Клара Булатованың “Яшел яфрак – яшәү төсе” әсәре
Анук: “Җан теләмәгәннәрне димләмәгез, үзем теләгәнне бирегез...”
Ничек шулай килеп чыккандыр, Анук авылдаш егетләргә юри дә бер игътибар итми торган иде. Ул үзенең әллә кем чибәр түгел икәнен дә белә, алай да төшеп калганнардан түгеллеген чамалый. Буе-сыны килешле, чәч толымы саллы, зәңгәр күзләренең карашы чиста, якты. Кашлары... Ничектер үзенә бертөрле садәлек-сафлык белән кызнын мәхәббәтле йөзен каплап-саклап торучы канатлары сыман иде аның кашлары... Бөтенесе өстенә, җырга оста иде Анук! Кәләй керәшеннәре гомергә җырчы булды. Әмма Анук, чордашларын гына түгел, озын-озак гомерләрен җырлап үткәргән олы-сарыны да сокландыра иде җыруы белән. Бормалы-бормалы озын халык көйләрен дә, канатлы-уймак заман такмакларын да ул бик тиз ятлап ала, үзеннән әллә нинди төсмерләр өсти, сүзләрен үзе таба, һәр очракта аның үз җыры әзер була.
Миңлегали дә аның шул җырына сихерләнеп, суырылып килә иде бугай. Питрау кайтуына килгән иде егет Кәләй авылына. Элек-электән килгән гадәт. Питрау бәйрәмен Якты Күлдә үткәрәләр дә бәйрәмнең соңгы көннәрендә аны Кәләйгә озаталар. “Питрау кайтуы” дип атала бусы. Кая китеп, кайдан кайткан ул Питрау — яшьләрнең анда эше юк. Аларга кичке уен булсын, җыр-бию, кунак кызлары, кунак егетләре булсын! Питрау кайтуына әллә кайлардан киләләр. Татарлар да килә. Керәшеннәр белән алар арасында элеккеге читләшү күптән юк инде. Карт-коры да бер-берсен ят күрми, яшьләрне әйткән дә юк. Шулай да Кәләйнең берәр кызы күрше-тирәдән берәр татар егете белән йөри башласамы?! Ул чагында көне-сәгате белән кабыргаңны төрткәли башлаячаклар — көт тә тор! Анук белән Миңлегали Дөмәй башындагы чирәмлектән бер генә урап килделәр, яшьләр түгәрәге Анукны эләктереп тә алды, әйләндереп тә салды:
Биек тауның башларында
Мичкә-мичкә керәчин.
Татарлар белән йөрмәсәң,
Беткәнмени керәшен?
Беткән ди сиңа? Бер дә бетмәгән керәшен. Әнә теге Питрау көнне генә килделәр. Керәшеннәр килде. Сәвәләйнең тегермәнче Көҗмә килде читават улы белән. Бетмәгән. Әмма кызның күңелен менә шушы чутыр кара Кәшер татары тарта иде. Җен белсен, ни-нәрсәсе белән тарта. Әллә шул үзенең дә җыр күәсе булуы беләнме? Әнә бит: аптырамады да, куркытмады да, кинаяле, янаулы такмакларга такмаклап кына җавап кайтарды:
Биек тауның башларында
Керәшеннәр базары.
Керәшеннәр белән генә
Сөйләшерлек бар әле.
Анысы сөйләшерлеге бар иде егетнең. МТСта — беренче тракторист! Кәләйнең Краснов Иваны белән шунда бергә эшли. Питрау кайтуына авылларына аны шул Иван алып килгән иде. Елга якын инде алар Әлмәттә бер фатирда торалар. Бик дус күренәләр. Иван үзе дә Кәшергә баргалап йөри. Юкка түгелдер инде, Миңлегалиләрдә җитү кызлар да бар дип сөйлиләр...
Миңлегали тегермәнче Көҗмә малае кебек “кодагыйлап” маташмаган да булыр иде. Олырак яшьтәгеләр арасында “татар”, “керәшен” дип читләбрәк карарга тырышучылар булса да, инде чирек гасырга якын халыклар дуслыгы булган республикада яшәү яшьләрнең мәхәббәтен андый киртәләрдән азат иткән. Апай, дәдәй белән Пидуч түти дә аны аңламаслык түгел-түгелен, шулай да аларның Көҗмә Микулаен кире какмаячаклары сизелеп тора. Ике сүзнең берендә: “Дини дә зат нәсел инде. Микулайның эше дә кулай, арты да бай. Ул йортның пычагы май-бал өстендә”, — дигән белешмәне Анукка өзлексез җиткезеп торалар. Анук та туган-тумача алдында гел үк коелып-җебеп төшми әллә ни. Менә Торыйсын бәйрәмендә дә керәшеннәрнең әллә кай заманнардан калган Торыйсын көенә үзе теләгән сүзләрен салып әйтте дә бирде. Өздереп-телеп әйтте ул аны.
Кочак-кочак яшел яфрак җыйдым.
Капка башларына элегез.
Җан теләмәгәннәрне димләмәгез,
Үзем теләгәнне бирегез...
Яшел яфрак, яшел Торыйсын,
Сөямсең, дип нигә сорайсың?..
Шул ук Торыйсында инде Сарсаз Баграждан кичке уенның да беткәнен көтмичә Миңлегалигә ияреп кайтты да китте. Андагы Пали тутасы да, Кәләйдән бергә килгән дус кызлары да тыңлата алмадылар. Аты-чабуы чыгудан да курыкмады Анук. Кичке уенда төрттерүчеләргә чатнатып җавабын бирә торды.
И, ул түгәрәк уеннардагы җыр аша үртәшү, җавапла шулар! Кайлардан гына табылып торадыр микән ул ут фикерле үткен сүз-такмак?! Кара гына син, әй, һәр куплет, һәр әйтемдә никадәр киная, мәгънә ята бит! Шунысы кызык тагы: керәшен кызларының телендә гел татар егетләре исемнәре җырга керә. Юкка-тикмәгә түгел, ә ниндидер тирән ишарә белән керә үзе. Баграждан кайтканның икенче көнендә үк Анукның түгәрәк уртасына эләгүе булды, Жапай Санаучы гөрелдәтеп алып та китте:
Бакчаларында ишек,
Кичә булган егетенең
Фамилиясе ничек?
Шуны гына көткән яшьләр түгәрәкне дәррәү эләктереп тә алдылар:
Фамилиясен белмәдем,
Исемнәре Мингали.
Дөньясында (син дә шунда)
Төрле хәлләр булгалый.
Төрле хәлләр булгалый шул. Күпшә Настые белән булган хәлне генә ал. Анук белән бер класста укыдылар җиденчене бетергәнче. Класста аннан да тыйнак, аннан да басынкы кыз юк иде. Кичке уеннардан да чаба-чаба кайта, кыланмый, биеми дә, җырламый да торган иде. Егетләр белән чуалганы да ишетелмәде. Анук шикелле атналап-айлап Бөгелмәдә дә укып-өйрәнеп куна-төнә ятмады Начтый. Гел өендә, гел атасы-анасы янында булды. Баксаң-күрсәң, тымызык күлдә корт уйный, дигәннәре хак булып чыккан. Узган Микулайда бугазына җиткән корсагы белән Җарык Җәтүнәрнең Метриенә ияргән дә кайткан. Илдә булмаганны! Ничек яшәп китәрләр алар, Алла белә!
Пидуч түти шушы хәлләрне ишетеп кайткач, Анукның колак итен өзми-куймый чәйнәде:
— Кара аны, кызый! Алай-болай башыңны җуеп йөзгә кызыллык җагасы булма. Кара аны, атаң-анаң холкын беләсең! Миргә оят йөзе ясасак, кара аны! Азындың да азындың быелгысы елларда! Таңга кадәр җөреш җакшылыкка илтмәс ул. Кара аны, кызыкай!..
Таңга кадәр йөреп нәрсә эшләгән соң әле аның кызы? Таңы да бит аның ындыр артында гына. Түгәрәк таралып, Олы Җәйдән ике урарга өлгермиләр, ул таң дигәне пожар лапасы артыннан «пылт» итеп күтәрелеп чыга. Нишләп шулай кыска була икән бу җәйге таңнар? Әлмәттән Краснов Иванга ияреп Миңлегали килгән көннәрдә бигрәк тә.
Кич иде. Пидуч түтәй баскыч төбендә агач ялгашка салып атлык таптый. (Ат кузгалагының орлыгы әле өлгермәгән, шулай да аның йомарланган башын тавыклар бик яратып ашыйлар.) Анук ачык тәрәзә алдындагы сандыкка бәләкәй одеял җәеп кер үтүкли. Күмер үтүге авылда ике генә кешедә бар. Тегүче Кәнифә белән Бөкем Зояларда. Ануклар шуларның әле берсеннән, әле берсеннән алып торалар.
Анук зәңгәр яулыгын бик чәрдәкләмәскә тырышып бастырды да, урындык артына өеп-өеп куйган киемнәрен урнаштыру өчен түр почмактагы чаршауны морҗага таба сыдырып куйды. Алача күлмәкләрен хәзер өйдә генә кияр инде, ә бу куе зәңгәргә ал бизәк төшкән сатин күлмәкне Питраугача сандыкка салып куйсаң да ярый. Көненә өчәр күлмәк алыша кызлар бәйрәмдә. Көненә өчәр күлмәкнең барысы да яңа булып бетмәс бит!
Ишек төбендә Пидуч түтәйнең кем беләндер сөйләшкәне ишетелде.
— Куй, печкәчәм, авызыңа да аласы булма! Ни дип әле буе-сыны ныгып өлгермәгән баланы...
— И, алай дип инде. Үзең безнең Апанга чыкканда ничә яшь иде соң сиңа? Билең дә ныгыган, буең да туенган булган бит. Торыйсында чыксаң уңарсын, киявеңдә гомер торырсың, дигәннәр. Торыйсында килдең. Олы көнгә кыз да табып бирдең. Анугыңнан да яшьрәк идең әле.
Анук колакларын тырпайтып күпме ишетергә теләсә дә, әнисе белән Пали тутасының бүтән сүзен ишетә алмады, хатыннар утын абзарынамы, лапаскамы кереп киттеләр бугай. Алай да сүзнең ни турыда икәне көн кебек ачык: тутасы Көҗмә тегермәненә су коярга йөри торгандыр инде.
Көҗмә тегермәне. Көҗмә тегермәненең күпләр өчен серле булып килгән тарихы бар. Революциягә кадәр тирә-юньдә бер саналган Аксаковлар тегермәне ул. Көҗмә (Кузьма Васильевич Антонов) үсмер чагыннан ук шуларга бил бөкте. Тумыштан башы йомры иде егетнең, тегермәндә эшләгәндә йомры башына кәкре кулы да кушыла дип сөйләделәр. Егет булып шактый озак яшәде, дүртенче дистәне ваклый башлагач кына әллә кайдагы Ләке авылыннан сазаган бер кызга өйләнеп куйды. Көянтә кебек бөгелеп төшәрдәй шөкатьсез озын торыклы Үлҗи Ләкенең умартачы Иван кызы иде. Бай кәләш. Ике байлыкның варислары бергә кушылып төзелгән бу семьяда хәзер “Якты Күл” колхозында счетовод булып эшләүче Микулай — бердәнбер ир бала. Егет атасының йомры башын, анасы ягының каты бизмәнен нык үзләштергән. Ләкедәге умартачы Иваннар саранлыгын анекдот-мәзәк итеп әле дә сөйлиләр. Имеш, көннәрдән бер көнне, әле Үлҗи-Ульяна үсмер чагында, Иван картның йортында пожар чыккан. Бөтен авыл җыелып өйдән урамга әйбер-кара ташый, ә Үлҗинең Гриш дәдәсе, чоландагы тәпәнгә атланып, агач кашык белән каерып-каерып бал ашап утыра, ди. Авылдашларыннан берсе:
— Нәрсә, әллә күргәнең юкмы? Пожар вакытында тыгынып утырмасаң, — дип әрли башлагач, егет чын ихластан:
— Күрсәтер сиңа әти тик торганнан бал! Элҗен көнне дә кашыгын тутырып каптырганы юк, — дип җавап биргән, ди. Бу кадәре булгандырмы, юкмы, әмма дә ләкин саранлыклары хак инде Үлҗи ягының!
Көҗмәнең элеккеге хуҗалары 1919 елда ук Себер ягына китеп олактылар. Тегермәнгә ут салып та азапланганнар иде дә, Әлмәт яклап килеп өлгергән кызыллар ирек бирмәде. Калды тегермән. Әллә ничек җай туры килеп. Көҗмә тегермәннең төп хуҗасына әверелеп китте. Баштарак, 20-22 нче елларда тегермән бөтенләй диярлек тик торды. Якты Күлдән дә, Кәләй, Сәвәләйдән дә тарттырырга йөрүче иген ияләре булмады. Тегермәннең яңа хуҗасына әйләнгән Көҗмә тып-тын гына шунда йорт-каралтысын корып куйды, яшь хатыны артыннан килгән дуңгыз балаларын тегермән буасы артындагы тиреслеккә тәгәрәтеп җибәрде. Әрәмәлек куенына умарталар утыртты. 1921 елда булган бер вакыйга Унтун Көҗмәсенең авыл каршында гына түгел, район каршында да атын-данын нык күтәреп калдырды. Авыл Советына килгән уполномуч белән персидәтел Василий Красновны да үзе ияртеп килеп, Көҗмә тегермән артындагы олы келәтләрнең берсендәге идән асты амбарыннан Аксаковлардан калган 17 капчык тере бодайны ЧОН отрядларына төятеп җибәрде. (Әлбәттә, андый идән асты амбарлары бер генә булмаганлыгын Үлҗие белән Көҗмәнең үзеннән башка беркем белми иде шул.)
28 елда каерылып иген уңды. Көҗмә тегермәненә Әлмәт, Ямаш, Зәй якларыннан ук олаулар агылды. Тегермән алдындагы куе чирәмле ишегалдында шакмак борын мырылдыклар белән шундый ук түгәрәк бер малай да мүкәләп-тәгәрәп йөри. Антоновның җыйган малларына — хуҗа, олыгайган көннәрендә үзләренә терәк булырга тиешле малайлары дөньяга килгән иде.
Менә шул Микулай сората инде Анукны.
Атасы — тегермәнче, бабасы — умартачы, арты затлы. Күпләрнең асты-өскә килгән бу заманда Унтун Көжмәләре кымшанмады. Таза тормыш. Әмма дә ләкин шул тазалыкның чисталыгына ышанмый Апан. Атап торып төртеп күрсәтер дәлилләре дә юк аның Көҗмәгә карата, тик күңеле ышанмый. Шуңа күрә бердәнбер кызын алар нәселенә озатасы килми. Күрә, сизә, тәгаен белә ата кеше — кыз үзе дә Сәвәләйдән кияүләүне бер генә дә өнәгән кебек түгел. Әнисе генә Пали чанасына утырмакчы, шулар көенә кушылмакчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев