Хикмәтле төш (хикәя)
Әлмәт районының Кәләй авылында туып-үскән язучы Зинаида Захарованың балалар өчен басылган «Маҗаралы хәлләр» китабыннан хикәя.
Руслан сәер төш күрүдән куркып уянды. Ял көне булганлыктан, әтиәнисе өйдә иде. Аларның әкрен генә сөйләшкән тавышларын ишеткәч, малай бераз тынычланып калды, күргән төшен хәтерендә яңартты. Имеш, ул вакыт буйлап сәяхәт итәргә сәләтле икән. Төшендә, киләчәккә барып, үзен күреп, булачак гаиләсе белән танышты.
Имеш, Руслан шәһәр читендә иркен, биек, затлы ике катлы йортта яши икән. Яраткан чибәр хатыны белән ул һәм кыз үстерәләр. Хатынының исемен каян истә калдырганмы? Чөнки күрше кызы да Эльза исемле... Улы — коеп куйган Руслан, әйтерсең аның күчермәсе. Улын төшендә күргәч, ул үзенең кечкенә чагына кайткандай булды. Кызы әнисенә охшаган, имеш. Озын кара бөдрә чәчләре иңнәренә төшеп тора. Тавышы йомшак, гәүдәсе сылу. Нәкъ күрше кызы инде... Кызы белән улы, аны күреп: "Әти, әти кайткан",— дип куаныштылар.
Имеш, җәйнең җылы көне, ди. Руслан кыйммәтле машинада йөри икән. Затлы костюмнан, ак күлмәктән, галстуктан... Менә ул, тимер атыннан чыгып, үзеннән-үзе канәгать булып елмаеп җибәрде. Канәгать булырсың да: йорты искиткеч шәп, бакчаларында нинди генә җимеш агачлары үсми, бар җирдә тәртип, чәчәк клумбаларының иге-чиге юк. Өйгә килеп керүгә, җиһазларның бик зәвыклы булуы күзгә ташлана...
Аш-су бүлмәсеннән олыгаеп киткән әнисе чыкты. Ул, Русланга сөеп карап:
— Улым, сезгә кунакка килгән идем. Сине көтеп, озак утырдым. Әтиең көтәдер. Эльза белән чөкердәшеп чәйләр эчтек. Мин кайтырга җыенган идем инде,— диде.
Руслан әнисен кочаклап алды. Улы белән кызы әбиләре янында бөтерелделәр. "Әби бездә кунсын",— дип, әтиләренә ялына башладылар.
— Нигә шулай ашыгасыңдыр? Мин кайткач кына китәсең,— дип, Руслан да канәгатьсезлек белдерде.
— Кайтырга кирәк,— диде ана,— әтиең өйдә ялгызы калды.
— Ярый, алайса, мин сине озатам, әйдә, машинага утыр, әни,— диде Руслан.
...Вакыт буйлап сәяхәткә китү серләрен аңа шулай ук төшендә аңлаттылар. "Теләгегез булса, киләчәккә дә, үткәнгә дә бара аласыз",— диде калын тавышлы ир-ат.
Руслан озак уйланып ятты, төш турында берәүгә дә әйтмәскә булды.
Көннәрдән бер көнне әнисе Русланга үткәнен сөйлисе итте. Әнисенә егерме яшь чагында аның егерме ике яшьлек апасын машина бәрә. Руслан бу турыда бик аз белә. Ана улына беренче тапкыр күңел түрендә йөрткән серләрен ачты:
— Ул чакта без әтиең белән өйләнешкән идек. Мин синең белән авырлы идем,— диде әнисе.
— Ә Вера апа?
— Ул кияүдә түгел, ялгызы гына бабаларың фатирында яши иде. Бабаң белән әбиең авылдан кечкенә йорт сатып алып, шунда яшәделәр.
Мин ул чакта бик нык борчылдым. Табибларга икебез өчен дә бик нык көрәшергә туры килде. Бигрәк тә сиңа — туачак балама куркыныч яный иде. Мин гел күзәтү астында булдым. Аллага шөкер, улым, син сәламәт тудың. Апаның үлемен бик авыр кичердем шул. Кайгыбыз бик зур булды. Еладым да еладым. Вера авырып үлсә бер хәл, юл һәлакәте башка төрле тәэсир итә икән. Бик үкенечле үлем алды шул апаны,— диде ана, күз яшьләрен сөртеп.— Мондый хәсрәтне Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен...
...Әнисенең үткәннәрен тыңлау Руслан өчен авыр булды. Вакыт аралыгы аша үткәнгә кайта алачак бит ул. Вера апасын күрү теләге дә бик көчле иде малайда. Күреп кенә дә калмас, ул аны юл һәлакәтеннән коткарачак та әле. Әйе, Руслан барын да белеште. Авариянең ничек, кайчан, кай урында булуын әнисеннән бәйнә-бәйнә сорашты.
— Нигә ул кадәр кызыксынасың, улым? — дип сорады әнисе.
— Мине апаның үлеме бик тетрәндерде,— дип җавап бирде малай.
Русланга ундүрт ел ярымга артка барып кайтырга кирәк булачак. Аңа хәзер ундүрт яшь. Төгәл генә әйткәндә, ул 2006 елның 15 августына сәяхәткә китәчәк. Ул чакта Руслан тумаган, әнисенең карынында булган. Иң мөһиме, күптән түгел күргән сәер төшендә аңа вакыт аралыгы аша үтүнең серләрен ачтылар. Барлык ниятләре дә тормышка ашармы? Аның бөтен хыялы — шул көнне булган һәлакәтне кисәтү.
Руслан эңгер-меңгер җитүен түземсезлек белән көтте. Шул чакта гына вакыт аралыгында чатнау, ярылу барлыкка килә икән. Өлгерергә кирәк! Билгеләнгән урынга соңга калмый барып җитәргә.
— Әни, мине югалтма, дустым Рөстәм янына барам. Әти-әнисе әбиләренә кунакка киткәннәр. Бик үтенеп чакырды,— диде Руслан.
— Бик үтенгәч, каршы килмим инде, ярый, бар, улым,— диде әнисе.
Руслан вакыт аралыгын каршылыкларсыз, җиңел генә үтте. Адрес белән эзләгәч, бабасының йортын тиз тапты. Тик... бабасы белән әбисе генә монда яшәми шул хәзер.
Менә ул Вера апаларында. Ул аның әнисенә ике тамчы су кебек охшаган. Бик чибәр булган икән. Русланга аның күзләре нигәдер боек тоелды. Ничек боек булмасын, үлеменә санаулы минутлар калып бара. Гәүдәсе сылу, буе озын. Килмәгән җире юк. Бик чибәр булган икән аның Вера апасы! Йөзләре пешкән алмадай алсуланып тора. Руслан ишектән керүгә:
— Әйдәгез, үтегез, тик мин сине белмим, кем буласың? — дип сорады Вера апасы, елмаеп.
— Сез мине белмисез шул. Исемем Руслан, сезнең туганыгыз, авылдан килдем. Кем булуымны хәзер аңлатам...— диде малай.
— Әйдәгез, керегез, минем барасы җирем бар иде. Кичектерергә ярамый. Озакламам, кайтып җитәрмен. Залга кереп, телевизор карый тор, энем. Чәйнекне куеп китәм. Кайнап чыккач, газны сүндерерсең. Мин кайткач, чәй янында сөйләшеп утырырбыз,— диде Вера, малайның аркасыннан сөеп.
— Юк-юк, беркая да бармагыз. Сез анда барырга тиеш түгел,— дип үтенде Руслан.
— Ничек инде тиеш түгел, нигә тиеш түгел?
Апасы, ашыгып, туфлиләрен кия башлады. Малай, Вера күрмәгәндә, өстәл өстендә яткан чәнечкене алып бармак очына төртеп алды, үзенчә җәрәхәт ясады... Бармак очыннан кан агып төште...
— Апа, ялгыш кулымны кистем. Ярдәм итегез, зинһар өчен,— дип ялварды ул.
Апасы кан күргәч куркып калды:
— Нәрсә булды? Ай, нинди бәхетсезлек! Нигә ул чәнечкегә тотындың? — дип сорады еларга җитешеп.
— Ялгышлык белән булды.
— И бала, бала... Кызганыч, гаеп миндә, гафу ит,— дип өзгәләнде Вера.— Яраны, йод белән эшкәртеп, бинт белән бәйләргә кирәк. Кул астында берни дә юк шул,— диде ул.— Менә монда бераз бинт таптым. Ләкин ул бик аз. Мин хәзер даруханәдән бинтын да, даруын да алып кайтам. Бераз түз инде.
Кан агу туктады, шөкер. Русланның җавабын да көтеп тормыйча, Вера апасы ашыгып чыгып йөгерде. "Ярар, барасы җиренә бармаячак, димәк, авария булмый. Аптека күрше йортта гына урнашкан. Озакламас, кайтып җитәр",— дип фикер йөртте малай.
Юк, Вера апасы кайтмады. Күпме генә көтсә дә, ул күренмәде. Малай, аптырап, урамга чыкты. Йорт янына җыелган халык фаҗига булуы турында сөйләшә иделәр. Апасы үлгән. Руслан кычкырып елап җибәрде. Юк, ничек кенә тырышса да, ул аны коткарып кала алмады. Монда калуның әһәмияте юк иде. "Әнием югалткандыр, борчыладыр, өйгә кайтырга кирәк",— дип уйлады Руслан.
Әлбәттә, вакыт аралыгы аша үтү өчен, бераз эңгер-меңгер төшкәнне көтәргә туры килде. Руслан өйләренә бик кәефсез кайтып керде. Бүлмәсендә, башыннан үткәннәрен уйлап, озак утырды. "Барысын да яхшылап уйлап эшләмәдем бугай",— дип, бертуктаусыз үзен битәрләде. Апасын үлемнән коткарып калу мөмкинлеге бар иде, бар! Юк, ул анда тагын барачак әле, барыбер ничек тә апасын үлемнән йолып калачак! Руслан өчен бу авыр эш түгел. Ишеген бикләп булса да куяр, чыгармас... Берәр хәйлә булса да уйлап табар...
Русланга шул ук төндә, теге сәер төшнең дәвамы булып, тагын да шаккатыргыч нәрсәләр килде. Калын тавышлы ир-ат Русланга киңәш бирергә теләвен әйтте. Малай аны игътибар белән тыңларга тырышты.
— Син вакыт аралыгы аша йөрергә сәләтле, афәрин. Апаңны коткарырга теләвеңне дә аңладым. Ләкин бу хыялыңнан ваз кичәргә туры киләчәк. Апаңны коткарып, әниеңне югалтуың бар. Кеше язмышлары белән уйнарга ярамый. Гомер озынлыгын Күкләр хәл итә! Бу дөньяда буласы нәрсә булмый калмый, шуны аңла.
Руслан йокысыннан манма суга батып уянып китте. "Аңладым, әнием генә исән-сау яшәсен. Вера апаның рухы шат булсын, тыныч йокласын",— дип пышылдады малай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев