Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Чигү чигә асыл җепләр белән

Чигү чигә асыл җепләр белән

Югары Баграж авылында яшәүче Лидия Муханова яшьтән үк чигү чигәргә ярата.

Бу шөгыле аны гомер буе озата бара. Буш вакытларында төрле чигү бизәкләрен кулланып, күз явын алырлык эшләр ижат итә.

- Мин чигү тотып, тынычланам, җан рәхәте алам. Кешене эшсезлек бетерә, нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк, — ди 18 ел укытучы стажы булган Лидия Александровна. — Мәктәптә укыганда ук чигә идем. Әле бит ул вакытта мондый төсле җепләр дә юк иде. Бүген кибетләрдә нәрсә телисең, бөтен нәрсә бар.

Лидия апа аеруча мендәр тышлары, сөлгеләр чигәргә ярата икән. Ул менә шул чигү җепләре һәм гап-гади энә ярдәмендә шундый матурлык тудыра. Моңа бит түземлек тә, тырышлык, вакыт та кирәк.

Әле бит авыл кешесе кул эше белән генә утырмый, абзар тутырып терлеген дә асрый. Ә җәй буе оныклары белән мәш килә әби-бабай.
Мухановларның өйләрен бик матур, чигелгән әйберләр бизәп тора. Монда һәр эш кабатланмас, алар бер-берсенә охшамаган.Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Ә Лидия апаның эшләре күз явын алырлык.

"Зәй офыклары"

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев