Мизгелләрдән гомер тезелә
Николай Александров – гомеренең 25 елын мәктәпкә, балаларга белем бирүгә багышлаган, ә аннан соң ике дистә елга якын район газетасының баш редакторы булып эшләгән шәхес.
Ике җыентык авторы буларак, поэзия дөньясында үз юлы, үз сүзе булган керәшен шагыйре ул.
Николай Сергеевич 1956 елның 10 маенда Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында туган. Балачагы, үсмер еллары шул авылда – инештә су коенып, яшел чирәмдә тәгәрәп, бәбкә көтеп, дөньяны онытып туп тибеп һәм “уфалла” тартып үткән.
Бәләкәйдән үк шигырьләр яза. Бишенче класста укыганда, аның “Һәйкәл” дигән беренче шигыре район газетасында урын ала.
2010 елда үз редакцияләре типографиясендә “Хисләремә сафлык сарылган” исемле беренче җыентыгы басылып чыга. 2022 елда “Һәр мизгелнең үз яме бар” дип аталган китабы дөнья күрде. Аның шигырьләре табигатьтәге гүзәл күренешләргә, кеше күңелендә туа торган илаһи хисләргә, кабатланмас балачакка һәм башка темаларга багышланган.
“Иҗат – ул рухи халәт. Күңелдә ниндидер хис туа, аны шигъри юлларга салып, башкаларга җиткерәсе килә – ул гүзәллекне алар да күңелләре аша үткәрсеннәр, җаннарын баетсыннар. Тирән фәлсәфи фикер булган, ихлас хисләрне төрле сурәтләү чараларына төреп язылган шигъри юллар укучы тарафыннан җылы кабул ителсә, автор күңелендә әйтеп бетергесез канәгатьлек хисе туа, ул үзен бәхетле тоя, – дип иҗат сере, күңел хисләре белән уртаклашты хәзерге вакытта лаеклы ялдагы карендәшебез Николай Александров. Һәм иҗатка тартылучы сәләтле егетләргә, кызларга үзенең киңәшләрен дә җиткерде. – Керәшен яшьләре арасында каләм тибрәтүчеләр аз түгел. Ләкин аларга, минемчә, максатчанлык, иҗади үҗәтлек җитми. Керәшеннең артык тыйнак булуы да комачаулыйдыр. Тормышта әрсезлек тә кирәктер”.
Карендәшебез, Питрәч шагыйре Николай Александровка киләчәктә дә иҗат уңышлары, яңадан-яңа шигырьләре белән газета укчыларыбызны шатландыруын телибез.
Бик тәмле булды бугай
Мичтә пешкән авыл ипиеннән
Кисеп алып олы бер телем,
Май, кайнатма яктым калын итеп,
Капсаң, беләм, йотарсың телең.
Кызык түгел бер үзем ашарга,
Мин урамга чыктым йөгереп,
Җыелдылар күрше малайлары,
Минем тәмле ипине күреп.
Менә сырып алды алар мине,
Һәрберсендә бары бер теләк:
“Бигрәк тәмле күренә бу телем,
Тизрәк татып калырга кирәк”.
Менә ипи күчә кулдан-кулга,
Үз өлешен кертә һәр малай.
Йөри торгач, ипи бетеп китте,
Миңа тәтемәде бит шулай.
...Искә төшсә, мин уйланып куям:
Өйдә юктан кызыгу түгел,
Бергә-бергә шундый тәмле була,
Балалыкта шулай киң күңел.
Бүген мин сыйладым, ә иртәгә
Күрше малай шулай бүлешер:
Хәзинәдә барын алып чыгып,
Күрше малайларга өләшер.
Күңелемне шатлык хисе урый:
Татулыкта үтте балачак.
“Юмарт булдык, нинди гүзәл сыйфат!” –
Диеп һәркем искә алачак.
Китмәгезче, зинһар, ветераннар!
Китмәгезче, зинһар, ветераннар,
Бакыйлыкка Сезгә иртәрәк.
Җиһан коча Сезне, рәхмәт әйтеп,
Язгы кояш коча иркәләп.
Китмәгезче, зинһар, ветераннар,
Кайтмый калган Солдат үпкәләр:
Аның әманәтен кемнәр үтәр?
Ятим булып туар иртәләр.
Китмәгезче, зинһар,ветераннар,
Оныкларны кем соң иркәләр?
Яшәгез Сез безгә үрнәк булып,
Ашыкмагыз әле шул кадәр.
Син көзләрдә янымда бул
Син көзләрдә янымда бул, зинһар,
Сагыш баскан шушы җиһанда.
Бер ялгызым ничек яшәрмен мин,
Нинди көч табармын бу җанда?
Күз яшьләре түккән бу болытка
Мин, кушылып, үксеп елармын.
Саргаер ла җаным ялгызлыкта,
Санап көнен, аен, елларын.
Син кышларда янымда бул, зинһар,
Чиксез озын салкын кичләрдә.
Сыенырга әгәр син булмасаң,
Ялгызыма миңа нишләргә?!
Урамнарда карлы буран дулый,
Ае качкан болыт артына.
Янымда бул, миңа шундый рәхәт,
Шуңа күңел сиңа тартыла.
Бергә көтеп, бергә каршы алыйк,
Җиһан биләр ямьле язларны.
Янымда бул, зинһар, син булмасаң,
Мин кемне соң сөеп назлармын.
Язгы җилнең назлы канатында
Мин күкләргә очып менәрмен,
Сарылырмын кояш нурларына,
Һәм, наз булып, сиңа иңәрмен.
Син җәйләрдә янымда бул, зинһар,
Җәен туган сихри хисләрне
Бүлешергә син булмасаң янда,
Хис ташкыны белән нишләрмен?!
Шул ташкынны чәчкәләргә сибеп,
Без бәхетле, бергә атларбыз.
Бергә булып, бәхет серен чишеп,
Оныкларга аны сакларбыз.
Син һәр мизгел янымда бул, зинһар:
Мизгелләрдән гомер тезелә,
Синең белән бәхет кочагында
Бергә керик гомер көзенә.
Картлыкның да үз яме бар
Зирәк фикер: “Гомер бирә Ходай
Җиргә килгән һәрбер кешегә,
Ә картлыкны – бары лаек җанга
Бүләк итеп изге эшенә”.
Рәхмәт әйтик, әгәр картлык килеп,
Язмышларга безнең уралса.
Нишләр идек, безне чит-ят итеп,
Башкаларга таба юл алса?..
Ул килгән бит гомер сукмагыннан
Безнең белән бергә үтәргә,
Безгә тагын бик күп якты язлар,
Алтын көзләр бүләк итәргә.
Бар бит әле газиз оныкларга
Иркә-назлар бүләк итәсе,
Бар бит әле газиз оныкларның
Никах, туен теләп көтәсе.
Яшьрәк чакта көн-төн дөнья кудык,
Мөһим хыял – һаман чиратта;
Шул хыяллар өчен яшик әле, –
Офык, әнә, ничек еракта.
Моң-зар түкмик, сукранмыйк әйдә,
Үпкәләмик килгән картлыкка.
Безне хөрмәт итеп килгән бит ул, –
Күмик ямьгә, төрик шатлыкка.
Өмет белән киләм
Гөнаһларым белән киләм сиңа,
Ялгышларым белән;
Моң-зарыма сагышларым кушып,
Җанны меңгә теләм.
Җан ярасын күз яше дә юмый,
Шуны яхшы беләм.
Очрашулар дәва-сихәт булыр –
Өмет итеп киләм.
Күпме гомер газапларда үткән,
Күңел елап-сыктап.
Саф хисләргә сусап яшәдем мин,
Иркә-назга сусап.
Үткәнемне колачыма җыеп,
Мескен җанга өям.
Кичерүгә мыскал өмет белән,
Сиңа, менә, киләм.
Күңелдә синең ярсу, үпкә
Чиктән ашып киткән.
Мин үтенәм: “Юк!” – дип әйтә күрмә,
Миңа шул да җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев