Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшеннәрнең ике авыл яшьләре кушылып бәйрәм итү кичәсе: «Җәйге уеннар»

Алып баручылар өчен: (2 кеше чыга)

1) Түбән Кама! Калкып чыктың
Чулман суы ярында.
Матур, гүзәл, яшь кала, син
Яңарасың тагы да.

2) Җыры белән сине мактап
Яши халкың хезмәттә.
Күпме авыл сиңа сыйды,
Яши алар хөрмәттә.

1. Әйе, әле Түбән Кама төзелә дә башламаган заманда бу урыннарда бик күп керәшен авыллары яшәгән бит! Актүбә, Чәбия, Келәтле, Балчыклы исемле авыллар бер-берсе белән бик тату, дус булып яшәп, зур бәйрәмнәрдә кичке уеннарга бергә җыелып, яшьләр - кызлар төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар, күрше авыл яшьләре бер-берсенә гашыйк булып, туйлар да ясаганнар.

2. Безнең Түбән Камабыз Актүбә белән Чәбияне үз кочагына алып, авыл халкына хөрмәтенбүгенгекөндәдә белдереп яшәп ятканда, Келәтле һәм Балчыклы авылы яшьләре борынгылыкны саклап, сагынып искә алалар һәм бер-берсенә кунакка йөрешүне онытмыйлар. Хәзергесе көндә дә яшьләр күрше авыл гүзәлләренә күз салалар, мәхәббәт казанында кайныйлар, туйлар ясыйлар.

Бергә: Ике авыл яшьләре арасында булган күренешне карагыз!

1.Чиләк көянтә асып кыз җырлап чыга.

Эх, син минем туган авылым
Синдә үтте балачак
Гүзәл яшьлек, назлы сөю
Хәтеремдә калачак

Келәтлемдә Сабан туе
Гөрләп тора тирә-як
Тау кырыңда ал чәчәкләр яшьләре.
Җанга рәхәт, күңел шат.
(сәхнәнең икенче ягына кереп китә)

2.(Шул вакытта Балчыклы егете гармун тотып җырлап чыга)
Эх, безенең малай чаклар,
Кесә тулы борчаклар.
Балчыклының урамнарын
Гөрләтеп йөргән чаклар

Әй, Балчыклым, Балчыклым,
Чишмә буена чыктым.
Келәтленең бер гүзәлен
Күзәтергә дип чыктым.
(кыз судан кайта: сәхнә уртасына чыга)

3. Сәхнә уртасыннан чиләк көянтә күтәреп үтеп баручы кызны күреп туктатып сөйләшү башлана: Егет: Эх, чибәр кыз! Исемең ничек? (Роза булам) Сөйгән егетең бармы? (Юк, хәзергә)

Э-э-эх! Алайса мин үз чибәремне таптым бит, ә-ә??
- Бүгенге уенга чыгасыңмы? (Чыгам, билгеле). Без шунда очрашып сөйләшербез, ярыймы Роза? - (Ике якка керәләр).

4. Кичке уен күренеше башлана:
Бер яктан авыл көенә җырлап чыгалар:
Без Балчыклы авылыннан
Килдек әле кунакка
Су буйлары, киң болыннар,
Матур икән чынлап та!
Жыр бетүгә кызлардан берсе:

Әнә, бу авыл яшьләре дә монда килә. Әйдәгез каршы алабыз, - дия.

Келәтле яшьләре җырлап чыга (Авыл көе).
Без Келәтле чибәрләре
Уйныйбыз да, җырлыйбыз.
Яшь гомерләр уза, диеп,
Моңсуланып тормыйбыз.
Урам буйлап килдек без,
Ишек ачып кердек без.
Сезнең нурлы йөзегезне
Күрер өчен килдек без.

Келәтле яшьләреннән берсе: Саумысыз, карендәшләр! Менә бүген кичке уеныбыз күңелле була инда, ичмасам! (дип, шатлык белдерә). Икенчесе: Әйдәгез, бергәләп түгәрәк уен уйнап алабыз!

(түгәрәк уенга басалар, "Әйдә-әйдә, кайда-кайда" уйнала):
1) Түгәрәк күл уртасында
Үрдәк белән каз гына
Туганнарның күңеле булсын,
Жырлап алыйк әз генә.

Кушымта: Әйдә-әйдә, кайда-кайда?
Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага,
 Урман суы шәп ага,

Авылыбызда бер матур бар,
 Әйдә салыйк шобага. - 3 кат.

 2) Ак алъяпкыч билләрдә
Җилфердәми җилләрдә.
Сандугачлар да сайрамый
Сез булмаган җирләрдә
Кушымта: (шул ук)

Кызлардан берсе: Әйдәгез 8ле уенын уйныйбыз!

8 кеше түгәрәк ясап баса (парлап).
1- "Звездочка" ясау (ике якка дә әйл.)
2- Кругтагы парлары белән әйләнү.
3- Ике пар бер-берсенә биеп килеп үз урынына басалар да, әйләнәләр.
4- Бу вакытта икенче парлар да кабатлый.qыж
5- 1әр кеше каршы яктан чыгып, арка белән узып, әйләнәләр. Икенче як та шуны кабатлый.

6- 4әр кеше кара-каршы биеп килә һәм әйләнәләр.
7- Барысы да "Звездочка" әйләнәләр.

Шуннан "Капка" уены башлана:
Ике рәткә тезелеп басалар да, уртага бер юанрак кыз чыга. Аңа кушып җырлана.
 a) Урталарда син торасың,
Нечкә билең борасың.
Нечкә билең бора-бора
Кемне кызыксындырасың?
Кушымта: Алсу алма, кура-ңиләк, чияләр
Синең өчен яналар да, көяләр.
Ул кеше алда торучыларның берсен алып (артка басалар). Калган кешегә җыр җырлана.

б) Аллы-гөлле гөлчәчәкләр
Агыйдел читләрендә.
Ничә кило буяу сөрттең,
Дускаем битләреңә.

в) Тыпыр-тыпыр биегәндәбану
Авыртмыймы тәпиең?
Кызлар (егет) белән йөргән өчен
Орышмыймы әтиең?

г) Әкрен басып, вак атлыйсын
Кыса мәллә чабатаң?
Гөрбияннәр мәктәбендә
Укытты мәллә атаң?

Кушымта: Алсу алма, кура-ңиләк, чияләр
Синең өчен яналар да, көяләр,-дип җырлый-җырлый ярымтүгәрәк ачыла.

"Дубыр-дубая" уены башлана: чыга

1) Былбыл булсам, бакчаларда
Бер агач сайлар идем,
Шул агачта, Сезне мактап,
Иртә-кич сайрар идем (Маша)

Кушымтага бииләр:
Ой, Дубыр-дубая, вай, Дубыр-дубая,
Аклы күлмәгеңне киеп
Кая бардың, син бая?

2) Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпырдашаек әле.
Бер яшьлектә, бер картлыкта
Биешеп алыйк әле.
(Кушымта шул ук)

3) Бию өлеше: Кара-каршы 4әр кеше биеп килә һәм артка таба биешеп урыннарга басалар. Шул вакытта уртада торучылар да шуны ук кабатлап бииләр. Знче кеше җыргы чыга:
Биек икән йортыгыз,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан өч әйләндем,
Каты икән йокыгыз.
(Кушымта шул ук) (Ике якка бүленеп бии-бии керәләр).

Анастасия Усачева, "Бөрсет агышы" китабыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев