Керәшен туйларын опера белән тиңләгәннәр
Туй йолалары кешене тормыш тәртибенә өйрәтергә һәм тәрбия чарасы булырга тиеш
Аны олылар да, яшьләр дә бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмнәр үткәрү тәртибен кечкенәдән үк күреп, өйрәнеп үсә. Элек керәшеннәрдә туйлар 3-4 көнгә сузылып, йолаларны үтәп үткәрелгән. Керәшен туйларын опера белән тиңләгәннәр; теләк әйтү, уеннар, аш-су чыгару – барысы да җыру белән барган.
Бер-берсен табышкан, чәчләрен-чәчкә бәйләп, бергә яшәргә сүз куешкан парларның туй мәҗелесен гомергә истә калдырырлык итеп матур үткәрәсе килә. Хәзер туйлар ничек үтә? Йолалар үтәләме, әллә җырлап-биеп, күңел ачып, сыйланып утыру белән генә чикләнәме? Төрле районнарда яшәүче керәшеннәрнең туй йолалары бер үк төрлеме? Бу соравыма җавап табармын дип, берничә кеше белән сөйләштем.
Тау ягы туй йолалары
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан Любовь ТИМОФЕЕВА үзенең белгәннәрен сөйләде.
Февральдә, атларга утырып ЗАГСка бардык, тик, элеккедән аермалы буларак, туебыз алты көн түгел, ике көн генә барды. Ә балаларыбызның туйлары кафе-рестораннарда бер көн генә уздырылды. Билгеле, йолаларыбызны онытмадык, кыз сорарга килү, бирнә сату элеккечә үк диярлек булды.
Иске Тәрбит, тирә-як авыллар белән чагыштырганда, иң борынгы авыллардан санала. Төрле халык яши: мордва, татар, чуваш, рус, ә иң күп өлеше – керәшеннәр. Безнең халык борынгы туй йолаларын саклап килә дип әйтергә була. Егет өйләнү турында хәбәр биргәч, кыз йортына килешергә, атасы-анасы, куманасы белән куматасы кыз сорарга киләләр. Ишектән килеп кергәч, “сезнең йортта тана-бозау бармы, сатасызмы” дигәч үк, кызның әти-әнисе сүзнең нәрсә турында барганын аңлыйлар. Алар ризалыкларын бирсәләр, табын әзерләнә, шунда туй көнен билгелиләр, кызның әнисе бирнә итеп, сөлге белән яулык тарата. Туй көне килеп җиткәч, иң беренче, кунаклар кыз ягына җыела.
Кыз бирнәсе сату шунда була. Берәү сандыкка утыра да, сатулаша, сандыкка корма, чентәр, удиял, чигелгән сөлгеләр, чаршаулар салынган, түшәкләр, мендәрләр әзерләнгән була. Куманасы белән куматасы алданрак алып китеп, кияү йортын бизиләр. Аннан калганнары да җыелышып егет өенә баралар. Килен белән кияүне бал-май, ипи-тоз белән, матур сүзләр белән каршы алалар. Киленне мендәргә бастыралар да әйтәләр: ”Майдай йомшак, балдай татлы, ипи-тозлы булсын тормышыгыз”. Динлерәк йортларда тәре белән каршы алып, благословение бирәләр, кодаларны җырлар белән каршы алалар:
Кайдан килдең син безгә,
Батмадыңмы диңгезгә?
Каршы чыгып алалмадым,
Гаеп итмә син безгә.
Ай, ярай, ай, ярай,
Гаеп итмә син безгә.
Каршы җавап – кодалардан:
Ай, килдек без, кодалар,
Ай, килдек без.
Атлар гына тарта алмагач,
Машиналарда килдек без.
Өстәл янында бары тик кыз ягындагы кунаклар гына утыралар, егет ягы аларны сыйлый, хөрмәт күрсәтә. Табынга тавык, үрдәк, каз чыгаралар. Парлап утыртып, ит өлешләүчеләрне сайлыйлар, аларга бүләк бирәләр. Туй дәвам итә.
Кыз ягында “җаңа сый” йоласы үткәрелә. Бу туй таңга чаклы сузыла. Бер йорттан икенчесенә күчкәндә җырлар җырлана. Икенче көнне туй егет өендә дәвам итә, киленне туганнары белән таныштыралар, кувшин белән сыра алып, һәрбер туганны килен ничек атавын әйтеп чыга: кукки – әнисенең ир туганы, җиңги – аның хатыны, биагай – кияүнең олы абыйсы, сарул – уртанчы ул, чибәр ул, энесе, саркыз, чибәр кыз, уртанчы кыз. Өченче көнгә туйга иң якыннары гына килгән. Туй – шимбә, урсатнасы көн (атнакөн), тунди көн (дүшәмбе), икенче атнаның шул ук көннәрендә килен ягында узган туйлар. Килен өендә бу вакытта бары тик егет ягы гына өстәл янына утырган. Килен бирнә тараткан: хатыннарга – күлмәклек, алъяпкыч, яулык, ә ирләргә – тастымал, сөлге, кулъяулык биргән. Шул бирнәләрне алгач, такмак әйтә-әйтә биегәннәр:
Сикереп бие, сикереп бие,
Сындыр идән тактасын.
Сындырсаң идән тактасын,
Кияү түләр акчасын.
Имәнме икән сезнең идән,
Чыршымы икән сезнең идән?
Без биергә тотынгач,
Түзәрме икән сезнең идән?
Капма-каршы такмак әйтеп бию тәмамлангач, егет ягы кыз ягын табынга чакыра. Күчтәнәчләрен чыгарып сыйлыйлар.
Чыгыт башлау
Бу якта бу йола өч тапкыр үтәлә: бала тугач, кияүгә чыкканда һәм үлгәч. Чыгыт – пешерелгән эремчек ул. Аны кисәкләргә кисеп, алдан пешерелгән түгәрәк ипине кунакларга тараталар. Ашатып бетерегә тырышалар, чөнки, аны үзләре ашамыйча, эт-мәчегә бирергә ярамый, тормышлары эт белән мәче шикелле талашып узар дигән ышану бар. Чыгыт белән икмәкне килен куманасы тарата, түгәрәк ипи пичтә, ут алдында пешкән, аны бездә этү диләр. Кунак итү, җыр-бию белән, ике көн дәвам итә.
Бондюг ягы керәшеннәренең туй йолалары
Менделеевск районының Иске Гришкин авылында туйларның ничек үтүен Клавдия МИХАЙЛОВА болайрак сөйләде.
Элекке вакытларда хәзерге кебек алдан очрашып йөрүләр бик сирәк булган. Шулай да күп кенә борынгы йолалар сакланып калган. Туйлар заманча инде хәзер, шулай да кыз килешү йоласы һаман да бар, ул үз төсен югалтмый.
Кыз сорау
Кыз сорарга бару хакында беркемгә дә әйтергә ярамый. Килешергә килүчеләр, яучы (авылның телгә оста, кыюрак кешесе), егет үзе, очраган, сораган кешеләргә: “Мал эзләп йөрибез, күрмәдегезме”, – дип, шаярып үтәләр. Кыз яшәгән өйгә кергәч, матчаны узып кына исәнләшәләр, әкренләп кенә сүз башлыйлар. Түргә үтүләреннән үк өйдәгеләр, аларның юкка гына килмәгәнлекләрен тиз аңлап алганнар.
“Бик зур йомыш белән килдек, чибәр кызыгыз бар икән”, – дигән яучы. Җырлап та җибәргәннәр:
Карт имәннең каерысын,
Каерырга килдек без.
Әткәсеннән-әнкәсеннән
Аерырга килдек без.
Кыз озату
Ризалык бирү, туй кайчан булачагын хәл итү табын янында билгеләнә. Бу вакытта кыз күренми, аш-су бүлмәсендә генә тора. Соңрак, килешү булганнан соң, егетнең әти-әнисе килә. Ә кайбер вакытта алар килеп тә тормый. Бераз утыргач, кызны да үзләре белән алып китәр вакыт җитә. Әти-әнисе, якыннары тәре белән бәхилләп озаталар, ул үзе белән ашъяулык, тәре алды ала. Бу әйберләр егет өендә калырга тиеш, хәтта яшьләр үзләре башка чыксалар да. Бу егетнең туган йортына, әти-әнисенә хөрмәтне күрсәтә. Өйгә керер алдыннан, булачак бием бал-май белән каршылый, бу киленнең теле балдай татлы, майдай йомшак булсын диюен аңлата.
Бәхетлелек
Электән килгән тагын бер йола, дөрес, хәзерге вакытта ул бик үтәлми, кызны егет өенә алып кайтканда, кояш чыгышы буенча кайтырга кирәк булган. Мондый парларның тормышлары мул, бәхетле һәм гомерләре озын була дип ышанганнар. Туйга кадәр егет белән кыз араларына беркемне дә кертмичә, култыклашып, яки кулга-кул гына тотынышып йөриләр. Бу йоланың да үз аңлатмасы бар: арага читләр керүдән, аерылудан саклый ул.
Туй
Инде туй көннәре җитә. Хәзерге туйлар күбрәк кафе-рестораннарда үтсә, элек туйлар дүрт көнгә сузылып, кызның туган йортында ике көн, тагын икесе егет өендә үткәрелгән. Туйларны алып бару өчен, аргыш сайланыла. Ул – туйда иң олы, дəрəҗəле кеше, үз авылының йолаларын бик яхшы белергә тиеш.
“Поднос йөртү”, “Сандык сату” “Кияү кайтармасы”
Беренче көне кыз ягында – кода-кодагыйлар, кодачалар, туган-тумачалар белән танышу буларак узган. Туй тәмамланыр алдыннан, “Поднос йөртү” җырын җырлап бүләкләр җыела. Икенче, өченче көннәр егет ягында дәвам иткән. Туйга килгәндә, кыз ягыннан килүчеләр, киленнең сандыгын алып киләләр. Сандыкка кызның бирнәсе – өй кирәк-яраклары, җәймәләр, сөлгеләр, урын-җир комплектлары куела. Алар аны, төрле такмаклар әйтә-әйтә, сатуга керешәләр. Сатулаша тогач, егет ягы аны сатып ала. “Килен токмачы” көнендә, кунакларга яшь килен үзе камырын басып, токмач кисә. Килүчеләр аны мактап-мактап, теләкләрен әйтеп ашыйлар. Дүртенче көнне “кияү кайтармасы” диләр. Әби-бабай кияүгә һәм аның якыннарына тагын бер кат үз хөрмәтләрен күрсәтәләр, кунак итәләр, сыйлыйлар.
“Кәбен койдыру”, “Сүрәкә кидерү”
Туй алдыннан, егетнең туганнары арасыннан, парлап гомер итүче, бу гаилә өчен үрнәк, җаваплы булырлык ир белән хатын сайлап куела. Аларга, якын итеп, “әткей-әнкей” дип эндәшәләр. Чиркәүгә кәбен койдырырга алып бару да, бистәргә (сөлге) бастыру да шушы кешеләргә йөкләнелә. Чиркәүдән соң киленгә сүрәкә кидерү дә бар. Бу йолаларның күбесе озак еллардан бүгенгәчә сакланып килә.
Әлбәттә, керәшеннәрнең туй йолалары болар белән генә чикләнми. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә элекке туй йолалары белән кызыксыну арта бара. Бу аңлашыла да, чөнки һәркемнең дә үз туен кабатланмас дәрәҗәдә күңелле, хәтергә мәңге уелып калырдай истәлекле итәсе килә. Моның өчен бары тик борынгы бабаларыбызның бетмәс-төкәнмәс мирасына гына күз салырга кирәк икән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев