Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Үзебезне беләбезме?

Үзебезне беләбезме?

Керәшен костюмы элементларын барлыйбыз

Яшь киленгә баш бәйләту җоласын кыяматлык башкара. Кәбен койдырып кайткач, киленнең бер толымга үрелгән чәчләрен ике толым итеп үрәләр, аннары баш түбәсенә урап, өстеннән мәләнчек кигертәләр. Шушы көннән яшь хатын мәләнчексез йөрми, яулык кына бәйләгәндә дә иң элек мәләнчек кигәннәр. Мәләнчек өстеннән тәңкәле чигәчәләр (кайбер төбәкләрдә яңак яисә җилкәлек дип тә йөртәләр) бәйлиләр, аның өстеннән сүрәкә киелә. Сүрәкә өстеннән яшь киленгә түгәрәк яулык беркәндерәләр. Алга таба яшь хатын сүрәкә өстеннән яулык бәйли, ә кеше арасына чыкканда, бәйрәмнәрдә түгәрәк яулык бөркәнгән.

Керәшен кызларының көндәлек һәм бәйрәм күлмәк-алъяпкычлары өлгеләре, тегелешләре буенча аерылмыйлар. Бары тик бәйрәмнәргә күлмәкләрне затлырак материаллардан, ә алъяпкычлар алмалап (бизәкләп) суккан һәм чиккән булулары белән аерылып торганнар. Көндәлеккә яулык кына бәйләсәләр, бәйрәмгә ак калпак яисә калпак-чачак кигәннәр, бер толымга гына үрелгән чәчне тәңкәле чәчкап эченә яшергәннәр. Э ике-өч рәтле генә тәңкәле тамаксаларны (кайбер җирләрдә муен җака диләр) көн дә кигәннәр. Тәңкәле йөзөкләр, тәңкәле беләзекләр, алкалар кеше арасына, бәйрәмнәргә киелгән. Җәй көннәрендә эшкә юкә башмаклар, чабаталар кисәләр, уенга, бәйрәмнәргә җиңел күн башмаклар (чәрик башмак), яисә кунычлы күн итекләр кигәннәр.

Түгәрәк яулык - бүгенге көндә керәшеннәрдә генә сакланып калган хатын-кызларның бик борынгы баш бөркәве. Формасы да, чигү техникасы да, тамга-бизәкләре дә бик борынгыдан килеп, үзенә күрә бер саклавыч ролен үтәүче бу бөркәү-яулыкны яшь килен бер генә ел - баласы туганчы гына бөркәнгән. Бүгенге көндә инде кулланыштан чыккан.

Эзәр - бизәкләп суккан яисә төсле җепләрдән үрелгән билбау. Чуклы эзәрләрне хатын-кызлар җилән өстеннән бәйләгәннәр.

Керәшен хатын-кызларының тәнкәле күкрәк бизәгечләре:

Муйтомар - өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, йөрәк ягыннан иң башыннан икенче як култык астына киелә торган киң тасма. Кайбер төбәкләрдә кәсилә, дәвәт дип тә йөртәләр. Күпчелек, олы хатыннар кигән.

Сакал, түшлек - тәнкәләр тезеп ясалган изү. Бай, өлкән яшьтәге хатын-кызлар кигән, чөнки түшлеккә тәнкәләр күп кирәк.

Тамакса, муенҗака - ике-өч рәт кенә эре тәңкәләр тегелгән һәм кызыл мәрҗән (корал) белән бизәлгән көндәлек муен бизәгече. Ышанулар буенча, күбрүк саклавыч ролен үтүгән.

Җака чылбыры - муенга киелә торган бизәнү әйбере. Чылбыр рәвешендә 5-7 тармаклы итеп, ташлар белән бизәлгән була.

Маңгай укасы һәм маңгай тәңкәсе дип аталучы баш киемнәре Алабуга керәшеннәрендә киң таралган була. Эле бүген дә элеккеге эшләнмәләре очрый.

Керәшеннәр үзеннән чыккан бизәкле затлы ефәкне дарай дигәннәр. Шуннан чыгып, куе кызыл төстәге ефәк, чуклы яулыкларны дарай яулык дип атаганнар.

Керәшеннәр яратып кулланган тукымалар:

Сарпинка - фабрикада җитештерелгән төрле төстәге киҗе-мамык җепләрдән өйдә сугылган шакмаклы тукыма.

Әдрәс - Урта Азиядән кайтартылган ярым ефәк чуар тукыма. Бизәкләре салават күпере кебек берсе өстенә берсе җәелгән. Ефәк әдрәстән Казан ягы керәшен хатын-кызлары җәйге җиләннәр, кызларга тасма баскан калпаклар теккәннәр.

Кламбит — әдрәскә охшатып өйдә киҗе-мамык җепләрдән суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан буяу үтмәслек итеп җеп киләбенең берничә җиреннән кысып бәйләп куйганнар (сарык эчәгесе белән).

Манчистер - фабрика тукымасы - плүш (хәтфә).

Шевиот - киҗе-мамык бәрхет.

Әрмәк - тегелеше буенча шул ук җилән. Аны өйдә җитештерелгән туладан артын бермәләп теккәннәр. Безнең якларда кызлар җылы кием буларак кигәннәр. Нагайбаклар әрмәкне дөя йоныннан эзерләнгән туладан теккәннәр һәм тирә-юньдә шул эшнең осталары булып танылганнар.

Фотода: Алабуга төркеме керәшеннәре. Бөрешле авылы.

Өйдә суккан алачадан теккән итәкле күлмәкләр, алмалы (бизәкләп суккан) алъяпкычлар, башларында калаклы мәләнчек, аның өстеннән чукол (баш япмасы), утырып торган хатын-кызда маңгай тәңкәсе, ә басып торучыларда маңгай укасы һәм чигәчәләр бәйләнгән.

Тәңкәле күкрәк бизәгечләреннән өчесендә дә муенсалар һәм муйтомарлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев