Клара Булатованың “Яшел яфрак – яшәү төсе” әсәренең дәвамы
Анук Миңлегалигә нинди куркыныч янавын аңларлык хәлдә түгел иде әле беренче көндә. Аның башында, миендә бер төшенчә. Ул исән һәм алар очраштылар
Авылда андый яңалык тиз тарала. Кичке уеннан кайтучы яшьләр Олы Җәйне бер иттереп яңгыратып үттеләр.
Кәләй белән Сәвәләйне
Тоташтыралар икән.
Алай икән.
Анук белән Микулайны кавыштыралар икән.
Шулай икән.
Анук өстенә ябынып яткан атача җәймәне ачып атты да яланаякларын идәнгә җәелгән суккан патас өстенә салындырды. Бер генә мизгелгә кулларын тез өстенә куеп, сандыгыннан төшми утырып торды ул. Шуннан, катгый бер карарга килгәндәй, җәлт кенә урыныннан кузгалды.
— Шулай булмый торсын әле! — диде ул иреннәрен кысып. — Кавыштырмый торыгыз әле!
Чәрдәкләмәскә тырышып үтүкләгән зәңгәр яулык та, түшен чеметеп кенә бөреп теккән батист күлмәк тә, ак бизәкле сатины да урындык артында Питрау көткән килеш торып калды. Дөмәй буендагы яшелчә бакчасында уталып бетмәгән түтәлләре белән звенодаш кызлары, тегермәнче Көҗмә келәтендә туйга дип куелган әче бал тәпәне, тәрәзәдән шуып кына төшкән кызның кулындагы шакмаклы букчасыннан тотып җибәрми калырга җыенган кебек чәбәләнгән гөлҗимеш куаклары, таң алды качкынының бу дуамаллыгын аңлый алмаудан гаҗиз булып күзләрен шар ачкан бояр гөле чәчәкләре генә калды.
Өченче көн генә үз-үзенә бик нык ышанып, гайрәти дәрт белән:
Урал-елгаларга аулар салдым,
Сөзәгерәк җирен сайладым.
Анук — алтын алмам, алмый калмам,
Гомерлегем итеп сайладым.
Урал-елгаларга аулар салдым.
Табышларын уртак итәрбез.
Атаң бирсә — алтын туй итәрбез.
Бирми торса — урлап китәрбез —
дип җырлаган Кәшер егете — Анукның йөрәгенә кереп мәңгегә калган бердәнбер мәхәббәте Миңлегали дә калды.
Ленинград читендәге кирпеч заводында эшләп йөри иде Анук сугыш башланганда. Инна белән шунда таныштылар. Анук, гомумән, өлгерлеге, җитезлеге белән бүтән кызлардан аерылып тора. Икешәр смена эшли, кичләрен дә чыгып-нитеп йөрми, бүлмәдә җөй тегеп утыра. Авыллардан килгән барча кызлар кебек үк ул да кибетләрдән күпләп-күпләп челтәр, акбүз, чәчәкле ситса, сатин җыя. Олы көнгә бөтен нәсел-нәсәбен баштанаяк киендерергә уйлый. Юк, үзе төяп алып кайту түгел аның хыялында, посылка итеп салачак ул читтә җыйган малын. Үзе кайтмый әле. Укырга керә ул. Инна белән бергә. Инна медпунктта эшли. ФАШ бетергән булган. Хәзер институтка җыена. Анук аның белән аягына кирпеч калыбы төшеп, тубыгы яралангач, бәйләтергә кергән җирдән танышып китте. Курчак кебек матур фельдшер кызның мамыктай йомшак күренгән кулларының ныклыгына, сыдырылып канаган балтыр итләрен йод эремәсе белән чистартканда, Анук чыраен сыта башлагач: «Түз, түз, кадерлем! Ударница башың белән сытылып утыра күрмә тагын, килешми ул сиңа», — дип ярым шаяртып, ярым юатып сөйләнгән ягымлы тавышына шундук гашыйк булды ул. Яшь аралары әлләни ерак булмаган кызлар дуслашып та киттеләр. Инна Ленинградны яхшы белә. Үзәк урамнарның берсендә яшәүче агаларына да, Эрмитажга да, Бакыр җайдак һәйкәле янына да ияртеп йөрде ул ял көннәрендә Анукны. Үзенең зур врач булырга хыяллануы белән дә уртаклашты, яраткан егетенең фоторәсемен дә күрсәтте. Май бәйрәмендә хәтта Анукка шәмәхә төстәге үтә күренмәле өрфия шарф та бүләк итте. Берничә мәртәбә завод конторасының икенче катындагы библиотеканың уку залына да кереп утырдылар. Моңа кадәр китап белән әлләни дус булмаган Кәләй кызы дустына ияреп әкрен-әкрен медицинага бәйле брошюралар, белешмә китапчыклар яздырып ала башлады.
Авылдагы әти-әнисенә дә, Чутыр Миңлегалигә дә хат язмады Анук. Үзенең хәбәрсез китеп олагуы белән аларны хафага салуын аңлый, әмма үзе сүтеп киткән күперләрне үзе яңадан ничек сузып ялгарга тиеш булуын гына анык белә алмый иде кыз.
Кичләрен кызлар торагы тирәсендә егетләр дә күренә, кыюрак-терерәкләре бүлмәләргә дә үтеп керәләр. Шунда танышып, өйләнешеп кайтып китүчеләр дә булды. Анук ка да күз төшерүче, сүз кушучылар әз түгел. Әмма кызның күңел пәрдәсен күтәрерлек, Миңлегали урынына үтәрлек, аны оныттырырлык кеше очрамады. Дөресен әйткәндә, андый кеше очравын үзе дә теләмәде кыз.
Дус кызларның уку хыялларын сугыш өзде. Медицина дөньясына да аларны шул сугыш ашыктырып-куып алып кереп китте.
Блокада көннәрендә үк Инна эшли башлаган хәрәкәттәге кыр госпиталенә Анук үз теләге белән килеп эләкте. Кыскартылган рәвештә оештырылган махсус курслардан кызларны ашыктырып-тизләтеп фронтка ук озату очраклары шактый булып тора иде ул чакта. Инде менә сугыш башланганга да ике ел үтеп китте. 1943 елның июне... Медсанбат күбрәк ылыслы агачлар үскән урман төбенә килеп урнашты. Ә менә Аннаның туган ягында күбрәк каен, юкә. Бу вакытта инде анда дөньяның куе, чиста яшеллеккә чумып, төренеп утырган вакыты. Урманнарның әле итәге дә керләнмәгән. Урман читләре Питрау җитәрәк кенә бераз карала башлый, анда да явымсызрак, корыган елларда гы на җәй тузаны сарыла аларга. Ә бу вакытта чиста яшел урман — яшьлекнең үзе төсле...
Анна, юл буенарак сындырып ташлаган чыршы ботакларын ипләп кенә кочагына алды да медсанчасть урнашкан аланга илтүче сукмакка кереп китте. Ботакларның ялпаграк, җәенкерәкләрен җыярга тырыша ул, алары землянка идәненә җайлы түшәлә. Табигать үзе биргән хуш исле яшел паласлар. Госпиталь начальнигы Морозов үзе кушты аны кызларга: «Күзләр — төсен күреп, борыннар исен сизеп куанырлык булсын», — диде. Әтисе кебек якын булып киткән бу чал чәчле олы кешенең әлеге тәкъдименә Анна чын күңеленнән шатланып кушылды. Дусты Инна гына: «Әллә ниләр уйлап чыгара безнең картлач, башы-боты ботарланган солдатлар өчен ни шайтаныма кирәге бардыр аның «яшел паласы»ның», — дип маташты. Тик бүген менә ул да бик теләп Анна белән бергә ике катлы итеп эшләнгән җир асты шифаханәсенә колачлап-колачлап ылыс ташый. Үсеп утырган чыршыларга тимиләр алар. Урманның янып-тапалып бетмәгән өлеше үсәргә, яшәргә тиеш. Фронт артыннан яз белән бергә яшәү дә кайта бу якларга. Инде безнекеләр кырыла-кырыла чигенмиләр хәзер, кыра-кыра дошманны куалар. Сүз дә юк, сугыш, билгеле, кыруын дәвам итә. Яраланучылар да, һәлак булучысы да җитәрлек. Анна госпиталь урнашкан каенлы аланга килеп чыкты. Урнашу ыгы-зы гысытуктаган, медсанбат яңа урында яңа яралыларны кабул итәргә әзер иде инде. Төсе уңган плащ-палатка өстендә санитарларның үзен землянкага алып керүен көтеп ятучы яралылар арасындагы кара-кучкыл егет кинәт терсәкләренә таяна төшеп күтәрелде дә үз күзләренә ышанмаган бер аптыраулы-куанычлы рәвештә кычкырып җибәрде:
— Анук! Син бугай бит, Анук?!
Анук Миңлегалигә нинди куркыныч янавын аңларлык хәлдә түгел иде әле беренче көндә. Аның башында, миендә бер төшенчә! Ул исән! Ул исән һәм алар очраштылар. Очраштылар! Очраштылар! Айлар буе, ике ел буе кулыннан-күзеннән үткәргән яралы солдатларның йөзеннән сөйгәненең чалымнарын эзләүдән үк туктаган иде бит инде ул. Туктаган иде. Фронт зур. Фронт әле дә илне аркылы кискән. Аларның медсанчасте хезмәт күрсәтә торган әлеге линиягә, нәкъ менә шушы билгесез бер кечкенә таучык итәгендәге өч-дүрт кенә каралтыдан торган хутор артындагы урманлыкка аның Миңлегалие килеп чыгар дип уйлау бернинди хыял кысасына да сыя торган нәрсә түгел иде. Ә ул менә килеп чыкты — ничек кенә булмасын, нинди генә булмасын. Нинди генә булмасын?
Юк, тукта — ничек инде? Хәзер генә аның бөтен барлыгын өшетеп куркулы борчу куырып алды. Ничек? Ничек инде? Әйе, исән. Исән. Әмма... Анук Пекла әбисенең гел генә кабатлый торган: “Дүрт саның төгәл булсын, шулай булмаганда исән кеше түгел инде син”, — дигән сүзләрен исенә төшерде.
“Дүрт саның төгәл булсын”. Ә соң Миңлегалинең аяклары? Аяклары — “осколочный перелом, сазлыкта шактый озак яткан. Гангрена яный”, диде хирург. Әнә аны Морозов янына ашыгыч операциягә әзерлиләр. Операциягә. Кисәчәкләр бит аның аякларын. Кисәчәкләр. Чөнки кыр госпитале шартларында соң чиккә җиткән гангренадан бүтән котылу чарасы юк. Юк, юк. Ә бит аңа 22 яшь тә тулмаган. Тулмаган. Егерме икесе Торыйсыннан соң гына тула аның. Әйе, Торыйсыннан соң гына тула. Анук яхшы хәтерли. Яфрак бәйрәменә әзерләнгәндә әйткән иде бит ул аңа! “Менә алдагы атнада унсигез тула инде миңа, шуннан соң Алан дәдәй белән аяк терәп сөйләшербез”, — дип. Аяк терәп сөйләшергә өлгерә алмый калдылармы? Аяк терәп сөйләшергә өлгерә алмый калдылар шул. Тукта, тукта... өлгерә алмый калдылармы? Аяк терәп сөйләшергә... Аяк терәп... Әйе, әйе. Нәкъ менә аяк терәп сөйләшергә... тукта. Юк, юк, алай түгел. Алай кирәк түгел. Тукта. Аяк терәп сөйләшергә кирәк аңа. Аяк терәп сөйләшергә тиеш Миңлегали! Аяк терәп, яшь бит әле ул...
— Бабакай! Прокофий Николаевич! Зинһар, туктагыз! Тыңлагыз әле, Прокофий Николаевич!
Морозов бармакларын тырпайтып өскә күтәргән кулларын төшермәгән хәлдә терсәгенен эчке ягы белән күзлеген этәреп куйды да тыны-көне кабынып одеял ишектән атылып-бәрелеп кергән санитарка кызга сораулы караш ташлады.
— Туктагыз әле, доктор! Тыңлагыз әле!..
Ә бит тыңлады бабакай Анукны. Тыңлады, аңлады, кулыннан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләде. Гәрчә кем белә: бәхетле очраклылык та булгандыр, бәлки. Нәкъ шул көнне госпиталь өчен кирәкле медикаментлар белән самолёт килде, һәм Миңлегалине шуның белән эчкәре госпитальләрнең берсенә озату мөмкинлеге туды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев