Зинаида Захарованың «Маҗаралы хәлләр» китабыннан хикәя
Быел Әлмәт районындагы Кәләй авылында туган язучы Зинаида Захарованың яңа китабы дөнья күрде.
Күрәселәр алда
Ниһаять, без дә химия укый башладык. Сигезенче сыйныфка аяк бастык бит. Беренче дәрестә үк тәҗрибә ясарбыз дип хыялланган идем – булмады. Укытучыбыз Диләрә апа дәрес буена лекция укыды. Химия фәненең әһәмиятен аңлатты. Фәнгә кызыксыну тудыра, имеш. Тәҗрибә күрсәтсә, һичшиксез, отышлырак була иде. «Кешегә кирәкле дарулар, төрле тукымалар, пыяла, пластмасса, гомумән, дөньяда булмаган әйберләр табарга ярдәм итә»,– диде ул химия турында. Авыл хуҗалыгында югары уңыш алырга да булыша әле ул. Бәрәңгене күптән колорадо корты ашап бетергән булыр иде, ярый әле химия бар. Без дә исән, кортлар да юкка чыкмый. Ел да агулыйбыз. Җәй озын, бер генә агулап котылып булмый алардан. Нигә химия дигәннәре кортларның нәселләрен корыта торган дару уйлап тапмый икән? Мин, апа сөйләгәндә, шуларны уйлап утырдым. Тик авыз ачып сорау бирергә кыймадым.
– Тәҗрибәләр кайчан ясыйбыз? – дип кызыксынды Нәсим.
– Тәҗрибә дә ясарбыз, могҗизалар да күрерсез. Бар да алда. Тырышып укыгыз гына! – дип кабатлады укытучы.
Шулай итеп, без химия фәнен өйрәнәбез. «Неорганик химия» дигәне, әби әйтмешли, авырткан башка тимер тарак булды. Бик күп белергә кирәк икән. Менделеевның периодик таблицасы гына ни тора! Органик булмаган матдәләрнең классларын белергә! Металлар, металл булмаган,
гади, катлаулы матдәләрне белергә… Куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә… Тәҗрибәләр ясый белергә, химик реакцияләрнең тигезләмәләрен яза белергә… Коэффициентлар куя белергә… Кислоталарның, оксидланың, нигезләрнең, тозларның формулаларын белергә! Тозларның составында ничә валентлы кислота калдыгы булуын белергә! Кислота белән нигез арасында реакция ничек аталганын белергә! Иң мөһиме – дәрестә алган белемне тормышта куллана белергә! Һәм башкалар… Менә сезгә химия!
Мин яратып эчә торган газлы су составында кислота бар икән. Ул организмнан кальций ионнарын чыгара, ди. Мин боларны химия укый башлагач кына белдем. Артык газлы су организмга зарарлы булып чыга икән бит.
Тәҗрибәләр дә ясый башладык. Алары бик ошый. «Тик бер генә химик матдәне дә кабып та, иснәп тә карарга ярамый»,– дип кисәтте апа. Кичә дәрестә вулкан аттырдык. Помпеи дигән матур шәһәр мәңгелеккә лава астында күмелеп калган бит. Без бу турыда тарихтан да беләбез. Вулканнар төрле була икән. Кайберләре төтен чыгара, кайберләре газ, кайнар су ата. Кайберләреннән дәһшәтле ут бөркелә. Без боларның барын да тәҗрибә ясаганда күрдек. Елга комын өеп куеп, тау рәвешенә китердек. Эченә кирәкле катнашмаларны салдык. Вәт вулкан атты!
– Тиздән химия атналыгы үткәрәбез.Үзегезне шунда күрсәтерсез,– диде укытучы.
Кунак булып дәрескә район укытучылары да киләчәк икән. Үзебезне күрсәтеп булырмы, белмим. Күрәселәр алда икән әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев