Тамакса түшлектән нәрсәсе белән аерыла?
Әлеге сорауны этнограф, керәшен костюмы белгече Валентина Максимовага бирдек
Тамакса ике-өр рәт тәңкәләрдән торган. Аны күбрәк яшь кызлар таккан.
Түшлек бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Элек хатын-кызлар мондый нәрсәләрне бизәнү әйбере буларак түгел, ә саклавыч итеп кулланган. Бай хатыннары түшлек өстеннән хәтта тамакса да бәйләгәннәр. Әлеккеләр начар энергиядән, күзләрдән шулай сакланганнар.
Нет комментариев