән кешеләрне күреп алып, шулар ягына китте. Ике хатын татарча әңгәмә корып утыра иделәр. Кыз алар янына якынлашуга:
- Ерактан кайтам, бик ашыйсым килә, - диде. Хатыннар, кәгазь кисәгенә төреп, кызга ипи кисәкләре бирделәр. Нина ипине комсызланып ашый башлады. Кызның хәле авыр икәнен шәйләгән хатыннар аның кай якка юл тотуы белән дә кызыксындылар.
- Әлмәт ягына кайтам, - диде бала.
- Юлны беләсеңме соң? - дип сорады яшьрәге.
- Юк шул, белмим. Хатыннарның берсе, Нинаны вокзалдан алып чыгып, Әлмәт юлын күрсәтте.
- Кеше очрар, очрамый калмас. Юлыңда яхшы кешеләр очрасын, балам. Кешеләрдән сораштырып, юлны белешеп кайт,­ дип киңәш биреп, изге юл теләп кызны озатып калды.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев