Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Бистәрләр - өебезнең бизәге

Бистәрләр - өебезнең бизәге

Тукай районы Борды авылыннан Алёна Дусманова яза

Бу бистәрләр бианамның (Татьяна Николаевна Дусманова) әнисеннән калган, бәлки әбисеннән үк калгандыр. Минем бианам әйтүенчә, бу бистәрләр әнисенең (Мария Петровна Касакина (Кулакова) 1935-2003) сандыгында сакланган.

“Ул заманнарда да сакланып калгач, без бигрәк тә кадерләп саклыйбыз инде. Әниләр, әбиләр истәлеге бит алар”, - дип әйтә бианам.

Мария Петровна тумышы белән Удмуртиянең Керәшен Тыловае авылыннан. Әнисе Татьяна Ивановна (Гусева) Иске Гришкино авылыннан. “Татьяна әби әнигә 3 яшь тулгач, авырып үлә. Әнине үги әнисе Лиза әби үстереп, кияүгә бирә”, - дип искә алды бианам. Менә шуңа төгәл генә бу бистәрләр кемнән калган, кем чиккәнен гупче әйтә алмыйбыз.

Әмма бу суккан бистәрләр хәзер безнең өйнең түрендә, тәреләрнең ике ягында гүрнәчәне ямнәп эленеп торалар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев