Усак улаклы чишмәләр
Гомер таңым тау итәгеннән бәреп чыккан, юан агачны бөгәлҗә-балта белән уеп ясалган улакларны тутырып, челтерәп кенә түгел, ә берсеннән-берсе уздырып, шаулап ага торган көмештәй саф сулы бихисап күп чишмәсе булган гүзәл бер авылда узды.
Өлкән агайлар чишмә улагы ую өчен һәрвакыт каен яки нарат агачын түгел, ә биек, шәмдәй төз булып үскән зифа буйлы усакны сайлап алалар иде. Җәй урталарында аның кәҗәләр мөкиббән яратып кимерү торган яшькелт кабыгы юкә-курысныкы кебек үзеннән-үзе кубып тора. Аңардан таралган әчкелтем ис, борынны кытыклап, җанга ниндидер күңел хушлыгы өстәвен хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Чишмә улакларын усак агачыннан ясауның ниндидер сере булгандыр күрәсең. Ул вакытта улак юнучылардан бу турыда сорау башка да килмәгән. Хәзер юрарга гына кала, бәлки аның бөгәлҗә-балтага тиз бирешүчән йомшак агач булуы кызыктыргандыр. Ә шулай да усак улактан аккан салкын суны эчкәннән соң челлә айларында да көннәр буена сусамыйча урман гизүләр хәзер дә бүгенгедәй хәтердә.
Хәтердә, әйе, хәтердә. Ничәмә-ничә дистә еллар узганнан соң келт итеп хәтеремдә бер вакыйга яңарды. Кечкенә вакытымда кулларымны чуан баскан иде. Бигрәк тә аның терсәк тирәсенә чыкканы үзәкне өздереп сызлый. Кулны бөгеп тә, әйбер тотып та булмый. Усак бүрәнәсенең онланган череген сибә дә әллә ни ярдәм итми. Беркөнне тау өстендәге кырга уракка барганда, ай-ваема, сызлануларыма карамастан, әни мине дә үзе белән ияртте. Таныш сукмактан бераз читкәрәк каерылып урман эченә керүгә лепер-лепер килеп торучы яшел яфракларыннан бераз гына кайтыш яшькелтем кәүсәле яшь усаклык уртасында туктап калдык.
- Хәзер кулыңны төзәтәбез, - диде әни.
- Ничек? Нәрсә белән?
- Хәзер күрерсең, улым, хәзер…
Ул бер усакның каерысын урагы белән ике урыннан боҗралап кисте. Урак очы белән каеры буйлап өстән-аска таба ике-өч тапкыр сызып чыкты. Урак сырты белән каерыга суккалап алды. Аннары усак каерысын кәүсәдән җайлы гына салдырып алды.
- Менә хәзер каерының лайлалы ягы белән кулыңа бәйләп куйыйк әле. Ике-өч көннән кутыр-чутырларың ялап алгандай юкка чыгар…
Каеры бәйләнгән кул белән күпме йөрелгәндер, хәтерләмим. Әмма күпмедер вакыттан соң шул куллар белән үз ишләрем арасына кереп, әбәк-чәбәк уйный башлаган идем инде. Гүя миндә ул кутыр-чутырлар бөтенләй булмаган.
Күп еллардан соң төшендем. Кешеләр яки хайваннарның һәркайсы бер-берләреннән холык-фигыльләре белән аерылган кебек, мондый табигыйлык агачлар һәм үсемлекләр дөньясына да хас икән. Шул ук усак һәм имәнне генә чагыштырып карыйк. Имән урманында, ул нинди генә гүзәл, мәһабәт булып тоелмасын, озак йөреп булмый. Имән урманы кешенең энергиясен үзенә суыра. Моны хәзер, икенче төрле итеп әйткәндә, биовампир диләр бугай. Син анда бөркүлектән тиргә батасың, әлсерисең, хәлсезләнәсең. Шулай. Имән ул каты агач кына түгел, ә каты бәгырьле дә икән.
Усак, киресенчә, көпшәк агач, йомшак холыклы, юмарт. Ул үзендәбулган бөтен энергиясен кешеләргә өләшә. Усак урманында йөрү көч өсти, тының ачыла, тәнеңдәге бөтен күзәнәкләр сулыш алгандай була. Усак урманы һәрвакыт җиләс. Усак улактан аккан чишмә суының да шифалыгы шуннан килә торгандыр.
Хикмәт нидә? Әниләребез, әти-бабаларыбыз усакның кеше организмына уңай тәэсир ясавын кайдан белгәннәр соң? Бактың исә элекке заманнарда ук тупыл каерысы (ә усакны калтыравык тупыл дип тә йөртәләр) салицил кислотасы табу өчен төп чимал булган икән. Ә салицил исә күпмедер күләмдә тән кызышуны киметсә, ике процентлы салицил кислотасы эремәсе медицинада антисептик чара буларак киң кулланыла.
Көзге урманда усактан коелган җете кызыл яфракларны җыеп, чәчәк иснәгәндәй, авыз-борын тирәсендә тотам. Ул яфраклардагы кебек нечкә хуш ис башка бүтән бернинди чәчәктә дә, үләндә дә кабатланмый.
Аһ, ул еллар! Аһ, ул онытылмас көннәр! Аһ, ул мәңге хәтергә уелып калган мизгелләр! Бүген инде инеш буйларының да табигый матурлыгы югала бара сыман. Ул чактагы чаңгы шуган биек таулар да ничектер иңгән, тәбәнәкләнеп калган кебек тоела. Хәзер чишмәләргә куелган усак улакларны көндез чыра яндырып та таба алмассың. Аларны кайда нефть скважиналары бораулау өчен коелган тимер, кайда җир сугару агрегатлары өчен эшләнгән алюминий торбаларга алыштырып бетергәннәр. Соңгысын төсле тимер караклары җыеп киттеләр. Бер куйгач, андый торба мәңге чыдарлык. Ләкин, ни хикмәттер, әлеге торбалар күңел канатын басып сындыра сымак. Гүя синең яшәешеңнең өмет ялкынын кемдер өреп сүндергән кебек тоела. Әллә саф көмештәй суның кояшта ялтырап, йөгерә-йөгерә улак буйлап агып килүен күрмәгәнгә шулай инде…
Александр Филиппов, «Урман акланы» китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев