Йолалар – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп хәзерге көннәргә дә күчкән йолаларны, үз халкының яшәү рәвешен, үз-үзен тоту кагыйдәләрен, карашларын, традицияләрен сакларга омтыла.
Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкка да хас. Йолалар – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Чөнки ул йолаларны үтәүдә олысы-кечесе бергә катнаша. Яшь буын үз халкының традицияләрен кечкенәдән үк күреп, өйрәнеп үсә, гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Мәңгелеккә күчкәннәрне җирләү, искә алу йолалары
Электән үк яңа туган кешене генә түгел, үлгән кешене дә зурлаганнар. Аның җанын чакырганнар, тынычлык теләп иман укыганнар. Үленең өчесен, җидесен, тугызын, кырык көнен (кыркын), елын билгеләп үткәннәр. Һәрбер үлене искә алу көнендә коймак белән тәберсе иткәннәр, мал суйганнар. Олы яшьтәге керәшен түтиләре әйтүенчә, тәберсе итү – үлгән кешене искә алу көннәрендә ашау ризыклары янында келәү итү. Үлеләрне шулай олылаганнар. Элегрәк мәңгелеккә киткәннәр хөрмәтенә – сарык, алданрак үлгән туганнары хөрмәтенә – тавык, кырык көненә кырык күмәч пешерү йоласы булган.
Кешенең җаны тәненнән чыгуга ук, гәүдәсен юалар, чиркәүдә келәү укыйлар, өченче көнне генә табутка салып күмәләр.
Шул ук вакытта, кайсыбер як керәшеннәрендә мәҗүсилектән калган йолалар да күзәтелә: үләр алдыннан кешенең авызына су салу, аның урын-җире тирәли пычак белән үтү (исәннәрдән “аеру”), кырыгынчы көнне искә алу мәҗлесенә чын дөньяга күчкән кешене “чакырып”, аның өчен дә ризык кую.
Үлгәннәрнең каберенә исеме, туган һәм үлгән еллары язылган таш, кач куела, кабер өстенә чәчәкләр, агачлар, куаклар утыртыла.
Зәй ягында үлене күмгәннән соң, өенә кайтып өчесен үткәрәләр. Тугызында кеше күп чакырылмый, килүчеләр җыелып иман укыйлар. Кыркын һәм елын зурлап уздыралар. Үле ашларын үткәргәннән соң, өстәл җыйган вакытта өч табак куела – яңа үлек, ятимнәр, өлкәннәр өчен. Аларга төрле ашамлыклар салына. Ул ашамлыклар янына сөлге дә өстәп, өлкән яшьтәге әбиләргә, ятимнәргә, тол калганнарга бирәләр. Урындыкка мендәр куела, ул үлгән кешене хәтерләтеп тора, аның җаны шунда булып тоела. “Элек тегәр җеп тарату бар иде, хәзер инде бу йола онытылып бара. Ул чорда кибеттән нәрсәдер сатып алырга мөмкинлек булмаган, әбиләр үзләре эрләп җеп әзерләп куйганнар. Аны өч саплам биргәннәр – Атага, Улга, Святый Тынга”, – дип искә алдылар Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче өлкән буын кешеләре.
Дини бәйрәмнәрдә – Олы көн һәм Покрау алдыннан, бөтен халыкның бергә җыелып, зурлап искә алу гадәте дә бар, ул кешеләрнең зиратларга барып, үлеләргә иман укуы белән үтә. Пасхадан соң җиде атна үткәч, симектә зиратта үлеләргә аш бирү үткәрелә.
Кайбыч районында яшәүчеләр исә зиратка Тройсын алдыннан, кечатна көнне Симеккә баралар.
Сугым ашлары
Аның хәзер исеме генә калды дисәк тә, ялгыш булмас. Ә бит элек кышын мал сую – авылда иң күңелле, шатлыклы мәшәкать булды. Каз өмәләре үтеп, көннәр суыткач, авылда сугым чоры башлана. Ял көннәрендә мал суела, ашлар уздырыла. Авылларда аны үзара чиратка салып, ярты кышка кадәр дәвам итәләр иде. Ул елларда зур суыткычлар юк, шуңа күрә көннәрнең салкын торуы кирәк.
Онытылып бара торган күркәм йолаларның берсе – сугым ашы. Аны күп якларда “дуңгыз ашы” дип әйткәннәр. Салкында малны суеп, эшкәртү җиңел түгел, әмма әлеге эшне берничә кеше җыелып башкаргач, аның авырлыгы артык сизелмәгән. Туган-тумача, балалар, күрше-күлән белән бергәләп башкарылган.
Һәркемнең сугымда гына кия торган җылы киеме, үз эш коралы булган. Ирләрдә ул – сугым пычагы, хатын-кызларда – эчәкне әйләндереп юар өчен шома таяк.
Мамадыш районының Юкәче авылы түтиләре сөйләгәннәрдән: “Сугым – мал сую. Элек сугымда катнашкан кешеләрне, якыннарын кич белән сугым ашына чакырганнар. Ул елларда мал да бик кадерле булган: йортта я бер дуңгыз, я бер бозау, сарык асраганнар. Сугым чорында эшне дә туганнары белән бергәләп башкарганнар, соңыннан аларны сыйлаганнар. Халык берләшеп, тату яшәгән, бәйрәм дә итә белгән. Мал суйган кичне дуңгыз ашына кан тәбәсе пешерү булган, хәзерге вакытта тәбә пешерүче юк диярлек”.
Халык арасында итнең тәме сугымчыдан тора дигән ышану да яшәгән. Юкәчедә яшәгән бала чакларын искә алып, Римма Кузнецова: “ Суйган малының ите тәмле була дип, безнең тәтәйне мал суярга гел чакыралар иде. Мал чалган кешегә чалу жирен (муен өлеше) биреп җибәрәләр иде”, – дип түтиләр сүзенә кушылды.
Бер көнне – берсендә, икенче көнне башка йортта сугым ашы үткәрелгән. Шулай итеп, ул ай буена да сузылган.
Менделеевск районының Сәйтәк авылында яшәүче Пелагия Семенова да үз якларындагы йолалар турында сөйләде. “Сугым ашы дигәнне хәтерләмим, ә менә мал суелганнан соң, әнинең берәр мохтаҗ кешегә хәер бирергә җибәрүе исемдә, – диде Пелагия түти. – Покрау көнне безнең Бондюг керәшеннәрендә кияүдәге хатынны төп йортка – әти-әнисенә кунакка чакыру гадәте булган. Алар килүгә төрле хайван формаларындагы печеньеләр пешергәннәр. Башка тәм-том белән дә сыйлаганнар. Кая гына яшәсәләр дә, бу көнне кыз туганнар бергәләп туган йортта бәйрәм иткәннәр. Кайтып киткәндә, “җәй очраштык, кыш хушлашабыз” дип саубуллашканнар. Әлеге йола соңгы елларда онытылып бара”.
Покрау йолалары
Көз көнне уңышны җыеп алып, малларын абзарга япкач һәм бакчаларында эшләрен тәмамлагач, элгәреге керәшеннәр табигатькә, Тәңрегә атап, мал суйганнар. Бакчада үскән яшелчәдән, басуда өлгергән ашлыктан ипи пешергәннәр, аны җиргә күмгәннәр, елгаларга агызганнар. Шул мәҗүсилек чорыннан ук ияреп килгән һәм кайбер якларда “кан чыгару” дип тә йөртелгән бу йола әле дә күзәтелә.
Аны 14 ноябрь – Көҗмә Демиянга калдыручылар да, 14 октябрьдәге Покрауда үтәүчеләр дә бар, гадәттә, яшь әтәч яки тавык суялар. Болар барысы да мәҗүсилек кайтавазы.
Керәшеннәрдә Көҗмә-Демьян көне һәр елны 14 ноябрьдә бер тирәдәрәк укмашып утырган авылларның кайсысының да булса берсендә, элек-электән килә торган традицион бәйрәм буларак, зурлап үткәрелгән.
Көҗмә-Демьян көне авылда көзге эшләр төгәлләнү чорына туры килә. Аны авыл халкы, әзерләнеп, көтеп ала. Рәт йөрүләр, ягъни qорттан-йортка кунак йөрешүләр башлана. Табынга мул итеп камыр ризыгы, пилмән, аш, ит куела. Өй эче керәшен җыруларыннан һәм уен-көлкедән гөр килеп тора.
Элгәре керәшеннәр, Көҗмә-Демьянга карап, елның ничек киләсен дә билгеләгән. Әгәр дә бу көнне карлы булса, яз көне су күп җыелачак, ә инде агачлардан яфрак коелмаса, киләсе ел салкын булыр, дип юраганнар. “Көҗмә-Демьян кадак кага, Микулы күпер сала”, дигән әйтем дә булган.
Покрау пирогыннан авыз итмәсәң...
Епархия дә, священниклар да Покрау бәйрәменең зур келәү икәнлеген, аның алдыннан килгән субботаның ел саен родительский көн дип йөртелүен (быел ул 8 октябрьгә туры килде) әйтәләр. Бу көнне барлык чиркәүләрдә дә мәңгелеккә киткәннәр өчен келәү укыла. Чиркәү таләпләре буенча, ике көн Покрау көннәре итеп билгеләнә. Берсе – Покрау субботасы, икенчесе – Покрау үзе.
Бер генә дини кенәгәдә дә Покрауга атап корбан чалу, пирог пешерү турында язылмаган. Корбан чалу христиан динендә бөтенләй тыела. Күп җирләрдә бөтенләй дә юк инде ул. Пирог пешерү калды, аны Покрауга бөтен як керәшеннәре дә әзерли.
Чыгышы белән Кайбыч районыннан булган Зина түти Данилова Покрау йолалары турында үзенең бала чактан хәтерендә калганнарны сөйләде: “Иң истә калганы – әнинең чөгендер пирогы. Ул, кибеттә сатыла торган батон кебек, озынча итеп ясала. Әни аны кул тегермәнендә тарттырып бүрттерелгән бодай җармасы белән пичтә пешерә иде. Чөгендерен шакмаклап турый. Әле тагын Покрауга кызган пич каршында куас камырыннан этү (юка лепешка кебек) пешерү бар иде. Аның өстенә пешереп изгән алма (бәрәңге) белән май ягалар, ул тәмле булып кызарып пешә. Покрау пирогыннан авыз итмәсәң, җәй буе эшләп тәннән чыккан көч-куәтең хәлсезләнгән гәүдәңә кабат кермәячәк дигән ышану да бар халыкта. Аннары, көзге Родительскийда рәт салу бар иде. Ир ягыннан булган туганнар бер-берсенә кунакка йөри. Аларны иң затлы ризык – бодай җармасыннан пешерелгән ботка белән сыйлыйлар. Тәлинкәдәге ботка уртасына чокыр ясап, сары май салалар. Туганнар куп булса, рәт салу бер атнага да сузыла, җырлап-биеп, күңел ачалар”.
Әгәр егетеңне сыйласаң
Покрау пирогларын өйдәге өлкәннәр – биана һәм киленнәр генә пешермәгән, буй җитеп килүче кызлар да аларга бик теләп булышканнар. Кызлар үз куллары белән камыр басканда, пирог ясаганда сөйгән егетләрен уйлап, аларны күз алдына китергәннәр.
Шул кичне аулак өйдә җыелышып, кич утырганда, җырлый-җырлый чигү чигеп, оекбаш, бияләй бәйләп утырганнар. Аулак өй тәрәзәсендәге лампа утын күреп, егетләр дә килгән. Аларны өйгә керткәч, кызлар үзләре пешереп алып килгән пирогтан егетләрен авыз иттергәннәр. Күз атып йөргән кызы кулыннан ризык ашаган егет башкага күз атмаган, аларны бәхетле гаилә тормышы көтә, дип ышанганнар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев