Керәшен киеме элементларының атамаларына аңлатма бирү
Элек киң кулланышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшен костюмы атамаларын тәкъдим итәм
Тукымалар. Кием-салым
Сарпинка – төрле төстәге фабрика җитештергән мамык җепләрдән өйдә суккан тукыма.
Киҗе – мамыктан җегерләнгән җеп.
Әдрәс - Урта Азиядән кайтарылган ярым ефәк чуар тукыма.
Бикасаб - Урта Азиядән кайтартылган чуар киҗе тукыма.
Кламбит - «әдрәскә» охшатып өйдә суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан, буяу үтмәслек итеп киләпләрне берничә җирдән кысып бәйләгәннәр.
Кырмазин, кармазин - кара кызыл (бордо) төстәге сукно.
Дарай - ефәк материя, парча, затлы тукыма.
Дарай җаулык - керәшен хатыннарының бәйрәмнәргә генә бөркәнә торган, үзеннән бизәк чыккан, чуклы ефәк яулык.
Шевнот - киҗе-мамык бәрхет (бархат).
Штуф (штоф) - ефәк тукыма.
Бишни - төсле җепләрдән шакмаклап сугылган киндер тукыма.
Камка - Кытай ефәге.
Манчестер - хәтфә.
Кама - затлы мех (бобер).
Чүпләм - сугып төшерелгән бизәк.
Кырпу - киемнең, баш киеменең читенә тегелгән мех.
Китән - тупас киндер тукыма.
Әзәр, эзәр (пояс) - бизәкләп суккан яки үргән билбау.
Бистәр - өйдә сугылган, чигелгән киндер, җитен сөлгеләр.
Тастымал - бит-кул сөртү өчен, савыт-саба сөртү, каплау өчен җитештерелгән кыска бистәрләр.
Чаршау - элек өй эчен бүлгәләргә махсус сугылган эленкеләр.
Чыбылдык (полог) - кровать, сәке өстенә корыла торган (чебен-черкидән) махсус сугылган, тегелгән җайланма.
Чоба - өч, биш билле, озын җиңле бер генә катлы, өйдә суккан тукымадан тегелгән җиңел өс киеме.
Чикмән - туладан теккән өске кием.
Әрмәк - коран төсле, биле нык бөрелгән, туладан теккән кызлар өс киеме.
Инеч (подкладка) - күлмәкләрнең эчке ягының иңсә турына тегелеп куела торган икенче кат тукыма.
Кештәк (ластовица) - керәшен кием-салымнарының култык астына тегелгән аерым тукыма кисәге.
Киндер ыштыр (портянки) - аякны чорнау өчен махсус сугылган тукыма, оек урынына ялан аякка чорнаганнар.
Бизәнү әйберләре, баш киемнәре
Сырга (серьги) - керәшеннәрнең тасмалар белән беркетелә торган зур алкалары.
Чәчкап - керәшен кызларының бер чат кына толымнарына беркетелеп куела торган озын тәңкәле каплавыч.
Түшлек, Сакал - керәшен хатыннарының бәйрәмнәрдә киелә торган, тәңкәле зур күкрәк бизәгечләре.
Кәсилә, дәвәт, муйтомор - төрлечә әйтелешле, тәңкәле күкрәк бизәгечләре.
Муенса, тамакса, муенҗака - төрлечә әйтелешле көндәлек муен бизәгечләре (тәңкәле). Сүрәкә - керәшен хатынының кияүгә чыккач кия торган баш киеме.
Ука - сүрәкә мангайчасын чигүдә кулланылган, алтын, көмеш йөгертелгән җепләр.
Нәгыш - түгәрәк яулык, ак яулыкны чигүдә кулланылган бик борынгы чигү алымын керәшеннәр шулай атый. Бу чигү керәшеннәрдә һәм удмуртларда гына бар.
Нет комментариев