Клара Булатованың “Яшел яфрак – яшәү төсе” әсәренең ахыры
Көҗмә малае үзенең моннан 13 ел элек кодалаган “качкын” кәләшен барыбер үзенеке итү бәхетенә иреште бит
Сугыш беткәч, Анук ни өчендер медицина институтына барырга уйламады. Дөрес, Инна белән аларның: “Исән калсак, институт бетереп, югары белемле врачлар булырбыз әле”, — дигән сүзләре бар иде барын. Инна шулай эшләде дә. Җиңү көне килү белән, бөтен «фронтташ ярларын» селтәп ташлап, Ленинградка кайтып китте, мединститутка кереп укый башлады. Фронтовиклар өчен булган ташламалар да, хатын-кыз чибәрлеге дә әлләни кирәк булмагандыр аңа моның өчен. Ни генә дисәң дә, башы, белеме бар иде Иннаның. Анук башка. Инде рус телен ярыйсы ук үзләштерсә дә, үзенең тулы булмаган урта белеме белән генә әллә кая бара алмый шул инде ул. Аннан соң, әгәр исән калган булса, Миңлегали дә Әлмәт ягына кайтырга тиештер ләбаса.
Бөгелмә вокзалында да һәркайдагы күренеш: килеп туктаган эшелоннардан хәрби киемлеләр коела, перрон читенә үк килеп туктаган чытыр арбалар, такта кузовлы-әрҗәле йөк машиналары. Машиналарның берсендә сынар күзенә кара повязка-бәйләм ябылган солдат гармунда уйнап җырлап утыра.
Бер метрлы сары каеш
Әле дә билендә микән?
Исән микән? Үлгән микән?
Әллә пленда микән?
Анукның йөрәге чемердәп куйды. Әйе, шушы өч сорауның берсенә дә җавап юк бит әле Миңлегали турында. Морозов тарафыннан самолётка салып үзәккә озатылганның соңында бернинди хәбәре дә булмады аның.
Апан дәдәйнең өе элеккечә көлеп тормый. Яз бер, көз бер келпеткеч белән эчен-тышын кырып юалар иде дә бит аны Анук үскәндә. Ачлы-туклы сугыш елларында көчле яшь кулларсыз калган ихатага андый карау җитмәгәнлеге күренеп тора шул. Алай да янбакчадагы бояр гөлләре чекерәеп-балкып шау чәчәктә утыра.
Яшьлек дуамаллыгы белән өеннән качкан, җиңү белән сугыштан кайткан солдат кызны ата-ана гына түгел, бөтен Яләк авылы нишләтергә белмәде. Өй борынча аш-су: туган-тумача, кода-кодача хәленчә кунак итәргә тырыша, йортында өйләнердәй егет заты булганы үзенчә «җәтмә салу» җаен да карап карамак булып уй йөртә. Озын-озак кунаклап ятмады Анук. Вакыты-чоры ул түгел. Берничә көн үтүгә, почта йөртүче Көйгән Күчтәсенә утырып район үзәгенә юл тотты. Военкоматка учётка басарга, эшкә урнашу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде кызга. Күчтә, гаҗәеп җор телле һәм җитез егет, юл буе соңгы елларда чыккан халык җырларын такмаклап барды.
Атланып корчаңгы атка
Барам военкоматка –
Киңәш итәргә.
Ашаганым алабута,
Ашасам эчем авырта –
Инде нишләргә?
Анук егетнең зәңгәрләнеп калган ябык йөзенә карап: “Бүген иртән нәрсә генә ашадың икән соң әле син, бахыр”, — дип уйлап куйды. Нәрсә булсын? Мөгаен, шул алабута күмәчедер инде. Булса-калса. Күчтәнең әтисе сугышның башында ук диярлек үлеп калган. Дүрт балалы Маланҗа түтәйдә бүтән нәрсә булсын ди?
Анук военкомнан үзен эшкә юллаган тәкъдим хатын алып, район үзәк больницасының хуҗабикәсе Балахина янына китте. Чем-кара чәчле, кара күзле, зифа буйлы, чибәр, әмма кырыслыгы карашында ук чагыла торган Зифа Мостафовна сүзне озакка сузып тормады.
— Кайчан эш башлыйбыз, Анна Афанасьевна?
Анна Афанасьевна иртәгесе көнне үк хирургия бүлегендә эшли башлады.
Эшен яратып, белеп башкара иде ул. Дүрт елдан артык атаклы хирург Морозов кул астында эшләү кыз өчен әллә нинди югары уку йортларын алыштырырдай мәктәп булган иде шул сугыш вакытында. Алай да район больницасының үз үзенчәлекләре, үз шартлары, үз таләпләре. Сугыш бетү белән авырулар кимемәде. Аннан соң ике ел рәттән килгән ачлык үзе дә аңа кадәр искиткеч яман эзен салган. Канлы үлем елы дип аталган кырык өчтән калган хроник авырулар да, фронтовикларга ияреп кайткан дөньякүләм имәнгеч чирләр дә ил-халык тормышын төптән кимереп шактый интектерде. Кешеләрнең шәхси тормышлары, үз тормышлары да пира-зара килеп бетте. Җыр-дастаннарга гына лаек булган яшьлек мәхәббәтләре челпәрәмә килде, язмышларга сылтанган ялгышлар, ялгышлардан тукылган язмышлар күбәйде. Әсирлектән котылып илгә кайтучылар үз илләренең тоткыннарына әверелделәр. Теге яки бу сәбәп белән сугыштан соң да ихтыярый-мәҗбүри читтә калганнар, хәбәрсез югалганнар кайта, табыла башлады.
Миңлегали бер хәбәрсез иде. Анук кына түгел, аның кайдалыгын авылларында да белмиләр. Атасы сугышка кадәр үк үлгән, ә анасы каты яраланып госпитальдә ятучы улы янына күрешергә барган җиреннән юлда вафат булган иде. Писмәндә яшәүче сеңлесе Анук белән күрешкәндә:
— Исән ул, — диде. — Марҗа хатыны белән кайдадыр Мәскәү тирәсендә яшиләр. Ике балалары бар бугай...
Хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Анна Афанасьевна Красильниковага 29 нчы яшь киткән иде инде. Дөньяның ачысын-төчесен татыган, фронт юлларыннан ир-атлар белән бергә сугышның бөтен авырлыкларын үтеп исән-сау кайткан, тәне дә, рухы да сау-сәламәт кызга гаилә корып балалар үстерергә бик-бик вакыт иде инде. 1952 елның көзендә ул үзе кайчандыр баш тарткан, кияү куенына керәсе җәйдә “кавыштырмый торсыннар әле!” дип чыгып киткән егеткә — Сәвәләйнең тегермәнче Көҗмә малае, хәзер инде икмәк заводы директоры булып эшләүче Николай Кузьмич Антоновка кияүгә чыкты. Туйны алар үз вакыты өчен бик бай, бик купшы итеп үткәрделәр. Һәр ике нәсел өчен бик отышлы, уңышлы багланыш булып тоелды ул. Бәхетле туганлашу, бәхетле кушылу. Николай Кузьмич өчен аеруча. Ни генә дисәң дә, ул үзенең моннан 13 ел элек кодалаган “качкын” кәләшен барыбер үзенеке итү бәхетенә иреште бит! Алар начар яшәмәделәр. Анна ханым булдыклы хатын, яхшы ана, ярдәмлекле килен, игелекле күрше, мәрхәмәтле кеше булып гомер кичерде. Тик Николайның кайнар мәхәббәтен шундый ук кайнарлык белән кабул итә алмады. Бары тик хатынлык вазифасын гына башкара иде Анук. Төшләрендә ул һаман Миңлегалине күрә, һаман аның:
Анук, алтын алмам, алмый калмам —
Гомерлегем итеп сайладым, —
дип җырлаганын ишетеп уяна иде. Гомер буе шулай.
Анна Афанасьевна пенсия яшенә җиткәч тә байтак вакыт эшен ташламады. Район больницасы заманча салынган зур таш бинага күчкәч тә әле аны эштән җибәрмәделәр. Инде тулаем лаеклы ялга чыкканнан соң да ул үзе белән озак еллар бергә эшләгән коллективтан аерылмады. Тик менә Анна ханым, ни дәрәҗәдә теләсә дә, дүрт баласының берсен генә дә тыйбб (медицина) дөньясына кертә алмады. Әтиләре сүзен алга алдылар балалар. “Бер тиенсезгә кеше гомерен саклыйм дип яшәргәме? Түләүсез гомер сатыпмы? Син интеккән җиткән!” Тегермәнче Көҗмә тамырының җепләре көчле иде.
Соңгы елларда Анна Афанасьевнаның Мәскәү асты сазлыкларында салкын тиюдән сихәтлеген югалткан аяклары борчый. Менә бу язда да (ничәнче тапкыр инде) аны кайчандыр үзе эшләгән больницага носилкада китерделәр. Кабул итү бүлмәсенә өченче каттан төшкән яшь хирургны күрүгә, Анна ханымның йөрәге туктый язды.
“Миңлегали!” — диде ул эчкә йотылган ярым тавыш белән. “Юк, Анна апа. Миңлегали түгел. Дамир Миңлегалиевич — безнең бу яңа врач. Дворкин урынына килде. Мәскәүдән үк ул!” — дип пышылдап өлгерде кабул итү бүлмәсендәге сестра.
Яшь хирург Миңлегалинең аумаган-ашмаган күчермәсе иде. “Урсал-елгаларга аулар салдым...” Мәскәү астындагы химия заводларының берсендә эшләп пенсиягә чыккач Миңлегалинең туган ягына кайтып өй салганын да, беренче хатыныннан аерылганын да ишеткән иде инде Анук. Әмма аның олы малаеның врач икәнен дә, бигрәк тә Мәскәүдән монда килеп эшли икәнлеген дә белми иде. Ә бүген ул нәкъ менә Дамир Миңлегалиевич палатасына килеп эләкте. Диагноз житди, җитди генә дә түгел, соң чиктә куркыныч. Гангрена.
— Әле дә йөргән инде ул бу аяклары белән. Гомер буе сызланып эшләгән. Казанга җибәрүдән дә, Мәскәүгә озатудан да фәтва булмаячак, — диде баш врач.
— Мине дөрес аңлагыз: элегрәк үзем белән бергә янәшә басып эшләгән апаның аякларын кисә алмыйм. Булмый. Сезгә туры килә, Дамир Минлегалиевич.
Яшь белгеч баш тартып тормады. Профессиясе шул.
Аннаның баш очында инде аны өч айга якын саклаган, караган төпчек кызы Инна утыра. Ул әле узган ел гына сәүдә техникумын бетереп, “Девон” кафесында эшли башлаган иде. Әнисенең ныклап авырып китүе сәбәпле, менә эшеннән аерылып торырга туры килде. Әлбәттә, аны алыштырырга җиңгиләре дә килгәләп йөрде. Шулай да даими караучысы Инна булды анасының. Авыруның хәле аруланып килә. Хәзер инде аны өйгә алып чыгарга мөмкин, диделәр. Мәскәүгә протезларга заказ җибәрелгән, алар кайтканчы карчык-ананы коляскада йөртергә туры киләчәк. Анна Афанасьевна уйчан карашын Иннадан ала алмый байтак эндәшми ятты. Хәзерге яшьләргә хас булмаганча тыйнак аның Иннасы. Балалары арасында бер ул аның үзенә охшаган. Әнә калын сары толымы, һиндыба чәчәге кебек зур зәңгәр күзләре. Өстенә кигән киң итәкле зәңгәр күлмәгенә кадәр...
Палатага Дамир Миңлегалиевич килеп керде.
— Йә, Иннушка-күкчәчәк. Анна апа белән әлегә саубуллашып торырбыз инде. Озакка түгел. Протезлар кайтып җитүгә, яңадан монда алып киләсе булыр. Беренче күнегүләрне безнең күзәтүләрдән башка үткәрергә ярамас.
Авыруны носилкада машинага алып чыгучы санитарлар белән янәшә атлап барган Дамир-хирург Иннаның беләгеннән тотып әкрен генә:
— Минем үземә дә сезнең йортка килеп йөрергә мөмкин булыр бит? — дип сорады.
Кызның йөзенә йөгергән алсулык, оялчан тибрәлгән керфекләр ананың күзеннән читтә кала алмады бу мизгелдә.
И кадыйр! И Тәңрем! И яшьлек! Ә урамда агачлар ямь-яшел. Җәй башы. Торыйсын атнасы түгелме соң бу?
Яшел яфрак — яшел Торыйсын,
“Ни хәлләр?” — дип никләр сорыйсың?
Яшел яфрак яшәү төседер,
Торыйсыннар яшьлек өчендер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев