Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Саргаямын сагышлардан (хикәя)

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Мария Логинованың хикәясе. Әнисенең истәлегенә багышлый.

Биеккәй тауларның башларында
Алтын үлчи, диләр, бер җегет.
Алтын үлчәсә дә, гадел үлчи,
Бардыр бу җегеттә бер өмет...

Әни җырлый... Бакча якның баскычына утырып, алмагачлар күләгәсендә әни моңлы җыру суза. Мин дә аның җырлаганын тыныч кына тыңлап торам да, янәшәсенә килеп утырам. Баскыч төбендә үк үсеп утырган өч миләшне әни бигрәк тә ярата. Яратмаска, әти утырткан шул аларны! Әллә озак яшәмәсен кү ңеле сизенгән аның, үләренә ике-өч ел кала гына утырткан иде
ул аларны.

— Атаң шушы миләшләрне: «Мин үлгәч, минем төсем итеп карарсың», — дип әйтә торган иде. Менә миләшләре ничек зур булдылар инде!

Алъяпкыч итәге белән яшьләрен сөртеп ала әни. Менә инде әти үлгәнгә дә дүрт ел, тик әнинең бер генә көне, бер генә минуты да әтине искә алмыйча үтми. Бер генә көнен дә аны сагынып еламыйча калмый иде ул. Шулай ук нык яратышып тордылар микәнни, дигән уй ирексездән килә. Матур булып үсеп утырган миләшләргә карый-карый минем күңелемнән шигырь юллары чагылып үтә:

Син утырткан өч миләшең, әти,
Үсте инде, җимеш бирәләр.
Син күренми торгач, алар да бит
«Кая безнең әти?!» диярләр...

Менә инде икенче җәемне әнием, улым, кызым белән авылда үткәрәм. Кышларын әни апаларда чыга, авылны сагынуына чама булмый иде. Шуның өчен җәйләрен булса да авылда торып калсын дип кайту инде бу. Ә сентябрь җиткәч, балаларга тагын укырга, тагын шәһәргә кайтырга вакыт җитә. Әниебезне дә, кечкенә балаларны үгетләгәндәй үгетләп, юмалап, үзебез белән алып китәбез. Әти үлгәч, әнинең кинәт хәтере бетте. Әтиебезнең кисәк үлеме харап итте дә инде әнине. Безнең әти әле бик нык, сау-таза кеше иде. Шуның хәтле чиста, пөхтә кеше иде ул. Авылда торуына карамастан, күлмәкләрнең гел ачык төстәгеләрен генә киде, көн дә алмаштырып торды. Берәр җиргә кунакка яисә очрашуга (Бөек Ватан сугышында катнашкан булганлыктан, аны еш кына мәктәпкә чакыралар иде) барасы булса, ул чистарыныр, ул үтүкләр иде киемнәрен! Әнигә бервакытта да чалбарларын үтүкләтмәде, үзе эшли иде. Әти белән әни безне дә чисталыкка өйрәтеп үстерделәр. Хәтерлим әле, иртән йокыдан торып тышка чыксаң, ишегаллары ялт итеп себерелгән, анда бернинди артык әйбер юк. Лапас эчендә — әтинең эш урынында һәрвакыт тәртип булыр иде. Аның балталары да олыдан кечкенәгә стенага беркетелеп куелган иде. Әтинең берәр коралын алсаң, ул шундук сизеп алыр, үзенә хас корылык белән алган әйберне кире урынына куярга кирәклеген әйтеп куяр иде. Авыл сабантуйлары алдыннан һәрбер йортка кереп, чисталыкны тикшереп йөриләр, монда өй генә түгел, сарай-лапаслар да, бакчалар да тикшерелә иде. Татар авылында яшәп яткан гап-гади керәшен гаиләсенең ел саен беренче урын өчен бүләкләр алуы мине әле дә сөендерә, горурландыра! Бу инде безнең гаиләбезнең кечкенәдән үк чынлап та чисталык-пөхтәлек өчен көрәшүебезне тагын бер кат исбатлый.

Хәтере бетү сәбәпле, әни гел бер үк сүзне сөйли иде. Аякларым йөрмәү аркасында идәннәрне тезләрдә үрмәләп юарга туры килә. Өебез зур, ике яктан да олы веранда салынган. Өй идәннәрен үзем юып, калганнарын кызым Катяга кушам. Әнинең ишегалдына чыгып киткәнен көтеп торам да, тиз-тиз юарга керешә идем. Чөнки әни өйдә булса, һич кенә ирек бирми:
— Кызым, сиңа авыр бит, аякларыңны авырттырасың, бир, үзем юып чыгарам? — ди башлый иде.

Мин тыныч кына аякларым авыртмаганлыгын, минем өчен үрмәләп йөрү файда гына икәнлеген аңлатам. Ике минут та үтми, әни тагын шул ук сүзләрне кабатлый иде. Мин дә тагын шул ук сүзләр белән әнигә аңлатам. Идәнне юып чыкканчы, әни миңа ун-унбиш мәртәбә бер үк сүзне кабатларга өлгерә. Аның мине кызгануы әле дә минем күңелемдә тора. Кызганса да, ул акыллы киңәшләрен бирә:
— Кеше сүзенә карама, бервакытта да боекма! Алланың кеме юк, терелерсең, боерган булса... Әле бөтенесен шаккатырып йөгереп йөрерсең!

Алланың «амин» дигән чагына туры килгәндер, әни, сүзләрең, мин, йөгереп үк булмаса да, стенага тотынып йөрергә өйрәндем инде.

Әни белән икәү бергә мунча керүләрне бер онытасым юк. Мин аны сабый баланы юындыргандай юып, тырнакларын кисеп, коендырып чыгара идем. Тик эсселектән әнинең хәле тиз бетә, ишекләрне ачып, кызу-кызу киендереп чыгарып җибәрәм.

— Әни, өстәлдә чәй ясап куйдым, чыгып эч тә, ятып торырсың, — дим. (Хәтере бетү сәбәпле, чәй ясап эчәрлек тә рәтеҗүне калмаган иде аның.)

«Уф! Үләм, хәлем бетте, уф!» — диеп уфтанып утырса да, чыгып китеп биш минут үтми, әле өйгә кереп җитәргә дә өлгермичә, кире мунчага килеп керә иде ул.
— Ник кире кердең, әни, хәлең бетә бит? — дисәм:

Ю-ю-ю-к! Хәлем бетми минем, мунча кызу түгел бит, күптән мунча кергәнем юк инде, үткән атнада яккач та ирендем, кермәдем, хәзер мин дә юынып чыгам, — ди ул. Аның зәгыйфь хәтере мунча кергәнен дә биш-ун минут эчендә оныткан була иде инде. Кызык та, кызганыч та күренеш иде бу.

Бу җәйнең ничек үткәнен сизми дә калганмын. Август азагында китәр вакыт та җиткән. Әни белән бергә инде бервакыттада кайта алмаячагымны күңелем сизгәндер, күрәсең, әйберләр не елый-елый җыйдым. Апа белән җизни безне алырга кайтканнар иде. Әнине, көйләп-җайлап, машинага алып чыгып утырттылар. Мин өстәл янына килеп утырдым, һич кенә дә кузгаласым килми. Үземне туган йортым кочагыннан ирексезләп, йолкып алырга туры килде. Апам Настя, кире кереп:

— Әйдә, әни көтә, — дигәч кенә, үземдә көч тапкандай булдым. Апама да авыр булгандыр бу минутта, чөнки минем күзләремә туры карый алмады ул.

Шулай итеп, кайчандыр гөрләп торган туган йортыбыз тагын ялгыз калды. Бу юлысы инде бик озакка. Туган йортыма язылган шигырләремнең берсе нәкъ менә шушы минутта тугандыр:

Туган йортым, синең сириннәрең
Төшләремә кереп йөдәтә.
Әйтерсең лә безне аралаган
Чакрым аша мине күзәтә.

Ул көнне дә сирин ботаклары койма арасыннан, «Китмәгез!» дигәндәй, үрелеп калганнардыр...

Әни башта апам Настяларда, аннары иң олы апам Ниналарда кадер-хөрмәттә генә яшәде. Декабрь аенда әнигә беренче мәртәбә инсульт булды. Аның хәле берникадәр яхшырганчы, янәшәсендә булдык. Аз-мазлап торып йөри башласа да, әни икенче иде инде. Аның башы бөтенләй буталган, күзләренә гел әти күренә. Аны чакыра иде ул. Апамны «әни» дип йөри башлаган иде. Без әни дип эндәшсәк тә, безгә дәшми, апага күтәрелеп карый, һич онытасым юк, әни янәшәсендә утырам, аны сөйләштерәсем килеп:

— Әни, төннәрен йоклый аласыңмы соң? — дип сорап куйдым. Әни дәшми. Кулына кулымны куйдым да: — Әни, әни, дим, әни-и-и?! — дип кабатладым.

Әни кухня ягына үрелеп карады да:

— Кая йөри соң ул, әле шушында гына иде бит? Ул күзләре белән Нина апаны эзли иде. Шушы минутта әнинең мине үз баласы итеп танымавына җанымның ятимсенеп, еламсырап куюы сизелде.

Тик шулай да вакыт-вакыт әнинең зиһене ачылып китә, безгә сөенеп карый, сөйләшә, таный иде. Мартның егермеләрендә әнигә икенче мәртәбә инсульт булды. Җирнең яз җылысына яңа уянып кардан әрчелә башлаган вакытында, бер мәртәбә дә аңына килмичә, әниебез үлеп китте. Егерме җиденче март, кичке сәгать дүрт иде. Алты кыз, алтыбыз килеп чыгып кына киткән иде әле.)

Әниебез риза-бәхил булып киткәндер, чөнки апаларым бик кадерләделәр. Актан алып акка гына салдылар әнине. Җиләк-җимештән, татлы ризыклардан өзмәдек. Кипкән иреннәренә чиратлашып су салып тордылар. Үләренә бер-ике көн калгач микән, янәшәсенә килеп утырдым да ут булып янган кулларына учымны куеп:

— Әни, син мине ишетәсеңме? — диюемә, уң күзеннән чип-чиста яшь тамчысы тәгәрәп төшкән иде. Ишетүен, тануын шулай белдерде микән әни, белмәдем.

Үзебезнең авылыбызга, әтиебез янәшәсенә кадерләп җирләдек әнине. Аны озатырга дип яше-карты җыелган иде. Әниебезне хөрмәт итүләре, яратулары иде бу. Чөнки безнең әни бер-вакытта да гайбәт сөйләмәде, бервакытта да талашмады. Шуңа күрә күрше-күлән көненә берничә мәртәбә кереп хәл белә торган иде. Акылы камил чагында кергән бер кешене чәй эчертмичә чыгармый иде ул, аннан соң капка төбенә тикле озата чыгар иде. Әниебезнең канына сеңгән матур-күркәм гадәтләре иде бу...

Их, әни?! Яшәсәң иде әле тагын бераз булса да! Белсәң иде сине ничек сагынуыбызны, ничек юксынуыбызны. Менә инде синең арабыздан китүеңә дә бер ел. Шушы бер ел да аз гына булса да югалту ачысын киметмәде. Туган йортыбыз сездән башка бигрәк тә боегып калган кебек, анда кайтып керүләре бик авыр. Әни, синең иң яратып кия торган аллы-гөлле күлмәгең белән ал яулыгың, әти киемнәре белән бергә, түребездә эленеп тора. Бу язмамны да сине сагынуыбызга чик-чама булмаганлыктан яздым. Инде үсеп җитеп, яшь барса да, «Әни!» дип авыз тутырып бер эндәшергә гаҗиз буласың икән ул... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев